Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйны яклап 21 апрельдә Русия шәһәрләрендә митинглар уздырылуы игълан ителде


Казанда Навальныйны яклап урам йөреше, 23 гыйнвар 2021
Казанда Навальныйны яклап урам йөреше, 23 гыйнвар 2021

Навальныйның көрәштәшләре аны яклап илкүләм протест чараларын кичектерергә ярамый дип белдерә.

Русиядәге оппозицион сәясәтче Алексей Навальный тарафдарлары илнең зур шәһәрләрендә, шул исәптән Казан белән Уфада да аны яклап 21 апрельдә митинглар оештыруларын белдерде. Бу турыда хәбәр Навальный сайтында чыкты. Митинг оештырылуын сәясәтченең көрәштәшләре Леонид Волков белән Иван Жданов та раслады.

Гыйнвар уртасында кулга алынып хәзер колониядә утыручы Навальный 31 марттан бирле ачлык тота. Ул аркасы авырту һәм башка симптомнар көчәю сәбәпле үзен табибка күрсәтүне таләп итә. Табиблар, сәясәтченең сәламәтлеген тикшерү нәтиҗәләренә таянып, аның хәле кисәк начарая баруын белдерде.

"Хәлләр бик тиз һәм бик начар якка үзгәрә бара. Алга таба да көтәргә һәм кичектерергә ярамый", ди митингларны оештыручылар. Алар, Навальныйның хәле начараюдан тыш, ул оештырган Коррупциягә каршы көрәш фондына һәм аның штабларына экстремистик оешмалар исемлегенә кертелү куркынычы янавын да белдерә.

Митингларны хакимият белән килештерү турында берни дә әйтелми.
Навальный сайтында аны яклап митингка чыгарга җыенучыларны теркәү оештырылган иде. 18 апрельгә анда бар Русия буйлап 460 меңләп, Казанда 8600ләп, Чаллыда 1800ләп, Уфада 6500ләп кеше теркәлгән. Татарстан белән Башкортстанның башка шәһәрләрендә дә йөзләрчә кеше митингка чыгарга җыенуын белдергән.

Навальныйны яклап соңгы зур митинглар гыйнвар ахырында һәм февраль башында узды. Төрле исәпләүләргә караганда, бар ил буйлап, шул исәптән Казан һәм Уфада да ул чараларда 100 меңнән алып 300 меңгә кадәр кеше катнашкан. Ул митингларда катнашкан меңнәрчә кеше тоткарланды, кайберләре полициягә каршы көч куллануда гаепләп хөкем ителде, төрле маддәләр нигезендә дистәләрчә җинаять эшләре ачылды. Февраль башында Навальный тарафдарлары аны яклап зур урам чараларын туктатып торуларын, әмма аларны язын уздырачакларын белдерде.

21 апрельдә Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасын ишеттерергә җыена.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG