Accessibility links

Казаннан Каһирә шәһәренә очышлар башланды


Azur Air очкычы
Azur Air очкычы

Беренче туры очышны 3 майда Azur Air һава ширкәте очкычы башкарган.

Казаннан Мисыр башкаласы Каһирәгә туры очышлар башланды. Казан халыкара һава аланының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юлчыларга Boeing 757-200 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.

Беренче туры очышны 3 майда Azur Air һава ширкәте очкычы башкарган.

Авиалайнер Казаннан дүшәмбе көнне 10.15 сәгатьтә кузгалып китә һәм җирле вакыт белән 14.00 сәгатьтә Каһирә һава аланына төшә. Каһирәдән якшәмбе көнне 16.35 сәгатьтә күккә күтәрелеп, 21.00 сәгатьтә Казанга килеп җитә.

Русия һәм Мисыр арасында һава юллары 2015 елның ноябрендә тулысынча ябылды, моңа "Когалымавиа" очкычының Синай ярымутравы күгендә казага очравы сәбәп булды.

2018 елда Русия Каһирәгә очышларны кире кайтарды (2020 елда очышлар пандемия сәбәпле тукталып торды, сентябрьдә яңадан башланды). Ләкин Хургада һәм Шарм-әш-Шәйх шәһәрләренә чартер рейслар хәзергәчә башкарылмый.

Күптән түгел Төркиягә очышлар чикләнгәч, Мисырга чартерлар башланырга мөмкин дигән хәбәрләр булды, ләкин әлегә алар тормышка ашырылмады.

  • 2015 елның 31 октябрендә "Когалымавиа" һава ширкәтенең А321 очкычы күккә күтәрелеп 23 минут узгач Синай ярымутравының Нәхл шәһәре янында җиргә килеп төште. 224 кеше үлде. Русия бу казаны террорлык гамәле дип белдерде, очкычның йөк тутырылган өлешендә кулдан ясалган бомба шартлаган булырга мөмкин диде. Террорлык гамәле өчен җаваплылыкны Русиядә тыелган Ислам дәүләте оешмасы үз өстенә алды.
  • Тикшерү барышында шартлаткычны очкычка урнаштырырга һава аланы хезмәткәре ярдәм итүе ачыкланды.
  • Мисыр "Когалымавиа" очкычы казасы сәбәпләре турында рәсми хисап чыгармады. Каза корбаннары туганнары Русиядәге мәхкәмәләр аша "Когалымавиа" һәм "Ингосстрах"тан 32 млн сум ала алды. Мисыр мәхкәмәләре бөтен дәгъвәләрне кире какты. 2020 елның мартында "Когалымавиа" Синай күгендәге каза өчен Мисырдан $200 млн сорады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG