"Ростех"ка караучы "РТ-инвест" тәкъдим иткән 25 чүп яндыру җылылык электростанцияләре Русия өчен артык күп дип саный Русия энергетика министрлыгы. Бу хакта министрлык киңәшмәсе документына сылтанып "Ведомости" яза.
Энергетика министрлыгы мондый корылмалар куәтен кимендә ике тапкырга киметергә кирәк диләр.
Әлеге заводлар төзелер дип планлаштырылган төбәкләрдә җитәрлек чүп булмаячак диелә.
Бүгенге көндә "РТ-Инвест" Казанда һәм Мәскәү өлкәчендә барлыгы биш чүп яндыру корылмасы төзи. Аларны 2023 елда тапшыру күзаллана. Гомум куәте 355 МВт булачак, алар елына 3,35 млн тонна каты калдыклар яндыра алачак.
Казаннан берничә чакрымда урнашачак чүп яндыру корылмасы 2022 елга төзелеп бетәр дип ниятләнде. Ул 28 млрд сумга төшәчәк. Корылма елына 550 мең тонна чүп яндыруга исәпләнгән. Төзелешнең инвесторы – "Ростех" дәүләт корпорациясенә керүче "РТ-инфест" ширкәтенең бүлекчәсе булып торган АГК-2 ширкәте.
Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасына каршы берничә ел дәвамында протестлар бара. Экология активистлары корылма әйләнә-тирә мохитка зарар китерәчәк дип белдерә. Корылма проектына берничә экспертиза уздырылды, активистлар үтенече белән эшләнгән экспертиза корылманы зарарлы дип тапты. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте заказы белән Германия белгечләре уздырган экспертиза корылманы мохит өчен куркынычсыз дигән нәтиҗә чыгарды.
Протестларга карамастан, корылманы төзергә рәсми рөхсәт бирелде.