Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым ханлыгы гаскәре турында кызыклы фактлар


Аметхан Шейхумеров "Кырым ханлыгы армиясе" китабын тәкъдим итә
Аметхан Шейхумеров "Кырым ханлыгы армиясе" китабын тәкъдим итә

Кырым ханлыгы (1442-1783) Көнчыгыш Европаның тарихи язмышында да мөһим роль уйнаган. Ханлыкның кораллы көчләре Гәрәй ханнарга чикләрне сакларга һәм көчле күршеләр алдында ханлык мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек биргән. Бу хакта Азатлыкка тарихчы Аметхан Шейхумеров сөйләде.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының Кырым гыйльми үзәге галиме "Кырым ханлыгы армиясе: төзелеше һәм тактикасы (XV-XVIII гасыр)" ("Армия крымского ханства: организация и тактика") китабының авторы Аметхан Шейхумеров Азатлыкка Кырым ханнарының хәрби кампанияләре дәүләт, этник, дини чикләрнең үзгәрүенә китергән, Кырым ханлыгы басымы нәтиҗәсендә чиркәсләрнең исламлашуы башланган, Русия белән Польша арасында баланс сакланган, дип сөйләде.

— Кырым ханлыгының хәрби кампанияләре нәтиҗәсендә дошман илләрдән халыкның китүе Төньяк Кавказ, Польша (Речь Посполитая), Русия, Дунай кенәзлекләрендә демографиягә тәэсир иткән мөһим факторларның берсе була. Кырым ханлыгының Австрия, Маҗарстан, Сербия җирләренә ясаган хәрби сәфәрләре Госманлы чикләрен саклау белән бергә, Европа үзәгендә мәчет һәм мәдрәсәләрне, ислам институтларын саклау һәм эшләтүдә ярдәм иткән. Кырым гаскәрләре Көнчыгыш Европаны һәм Кавказны тетрәткән күпсанлы низагларда еш кына хәлиткеч көч булган. Христианнар һәм мөселманнар фикеренчә, ул чорда кырымтатарлар ислам дөньясының Европада алдынгы форпосты булган.

— Кырым ханлыгы армиясен этник яктан, дин, антропология, тел ягыннан өйрәнгәндә нинди нәтиҗә ясап була?

Аметхан Шейхумеров
Аметхан Шейхумеров

— Кырым ханлыгы армиясе тарихын өйрәнгәндә без Кырым ханлыгының этник тарихын да күзәтә алабыз. Кырым ханлыгы армиясендә төрле кәвем вәкилләре катнашкан. Әгәр беренче тарихи чыганакларда татарлар, кырымтатарлар хакында сүз барган булса, XVI гасырдан кырымтатарларда хезмәт иткән нугайлар телгә алына, шулай ук Кавказ халыклары, беренче чиратта ханнарның сарай гвардиясендә чиркәсләр хезмәт иткән. Кырымда алар берничә мең булган, аларның варислары да күченеп яшәгән һәм алар Кырым ханлыгы армиясендә саналган. Армиядә христианнар да булган, мәсәлән Истанбулдагы алман илчесе Кырым армиясендә 800 гот (алман кәвеме) хезмәт иткәнен хәбәр итә, ләкин алар хакында өстәмә мәгълүмат юк. Ихтимал, алар мөселман халкы арасында эреп беткән. Чыганакларга күрә, кырымтатарлар күпчелекне тәшкил итә, шулай ук нугайлар, чиркәсләр, славян халыклары вәкилләре - украиннар, руслар, поляклар телгә алына.

— Димәк, күпчелеге төркиләр булганмы?

— Күп очракта нәкъ менә алар телгә алына, кайбер чыганакларда татарлар дигәндә Кырым ханлыгының барлык халкы күздә тотыла. Ханлык халкы татарлар белән шул кадәр берләшкән була, барысын да татар дип атаганнар.

— Кырым ханлыгы армиясендә гаскәр саны хакында мәгълүмат бармы?

— Кырым ханлыгының беренче ханы Хаҗи Гәрәй чорының (1420-1466) беренче дистә елында гаскәр саны берничә мең булса, Миңле Гәрәй чорында (1469-1474, 1478-1515) инде 10-20 мең була. 1501 елда тоталь мобилизация хисабына ул 25 меңле гаскәр туплаган. Ул вакытта Кырым ханлыгы халык саны ягыннан әле зур булмый. Алдагы гасырларда Кырым ханлыгының халык саны миграция, беренче чиратта нугайлар хисабына үсә бара. Кырым ханы ризалыгы белән Нугай урдалары Кырым җирләрендә урнаша һәм XVII-XVIII гасырларда халык саны берничә йөз меңгә җитә, армиядә исә дистәләгән мең гаскәр була.

Кырымтатарлар сугышларга 30 меңләп гаскәр туплаган

Ул чорда кырымтатарлар сугышларга 30 меңләп гаскәр туплаган. Гәрәйләр ризалыгы белән ханлык җирендә яшәгән нугайлар да сугышка гаскәр биргән. Гаскәргә Кырым ханлыгында яшәгән христианнар да, әсирләр, татар гаиләләрендә тәрбияләнгән, ислам диненә китерелгән балалар да бертигез алынган. Аларның да корал куллану хокукы булган. Дини, этник яктан аерма булуга карамастан алар да Кырым ханлыгын бертигез химая иткән, сугышлар вактында әсир булып каршы якка күчү күзәтелмәгән. Киресенчә, сугыш вактында әсирлеккә төшкәннәр кире ханлыкка кайтырга теләк белдергәннәр.

— Гаскәр саныннан чыгып Кырым ханлыгының халык санын билгеләп буламы?

— Һичшиксез, халык саны гаскәр санын чикләп торган бер фактор була, ләкин шуны әйтергә кирәк, гаскәрнең тоталь мобилизациясе ханлыкта сирәк чара була. Ханлыкка һөҗүм янаганда, ханлыкны яклау ихтыяҗы булганда гына тулы мобилизация игълан ителгән. Ерак хәрби сәфәргә чыккан армиягә берничә гаиләдән бер гаскәр алынган, бу 10-20-30 меңле гаскәр тупларга мөмкинлек биргән. Гаскәр туплауда ниндидер бер стандарт булмаган. Аның саны нинди көч каршы торуга, хәрби максатка карап билгеләнгән.

— Кырым ханлыгы армиясендә нинди корал кулланганнар?

— Кырымтатарлар җирле һәм чит илдә ясалган корал кулланган. Чит ил коралыннан фарсы, төрек, чиркәс, рус, полякларның трофей коралын кулланганнар. Шулай ук кылычлар, уклар, сөнгеләр Кырымда да ясалган. Кырым ханлыгы армиясендә беренче мылтыклар XVI гасыр башында пәйда була. Соңрак мылтыкларны Кырымда җитештерү башлана. Беренче вакытта бу төрек мылтыклары булгандыр, чөнки Кырымда чыгарылган беренче мылтыклар төрек мылтыкларына охшатып ясалган. XVIII гасыр урталарында Бакчасарайда 2,5 мең мылтык ясалган, шуларның бер меңе чиркәсләргә сатылган.

Кырымтатарлар корал ясауда иң алдынгы булган

Кырымнан Кавказга юлланган коралның күләме шул тиклем зур булган ки, грузин телендә төрле төр коралны, хәттә Кырымда ясалмаган коралны да "кырыми" дип атаганнар. Кырымтатарлар корал ясауда иң алдынгы булган. Алар ясаган корал Кырымнан читтә дә бик танылган булган. XVII гасырда Польшаның атаклы хәрби башлыгы Ян Собески Кырымдагы Польша дипломатларыннан морзаларда гына бул торган корал үрнәкләрен җибәрүне сораган, чөнки белгечләр арасында Кырым коралы абруйлы саналган.

* * *

"Кырым ханлыгы армиясе: төзелеше һәм тактикасы" китабыннан кайбер кызыклы фактлар

"Кырым ханлыгы армиясе: төзелеше һәм тактикасы" китабын тәкъдим итү
"Кырым ханлыгы армиясе: төзелеше һәм тактикасы" китабын тәкъдим итү
  • Кырым ханлыгы армиясенең төзелеше һәм тактикасы Чыңгызхан гаскәре традицияләренә, күпгасырлы дала сугышларына барып тоташа. Шулай ук, кырымтатарлар башка халыкларның да хәрби тәҗрибәсен сеңдереп, үзләре дә күрше дәүләтләрнең хәрби көчләренә тәэсир иткән. Алтын Урда һәм госманлы хәрби традицияләре берләшү нәтиҗәсендә кырымтатар хәрби сәнгате барлыкка килә. Кырым ханлыгы армиясе классик дала хәрби сәнгатенең яңа чоры, дары дәвәренә җайлашу үрнәге булып тора.
  • Кырым ханлыгының хәрби тактикасы дошманнарга да яхшы таныш була. Ханлыкның атлы гасәкәре тизлеге белән өстен була, маневр ясау ысулы белән ачык урыннарда дошманны уратып алу тактикасы, мәргән укчылары, кылычны оста кулланучылары белән аерылып торган.
  • Татарларның кинәт читтән һөҗүм ясау сәләте психологик яктан бик нәтиҗәле була. Көтмәгәндә барлыкка килгән татарлардан курку шулкадәр көчле булган, аларның дошманнары хәтта ихтимал һөҗүм турындагы имеш-мимешләрдән дә курыккан, дип яза тарихчылар.
  • Кырым хәрбиләренең сугыш вакытында үзләре генә аңлаган серсүзләре булган, алар җитәкченең кул хәрәкәтеннән һөҗүм юнәлешен, кайсы якка үзгәрүен белгән. Мондый тактика хәтта дошманның мылтыклы кавалериясе өчен дә куркыныч булган.
  • Яхшы итеп җайга салынган күзләү, тизлек, маневрлылык, ерак юлларны яшерен узу тактикасы кырымтатарларга өстенлек биргән. Һөҗүм алдыннан сугыш урыны ныклап өйрәнелгән. Бу эштә Гәрәйләр үзләре катнашкан. Мәсәлән, 1676 елда Войниловта поляклар белән сугыш алдыннан Селим-Гәрәйнең ике улы дошман позицияләрен өйрәнгән.
  • Сугыш алдыннан татарлар дошманның сугышчан рухын киметү, аны деморализацияләү өчен дошман гаскәре урнашкан урын тирәсендә төнлә төрле куркыныч тавышар, шау-шу чыгарганнар, шулай итеп атларны ашатуга да комачаулаганнар.
  • Татарлар алдан уйланылган тактика белән дошманга һөҗүм итеп тиз генә артына качкан, шулай итеп дошман гаскәрен үзләренә ияртеп ныгытмадан ачык урынга чыгарган, аннары төп сугышка керешкәннәр. Ачык көрәштә ханлык гаскәрләре дошманның зәгыйфь урыннарын табып, аларны таркатырга тырышкан.
  • Петронель сугышында алар шулай итеп Австрия кавалериясенең берничә полкын качарга мәҗбүр иткән. Дошманның көчле каршылыгына тап булганда, кырымтатар гаскәрләре һөҗүм юнәлешен үзгәрткән.
  • 1648-1699 елларда Кырым сугышларда даими катнашкан. Ләкин ярты гасыр сугышлар да ханлыкның хәрби көчен сындырмаган, аларның көче чикләнгән булса да, хәрби хәрәкәтләре нәтиҗәле булган.
  • Хәзерге белгечләр Кырым Гәрәйләре армиясе югары хәрби сәләткә ия булган, шул ук вакытта аерым кампанияләрне тикшергәндә кырымтатарлар 80-90 процентта җиңелгән, дип фикер йөртә. Бу каршылыкның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, кырымтатарлар катнашкан сугышлар турында бар мәгълүмат каршы як чыганакларыннан алынган. Икенчедән, кайбер чыганаклар кечкенә уңышлы бәреләшне дә зур җиңү дип санаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG