Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиянең Мәскәүдәге илчелеге 70тән артык русиялене эшеннән җибәргән


Мәскәүдә Чехия илчелеге бинасы
Мәскәүдә Чехия илчелеге бинасы

Май ахырына барлыгы 79 кеше илчелектә эшеннән китәчәк, бу Русия белән Чехиянең үзара илчелек хезмәткәрләре санын кыскарту кысаларында эшләнә.

Чехиянең Мәскәүдәге илчелеге Русиядә ялланган 71 хезмәткәрен эшеннән җибәргән. Бу илчелектә эшләүчеләр санын киметү кысаларында башкарылган. Чехия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Эва Давидова белдергәнчә, май ахырына кадәр тагын сигез кеше эшеннән җибәреләчәк.

Давидова сүзләренчә, кыскартулар җирле хезмәткәрләргә карый, Мәскәүдә Чехия илчелеге, Чехия йорты һәм Чехия үзәгендә эшләгән 71 хезмәткәргә эшеннән алынуы турында хәбәр җибәрелгән. Тагын сигез кеше эшеннән җибәреләчәк, барлыгы 79 русияле турында сүз бара, дип аңлаткан Давидова. Русиядә эшкә алынган 19 хезмәткәр эшен дәвам итәчәк диелә.

Мәскәүдә Чехия йортында кыскартулар аеруча көчле булачак, анда 1 июннән кунакханә һәм чех ашлары рестораны эшен туктата, диелә.

Апрельдә Чехия Русиянең 18 дипломатын илдән җибәрде, бу Русиянең 2014 елда Врбетицеда хәрби складта шартлауга катнашы булуы ихтималы аркасында эшләнде. Моңа җавап итеп Русия Чехиядән егерме дипломатны илдән җибәрде. Соңрак ике як кыскартулар санын арттырырга килеште. Чехия тышкы эшләр министрлыгы Русия һәм Чехия илчелекләрендә җидешәр дипломат һәм 25әр административ-техник хезмәткәр эшләячәк, дип белдерде.

Аннан алда Мәскәү Чехия илчелегенә русияләрне эшкә алуны тыйды.

Моннан тыш, Русия хакимияте АКШ белән Чехияне "дустанә булмаган илләр" исемлегенә кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG