Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил гаскәре ҺАМАСка каршы иң зур һөҗүмен уздырды


160 хәрби очкыч ҺАМАС урнашкан җирләрдәге 150 объектны утка тоткан.

Израил белән Фәләстин арасында бәрелеш кыза, Израил гаскәрләре Газзә сызыгында урнашкан ҺАМАС радикаль төркеменә каршы көчле һөҗүм оештырган. Бу 2014 елдан башлап иң зур операция дип белдергән Израил Саклану гаскәре.

Һөҗүмдә 160 очкыч катнашкан, алар 40 минут дәвамында ҺАМАС җирләрендәге берьюлы 150 объектны утка тоткан. Бу һөҗүмнең максаты – ҺАМАС ышыклану һәм транспорт юлы итеп куллана торган тау асты юллары, диелә.

Израилнең җир өсте гаскәрләре Газзә сызыгы җирләренә кермәгән, дип белдерелә. Израилнең Саклану гаскәре вәкиле хәрбиләрнең җирдә хәрби операция уздыру планы да бар дигән, әмма моның нечкәлекләрен әйтмәгән.

ҺАМАС Израил һөҗүменә җавап итеп, ике арадагы чикләр тирәсенә ракетлар очырган.

Израил белән Фәлестин автономиясе арасында ызгыш 10 майда кискенләшеп китте. Бу вакыт эчендә Газзә сызыгыннан Израилгә мең ярым тирәсе ракет җибәрелде. Бер өлешен Израилнең "Тимер калкан" ракетка каршы системы тотып алды. Сигез кеше һәлак булуы, шуларның берсе бала булуы әйтелә.

Фәлестин ягы атышлар йөздән артык кешенең үлеменә китерде дип белдергән. Шуларның 27се балалар диелә. 600гә якын кеше яраланган. Израил ҺАМАС үзенең объектларын торак кварталларда урнаштыра, шул рәвешле халык гомеренә куркыныч тудыра дип белдерә.

Израилнең гарәпләр һәм яһүдләр бергә яши торган шәһәрләренең берничәсендә халык арасында бәрелешләр, ут төртеп яндырулар булды.

Халыкара җәмәгатьчелек көч куллануны туктатырга чакыра. Кушма Штатлар Израилнең үз-үзен якларга хокукын таныды.

  • Май башында Көнчыгыш Иерусалимда берничә гарәп гаиләсен күчеп китәргә мәҗбүр итү ихтималы сәбәпле, төбәктә хәлләр киеренкеләште. Гаиләләрне күчерү турында карарны израил мәхкәмәсе кабул иткән. Фәләстинлеләрнең моңа ачуы чыкты. 7 майда, кичке намаздан соң, алар полициягә ташлар, шешәләр һәм тимерле бетон кисәкләре ыргыта башлаган.
  • Ызгышны таратмау максатыннан полиция мөселманнарга Храм тавына керүне тыйды. Фәләстин медиалары язганча, израил полициясе резина пулялар белән аткан, яктылык һәм тавыш белән миңгерәйтүче гранаталар кулланган. Бераздан полиция Әл-Акса мәчете ишеген бәреп кереп, кешеләрне ул җирләрдән куып чыгарган.
  • Фәләстин гаиләләрен күчерүнең канунга ярашлы булуы турыда мәхкәмә карары кичектерелде, ләкин бәрелешләр дәвам итте.
  • Фәләстин ягы "Иерусалим кылычы" хәрби операциясе башлануы хакында игълан итте. Берничә сәгатьтән Израилнең саклану гаскәре "Диварлар сакчысы" операциясен башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG