Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синсез килгән язлар (Не та весна) – Зифа Кадыйрова


Сегодня знакомимся с современной татарской литературой. Читаем отрывок произведения популярной татарской писательницы Зифы Кадыровой "Не та весна". Мы слегка адаптировали текст, записали к нему аудио, добавили перевод ключевых фраз и тест.

Синсез килгән язлар – Зифа Кадыйрова
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:02 0:00
йөкләү

***

Фираяга ярты сәгать элек иренең үлеме турында хәбәр иттеләр. Ул хәлсез, көчкә атлап, озын коридордан барды. Психолог кабинеты янында кулларын күкрәгенә кысып бер хатын басып тора иде. Ул да якын кешесен югалткандыр, бәлки. "Моның хәле минекеннән дә начар, ахры",– дип янына барды Фирая.

– Мин бит үзем дә яралы. Сиңа ничек ярдәм итим соң, җан кисәгем? – дип аны кочаклады. – Әйдә, бер-беребезне ничек тә сөйрәрбез.

Фирая аны аскы катка алып төште.

Урамда көз, августның азагы иде. Агачлардан яфраклар коела. Эх, кеше язмышы да шул яфрак кебек. Көз җиткәч өзелеп төшә... Менә бу хатын да Фирая сыман хәсрәтле. Әмма ул аның хәлен җиңеләйтә алырмы? Үзенә дә авыр бит.

Бу хатынга аеруча авыр иде бугай. Кайгысыннан карашы катып калган. Ә гәүдәсе калтырый. Аңа Фираядан да читенрәк, ахры. Нәрсә булды микән аңа? Ул хатынны үзе генә коткара ала кебек тоелды Фираяга. Аны аңа язмыш юкка гына бирмәгәндер.

...Ярты ел узды. Фирая әле дә тынычлана алмады. Күңелендә кичерү хисен тудыра алмады. Алар теге хәсрәтле хатын Алсу белән араларын өзмәделәр. Бергә ял йортына бардылар. Әмма бу икесенә дә ярдәм итмәде. Үз-үзеңнән качып буламыни!

Бер көнне Алсу шалтыратты. Алар бергә кафега керде. Дустының гәүдәсе әле һаман калтырый иде.

- Фирая апа, мин эштән киттем. Ул авылда башка яши алмыйм. Кешедән хурланам, кеше кызганып карый. Өйдә гел ялгызмын...

Көчсез кеше янында кемдер көчле булырга тиеш. Фирая кинәт кабынып китте.

– Әйдә, дустым! Бар кайгыларны онытабыз да эшкә чыгабыз. Мин бит штукатур-маляр. Берәр шабашка табабыз. Эт урынына эшлибез. Эшләргә үзем өйрәтәм сине, – диде.

Алсуның күзләрендә җанлану барлыкка килде. Фирая аны үзенә яшәргә дәште. Бергә эшли башладылар. Ике ялгыз хатын бер-берсендә тынычлык таптылар.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
иренең үлеме турында хәбәр иттеләр – сообщили о смерти мужа
көчкә атлап – еле шагая
кулларын күкрәгенә кысып – прижав руки к груди​
җан кисәгем – душа моя​
ничек тә сөйрәрбез – как-нибудь протянем​
яфраклар коелалар – осыпаются листья​
Көз җиткәч өзелеп төшә... – Осенью обрывается...​
карашы катып калган – взгляд застыл​
язмыш юкка гына бирмәгәндер – судьба дала не просто так​
кичерү хисен тудыра алмады – не смогла побудить чувство прощения​
ял йортына – в дом отдыха​
кешедән хурланам – перед людьми стыдно​
кабынып китте – оживилась​
җанлану барлыкка килде – появилось оживление​
бер-берсендә тынычлык таптылар – нашли спокойствие друг в друге

***

Бер көнне Алсуга әнисе шалтыратты. Алсуның йөзе күзгә карап каралды. Ире Фәрхәтне инсульт суккан икән. Алсуның тынычлыгы тагын бетте.

Район хастаханәсенә кайтты ул. Кайнанасы биш-алты кешелек палатага алып керде.

– Менә, улым, хәләл хатыныңны алып килдем. Ул карамаса, кем карасын сине? – диде ул. – Бар да яхшы булыр, Алла бирса.

Алсу нишләргә белмичә иренә карады. Йөзе кыегайган, ап-ак иде. Алсу аның янына утырды. Фәрхәт хатынының кулын тотты, нидер сөйләде. Әмма аның сөйләме аңлашылмый иде. Ирен мондый хәлсез күргәне юк иде аның. Алсуны баш табиб кабинетына чакырды.

– Сеңлем, бик күп сабырлык кирәк булачак. Сезнең тырышлык та кирәк. Әлегә тынычлык мөһим. Елаулар, борчылулар яңа инсультка китерергә мөмкин.

...Менә шулай. Тормыш әле бер яктан, әле икенче яктан суга. Алсуга ай буе хастаханәдә яшәргә, ирен карарга туры килде. Көн дә массаж, көн дә баланы сыман өстерәп йөрүләр. Фәрхәт шундый хәлгә калуыннандырмы елый башлый. Бергә яшәсәләр, бу хәл болай авыр да булмас иде. Әмма хәзер ул бит кеше ире иде. Тик ул хатын шушы хәлдән соң авылдан киткән диләр. Фәрхәттән туган баласы авыру булган аның. Аны хастаханәдә калдырып кайткан ул. Фәрхәт аны куып чыгарган. Ә үзенең йөрәге моңа чыдамаган. Шул хәсрәттән инсульт алган ул.

Бер-ике айдан Фәрхәтнең теле ачыла башлады. Бер көнне хатыны алдында тезләнде, кулларын тотты да болай диде ул:

– Алсу, минем гөнаһларым бик күп җыелды. Җирдә озак яши алмам. Сине генә түгел, гөнаһсыз сабыйны да ятим иттем. Бик күп кешеләрне үпкәләттем. Бала тугач, аннан баш тарту турында кул куярга куштылар. Куя алмадым. Бәлки, аның йөзе генә гариптер?.. Сиңа үтенечем шул. Әгәр үлсәм, миңа дога кыл. Без бит егерме биш ел бәхетле булдык. Бер елда шул бәхет җимерелде.

Алсу иренең башын кочаклады да елый башлады.

– Нигә моны элек уйламадың? Безне калдырган мәхәббәтне хәзер кайдан табыйк? Нишләдең син, нишләдең? Йөрәк бит боз булып каткан. Башымны ничә тапкыр элмәккә тыгарга теләдем. Миңа юләрләр йортына эләгергә дә күп калмаган иде. Син бит боларның берсен дә күрмәдең...

...Алсу хастаханәгә Фәрхәтнең баласын карарга барды. Палатада аларга Фәрхәтнекенә охшаган зәңгәр күзле җиде айлык бала карый иде. Авызы урынында куыш. Бала торды да Алсуның кофтасындагы төймәсен боргалады. Аның күзләре елмая иде. Алсу баланы кулына алды.

– Аның гәүдәсе сау. Әмма авызы – "волчья пасть". Бик күп операция ясатасы булачак, – диде шәфкать туташы. – Ә хәзер без аны Чаллыдагы балалар йортына җибәрәчәкбез. Әлегә отказ язучы булмады. Әмма әтисен үлгән дип ишеттек. Баланы алырга теләүчеләр бар.

– Юк! Бу баланы мин үземә алам, – диде Алсу...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
йөзе күзгә карап каралды – лицо на глазах почернело​
инсульт суккан – случился инсульт​
йөзе кыегайган – лицо скосилось
хәләл хатыныңны – законную жену
гөнаһларым бик күп җыелды – очень много грехов набралось
ятим иттем – сделал сиротой
баш тарту турында кул куярга – поставить подпись об отказе
дога кыл – помолись
башымны элмәккә тыгарга теләдем – хотела залезть в петлю
юләрләр йортына эләгергә – попасть в сумасшедший дом
авызы урынында куыш – вместо рта полость
шәфкать туташы – медсестра

*****

Ну и как вам отрывок? Вам также могут понравится следующие произведения от нашего проекта:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Синсез килгән язлар (Зифа Кадыйрова)

Тест: Синсез килгән язлар (Зифа Кадыйрова)

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG