Казанда урнашкан Ярдәм мәчете һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәге көн саен 1500 кешелек ифтар ашы оештыра. Ифтар ашының 200е сукыр һәм начар күрүчеләргә чатырда тәкъдим ителә, калган 1300е тартмаларга салып кешеләргә таратыла.
Чатырда бары тик тернәкләндерү програмына дип килгән сукырлар һәм начар күрүчеләр, Сөләйман мәхәлләсеннән килгән олы яшьтәгеләр авыз ача. 700 ланч-бокс Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәтенә караган 12 мәчет аша мохтаҗ кешеләргә, 500 ланч-бокс "Ярдәм" фонды карамагында булган инвалидларга, авыр хәлдәге гаиләләргә, авыруларга илтеп бирелә.
"Ярдәм" фонды быел коронавирус пандемиясе сәбәпле күп кешелек ифтарлар урынына, ланч-бокслар белән әзер ризык тарата. Бу ризыклар махсус җиһаз ярдәмендә полиэтилен белән капланган, һигиена таләпләре үтәлгән.
Чатырда авыз ачучы сукырлар һәм авыру кешеләр ахшам намазын үзләре белән алып килгән намазлыкларда укый.
Чатыр тышындагы казаннарда һәр көнне төрле шулпа, ашлар, пылау, карабодай кебек ризыклар пешерелә. Быел әлеге ризыкларга тандыр самса да өстәлгән.
Кыргызстаннан килгән Фәйзулла Абдрахманов көн саен Ярдәмдәге ифтарга дип 200 тандыр самса пешерә. Тандыр самса ризыгын ул Ярдәмдә быел пешерә башлаган. Авыз ачучылар бик яратып ашый ди ул.
Тернәкләндерү үзәгендә уйгыр милли ризыгы тандыр самса көн саен пешерелә. Аның тышлыгы камырдан, эчендэ сарык ите һәм суган салынган. Тандыр самса камыры он, май, тоз салынып әзерләнә. Тандырда башта 10 минут утын яндырыла һәм тандыр шуннан соң самсаны пешерергә әзер хәлгә килә. Самса тандыр мичендә 30 минут дигәндә әзер була.
Тернәкләндерү үзәгендәге сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен чатырда оештырылган ифтар мәҗлесенә көн саен Левченко бистәсендәге Сөләйман мәчете мәхәлләсеннән дә олы яшьтәгеләр алып киленә. Аларны махсус автобус алып килә һәм алып кайтып куя.
Ахшам намазына килгән мөселманнарга да намаздан чыкканда ланч-бокслар тәкъдим ителә. Теләгәннәргә бу ланч-бокслар өйләренә биреп җибәрелә. Аны тарату яхшы оештырылган, алганда бернинди этеш төртеш килеп чыкмый.
Азатлык күрмәүчеләр һәм өлкәннәр өчен оештырылган ифтарларның берсенә килгән кайбер кешеләр белән сөйләште.
Давут Юсуфхаджиев. Чечен республикасыннан. 53 яшендә. 1995 елгы Чечня сугышында минага басып шартлаудан соң сукыр калган. Сукыр калуын бик искә алырга теләми.
— Ул вакытта миңа 26 яшь иде. Русия хәрбиләре Шали шәһәрендә куйган, тыелган пластик минага бастым. Мина шартлагач мин аңымны югалтмаганмын. Аңымны югалткан булсам, үлгән булыр идем. Аллаһы Тәгалә миңа ярдәм иткән. Шартлауны бик яхшы хәтерлим. Шартлау тавышы, минаның минем тәнемне ничек яндыруы әле дә исемдә ди ул.
Хәтичә апа. 69 яшендә. 9 ел элек христиан диненнән мөселман диненә күчкән. 17 ел Кисловодски шәһәрендә яшәгән. Элекке исеме Валентина булган. Фамилиясен әйтергә теләмәде. Ислам кабул иткәнче массаж ясучы шәфкать туташы булып эшләгән.
Ислам кабул иткәнче мин бик тиз кызып китүчән идем
— Бергә эшли торган иптәш кызым Карачай миләтеннән булган мөселман кешесе иде. Ул миңа вакыт-вакыт төрле хәдисләр укый иде. Безнең исламда менә болай, безнең исламда тегеләй дип төрле мисаллар китерә иде. Ислам дине мине тынычландырды, баланслады. Ислам кабул иткәнче мин бик тиз кызып китүчән идем. Хәзер исә башта уйлыйм аннан соң гына эшлим. Хәзер мин Хәтичә исемен алдым. Ислам кабул иткәч минем Коръән укырга өйрәнәсем килде. Ә безнең анда беркайда да өйрәтмиләр. Кызлардан ярдәм сорагач, алар миңа интернет аша Ярдәм мәчетен таптылар, ди ул.
Хәтичә апа баштарак Ярдәм мәчетенең тернәкләндерү үзәгенә ай саен килеп курслар узган. Хәзер исә фатир алып тулысынча Казанга күченеп кайткан.
Равил Хәбибуллин. 65 яшендә. Уфа шәһәреннән тернәкләнү узу өчен килгән. 20 яшендә аны яшен суккан.
Мәчеткә йөрү миңа көч биргәндәй булды
— Кабарда-Балкар республикасына эшкә китәргә җыенганда авыл шурасына документлар алырга дип төшкән идем. Кайтканда яңгыр ява башлады. Мин йөгереп агач астына качтым. Шул чак агачка яшен сукты. Агач чатнап ярылды. Яшен миңа да бәрде. Ләкин исән калдым. Киемнәр дә, тәнем дә янды. Күзләрем зыян килде. Минем җирдә ятуымны күргәннәр берни аңламыйча сөт ташучы машина белән хастаханәгә алып киткәннәр. Күзем начар күрү сәбәпле икенче төркем инвалидлык бирделәр. Яшеннән соң гематомалар булгач, ике мәртәбә операция ясадылар. Өч ел шулай авырып йөрдем. Аннан Уфадагы сукырлар җәмгыятенә эшкә кердем. 38 яшемдә тагын бер операция кичердем. Шуннан соң дөм күрми башладым. Сукыр калгач 5-6 ел хастаханә юлын таптадым. Бернинди файда да күрмәдем. Шуннан апам мине мәчеткә алып китте. Мәчеткә йөрү миңа көч биргәндәй булды. Намазга өйрәндем. 10 ел элек Казанның Сөләйман мәчетенә килә башладым. Реабилитация үзәгенә 11нче тапкыр килүем. Мин монда дини гыйлемемне арттырам. Кайткач монда алган белемнәремне кешеләргә җиткерәм. Ике егетне намазга өйрәттем менә. Максатым – кешеләрне ислам диненә өйрәтү, ди Равил Хәбибуллин.
Имран. 20 яшендә. Милләте белән чечен. Гаиләсе Имранның авыруы сәбәпле 2003 елда Бельгиягә күченгән булган, 2013 елда кире Чечняга күченеп кайткан. Чечняда вакытта шундагы сукырлар җәмгыятенә килгән "Ярдәм" хәйрия фонды җитәкчесе Илдар Баязитов белән танышкан. Аның чакыруы белән 2013 елда Чечнядан Казанга килгән.
— "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенә 12 яшемдә килдем. Миңа хәзер 19 яшь. Ярдәм мәчетендә азан әйтәм. 3 ел эчендә Коръәннне яттан өйрәндем. Хыялым – Мөхәммәдия мәдрәсәсендә уку, ислам дине галиме булу. Мин Коръәннән ерак торган кешеләргә тизрәк Аллаһы Тәгаләгә якынаюларын теләр идем, ди Имран.
Илфат Гыйниятуллин. 53 яшендә. Тумышы белән Теләче районыннан. 6 ел Сербия башкаласы Белград шәһәрендә яши. Өйләнгән. 1-2 ел элек бөтенләй күрми башлаган.
Күзләрем әйбәтрәк күрә башласын дип барган идем Чабаксарга, анда бөтенләй күрү нервларын бетереп кайтардылар
— 2011 елда күзләргә операция ясатырга Чабаксарга барган идем. Анда 6-7 операция ясадылар. Шуннан мин бөтенләй сукыраеп кайттым. Тумыштан 2нче төркем инвалидлыгым бар иде. Күзләрем әйбәтрәк күрә башласын дип барган идем Чабаксарга, анда бөтенләй күрү нервларын бетереп кайтардылар. Хатынымның бер күзе бераз күрә. Шул безнең икебезгә җитә. Бу мәчеткә 2013 елда беренче тапкыр килдем. Шушы мәчеттә беренче аятьләрне өйрәндем, намазга бастым. "Ярдәм" хәйрия фонды булышлыгы белән Хаҗ кылдым. Мин башта интернатта яшәдем. Шушы үзәк белән танышкач мин интернаттан киттем. Гаилә кордым. Фатир алдык. Тормышым яхшы якка үзгәрде. "Ярдәм" үзәге булмаса, мөгаен мин әле һаман интернатта яткан булыр идем әле. Мин монда компютерга, сөйли торган телефоннарга өйрәндем, бик күп дуслар таптым. Тормышым 99 процентка үзгәрде, ди Илфат Гыйниятуллин.
Гөлсинә Нуриева. 80 яшендә. Казан кешесе. Һәр көнне Ярдәм мәчетенә килеп хатын кызларга ифтар алдыннан Коръән укый.
Гөлбәрия апага 89 яшь. Казанның Левченко бистәсеннән. Ифтарга килгән. Левченкодагы мәчеткә 3 өч ел, Ярдәм мәчетенә исә ачылганнан бирле йөри. Левченко мәхәлләсеннән автобус белән килеп алалар, кайтарып куялар, ди.
Абдулла Шанхалов. 62 яшендә. Дагыстаннан. Гаиләсе, ике баласы бар. Бер күзе юк, бер күзе күрә. "Камчаткада 5 сыйныфта укыгында дусларым белән шаярып геологлар куллана торган детонатор белән уйнаганда бер күземне һәм берничә бармагымны югалттым. Ярдәм мәчетенә реабилитация узарга 2нче тапкыр килдем. Монда кешеләр ихлас, ярдәмчел. Без монда бер гаилә кебек яшибез", ди ул.
Мәчеткә ахшам намазларына 100гә якын кеше йөри. Пандемия сәбәпле мәчеттә намаз укучылар арасында ара калдырыла.
Намазга балалары белән килүчеләр дә була.
Ярдәм мәчете һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәге ишетмәүчеләргә һәм башка төрле инвалидларга да төрлечә ярдәм итеп килә. 2013 елда ачылган Ярдәм мәчете күрмәүчеләр өчен китаплар чыгаручы басмаханә дә булдырды. "Ярдәм" үзәге күрмәүчеләрне су төбенә алып төшүне дә оештырган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!