Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элдар Кәбиров: "Казан матур, әмма Киевны күбрәк яратам"


Элдар Кәбиров
Элдар Кәбиров

Элдар Кәбиров — Украинада танылган шәхес. Журналистлар аны "талантлы татар" дип телгә ала. Лугански өлкәсендә татар гаиләсендә үскән Элдар полициядә эшләгәннән соң сәнгать юлын сайлаган. Украинада популяр булып киткән татар егете белән әңгәмә кордык.

Лугански өлкәсендә туган Элдар Кәбиров — Украинада төшерелгән "Папик" сериалы йолдызы. Ул — ​отставкадагы полиция хезмәткәре. Эшеннән китеп, сәхнәне сайлаган. Хәзер Киевта яши. Аны Украинада актер, сүз остасы, сценарист, җырчы, "Лига смеха" уенчысы буларак беләләр. Актерлык белеме булмаса да сериалда төп роль уйнарга чакыралар, СТС каналындагы "Папик" сериалы аша аны хәзер Украинада гына түгел, Русиядә дә таныйлар. Элдар Азатлыкка популярлык казану тарихы, Татарстан белән мөнәсәбәтләре, Украинада милли азчылыкларга караш турында сөйләде.

— Элдар, Украинада сериалда төшү популярлыгызны тагын да арттырганын сизәсезме?

— Әлбәттә, сизәм. Урамда танып эндәшәләр, сорашалар. Танышларым белән күрешкәндә дә сүз сериалдан башлана.

— Сез полициядә эшләгәнсез, махсус шул һөнәргә укыгансыз, аннары аны ташлагансыз дип беләбез. Үкенмисезме?

— Һич үкенмим.

— Актерлык эшендә үсәргә җыенасызмы?

— Шушы юлны сайлаганмын икән, әйе, актерлык сәләтемне үстерәсем килә. Тормышымның аңлы чорында актер эшен сайладым, бу - минем карар, үз урынымны таптым дип саныйм, миңа ошый бу һөнәр, шуңа бу юнәлештә үсәргә омтылачакмын, төрле мөмкинлекләрне кулланырга тырышачакмын.

— Элдар, безгә сезнең татар кешесе буларак Украинада танылганыгызны күрү күңелле. Лугански якларында туганыгызны беләбез. Гаиләгезнең Украинага ничек килеп төпләнде?

— Чыгышым белән Лугански өлкәсенең Красный Луч авылыннан. Бабам Татарстан якларыннан. Әтиемнең әтисе Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында туып-үскән. Индустриализация чорында, 50нче елларда Донбасска күчеп килгән. Шахтага эшкә урнашкан. Анда җәрәхәтләнгән, инвалид булып калган. Соңрак Красный Луч авылында төпләнгән. Әтием үсеп җитеп, өйләнергә теләгәч, татар кызын эзләп махсус Кече Чынлы авылына кайтканнар. Әти анда әнине очраткан, өйләнешкәннәр. Аны үзе белән Донбасска, Красный Луч авылына алып кайткан. Мин инде монда тудым, мин гаиләдә икенче бала, абыем бар.

— Татарстандагы туганнарыгыз белән элемтә бармы?

— Әйе, күбрәк әни ягыннан туганнар белән аралашабыз. Элек бала чакта мин авылга еш кайта идем. Хәзер WhatsApp аша аралашуга калды. Сагынам авылны.

— Сезне Украина матбугаты татар егете дип таныштыра. Үзегезне никадәр татар дип саныйсыз? Мәсәлән, татар телен беләсезме?

— Әти-әни татарча белә, үзара татарча аралаша. Мин, кызганыч, татарча начар беләм, чөнки аны сирәк кулланам. Минем белгәнем әти-әни белән табында сөйләшеп утырырга җитә. Әйе, мин үземне тулысынча татар дип хис итәм. Йөземә чыккан бит татарлыгым. Элек сабантуйларга йөри идек, бәйрәм оештырыла иде, катнаша идем, әмма соңгы ике-өч елда үземне Украинадагы татар хәрәкәтенең актив әгъзасы дип атый алмыйм.

Без - гади гаилә, татарлар ничек яши, без дә шулай яшибез. Әни татар ашаларын пешерә, төрлесен, мин барысын да яратам.

— Татарлык аркасында мыскыллау, көлү очракларына эләккәнегез булдымы?

— Юк, беркайчан да. Балаларга нинди милләттән булуың мөһим түгел, татармы, түгелме - балалык чорында барыбер. Буллинг - милли күренеш булудан бигрәк, социаль күренеш, минемчә. Беркайчан да татарлыгым аркасында мәсхәрәләү, мыскыллау карашы тоймадым. Киресенчә, бу сыйфатым мине Украинада уңай яктан аерып куя иде, әле дә шулай. Татарларга уңай караш.

— Гомумән, Украинада милли азчылыкларга карата мөнәсәбәт нинди?

— Үзгә мөнәсәбәт күрмәдем. Дусларым арасында әзәрбайҗан да, әрмән дә бар. Алар үзләрен иркен хис итә — бездә милли темага шаяртулар да, басым да юк. Үртәп дәшү дә юк, һәрхәлдә минем тирәмдә бу күренеш юк. Без төрле милләттән, барыбызның да үзенчәлеге өстәмә бонус кына. Украинадагы бер танышымнан да милләте аркасында нәрсәгәдер ирешә алмый калуы турында ишеткәнем булмады.

— Элдар, әти-әниегезнең туган ягына кайта идем дип сөйләдегез, ә Казанда булганыгыз бармы?

— Бар. Казанда берничә тапкыр булдым. Ләкин анда күчмәм, миңа Украинада рәхәт, мин монда тудым, шушында төпләндем. Сүз дә юк, Казан - бик матур шәһәр. Мин аның меңьеллыгы узгач килдем, урамнары буйлап йөрдем, матур шәһәр булып истә калды.

— Татар, дигәч, иң беренче нинди ассоциация туа? Татар тарихын, яки тарихи шәхесләрне беләсезме?

— Муса Җәлил хөрмәтенә уздырылган шигырь конкурсында катнашканым булды. Мин татар җәмгыятендә актив кеше идем. Татарлар - ихлас халык. Әти белән әни бик ихлас кешеләр. Минем өчен алар - нәкъ менә татарлар. Абый да шулай. Кем ул татар дисәләр, әти, әни, абый дияр идем. Теләсә кайсы милләттә яхшы кеше дә, начар кеше дә була, кешенең үзеннән тора.

— Сезнең гаилә сугыш кичергән. Сугыш афәтенә эләгүчеләр арасында Русиягә качып китүчеләр булды, татарларның бик аз өлеше булса да Татарстанга кайтты. Сез әти-әниләрегезне, белүебезчә, Киевка күчергәнсез. Ә Татарстанга кайту фикере бар идеме?

— Әйе, күпчелек кешеләр кебек сугыш куркынычын кичердек. Әти дә, әни дә Луганскида калды, үзем Киевта, алар минем яныма килеп йөри. Киевта күптәнге дуслар, танышлар яши, биредә эшлекле элемтәләрне дә булдыру җиңелрәк. Татарстанда туганнар бар, ләкин танышлар, элемтәләр юк. Аңлашыла, минем минималь нәрсәгәдер нигезләнеп, нәрсәдер башлар өчен уңайлы урынны сайлавым аермачык. Ягъни минем Украинада калу өчен сәбәпләр күбрәк иде. Әти-әни дә шулай, алар бит монда гомер кичергән.

— Дөрес карар булды дип саныйсызмы?

— Дөрес эшләдем дип саныйм.

— Украинада тел, үзбилгеләнү мәсьәләсе кискен тора иде. Балтыйк илләрендә дәүләт телен белергә кирәклеккә басым ясала. Сез украин телен беләсезме, өйрәнәсезме?

— Беләм. Монда тудым, үстем, белем алдым, бу илнең дәүләт телен белү гадәти күренеш дип саныйм. Мәктәптә дә украин телендә укыдым, ягъни украин телен беләм. Әмма көндәлек тормышта кулланмыйм диярлек, күбрәк рус телендә аралашам, шулай гадәтләнгән.

— Украина белән Русия арасындагы үпкә, салкынлык кайчандыр бетәрме? Нинди юллар бар дип саныйсыз?

— Сәясәтчеләр бар, гади кешеләр бар. Сәясәтне алганда, анда үпкә генә түгел, анда чын сугыш дияргә була. Кешеләр — вазгыять корбаны. Әлбәттә, аларның бер өлеше үзара аралашудан туктаячак — чишелмәслек каршылыкларга барып җитәчәк. Бер өлеш халык нинди дә булса аралашуны саклаячак, чөнки без бер зур СССР дәүләтеннән, милләтләребез белән аерылып торсак та, безнең сиксән еллык уртак тарихыбыз бар. Без бер-беребезгә якын урнашкан, күршеләр. Шуңа күрә бу аралашуны дәвам итә алган кешеләр бу аралашу һәм дуслыкның сакланып калуын теләячәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG