Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет чорында эзәрлекләнгән Фуад Вәлиев татарның "сәнгать әлифбасын" әзерләп калдырган


Фуад Вәлиев
Фуад Вәлиев

Идел буе халыкларыннан беренче сәнгать фәннәре докторы, совет хакимиятеннән күп эзәрлекләүләргә дучар булган Фуад Вәлиевнең тормышы, гомумән татар бизәкләре турында аның кызы, галимә Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова белән сөйләштек.

Идел буенда яшәүче халыклар арасында беренче сәнгать фәннәре докторы Фуад Вәлиевнең тууына 100 ел (15 май) тулды. Бу уңайдан Тарих институтында халыкара конференция үтте. Аннан "Хәзинә" галереясендә Фуад Вәлиевнең "Татар халык декор сәнгате" исемле сигезенче китабы тәкъдим ителде.

Фуад Вәлиев 1921 елның 15 маенда Мәскәүдә туа. Әти-әнисе чыгышлары белән Биектау районы Кече Кавал авылыннан була. Күн эшкәртүче һәм сәүдәгәр булган әтисе Хөсәен Вәлиев халык дошманы булуда гаепләнеп башта 10 елга сөргенгә җибәрелә. Аннан кайткач 1937 елда яңадан кулга алынып Казанда атып үтерелә.

Халык дошманы улы булу аркасында Казанда югары белем алу мөмкинлеге булмаган Фуад Вәлиев 1947 елда Киев архитектура институтын тәмамлый һәм Казанга кайта. Татарстан хөкүмәте каршындагы реставрация остаханәсендә баш архитектор була. Болгарда борынгы табылдыкларны казу һәм тикшерү эшендә катнаша. Анда Кара Пулат һәм төрбәләрнең реставрация проектларын ясый.

Галимнең тормышы, аның татарның халкының милли архитектурасы һәм милли сәнгатенең нигезе саналган әсәрләре, татар орнаментлары турында Фуат Вәлиевнең кызы - галимә Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова белән сөйләштек.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

— Гүзәл ханым, әтиегезнең тормышына 1959 ел кискен үзгәреш алып килә.

— Әйе. Ул милли архитектор дип саналгач, 1959 елда Мәрҗани мәчете өчен аңа бер проект эшләргә кушалар. Бу проект Мәрҗани мәчетенә өстәмә бер корылма ясау өчен була. Әти бу эшкә бик шатланып тотына, проектны эшли. Аның шушы проекты нигезендә мәчеткә өстәмә төзелешне эшли башлыйлар һәм бу корылма мәчетнең коймасыннан биегрәк килеп чыккач, Мәскәүдән комиссия килеп төшә. Кемдер әти өстеннән әләк язган була. Әтине дингә булышуда гаеплиләр. Башта эшеннән, аннан соң архитекторлар берлегеннән чыгаралар. Аның проекты белән мәчеткә өстәп салынган милли архитетура формасындагы корылманы сүтеп ташлыйлар. Ул вакытта аңа 38 яшь була.

— Бу вакытларны хәтерлисезме?

Фуад Вәлиев
Фуад Вәлиев

— Әйе, әлбәттә. Миңа ул вакытта 7 яшь иде. Дәү әни кечкенә капчыкларга аңа дип сохари киптереп сала башлаган иде. Ирен төрмәгә утырткан кебек, хәзер инде улын да төрмәгә алып китәрләр дип уйлаган була. Алар һәркөнне әтине килеп менә алып китәрләр, менә алып китәрләр дип көтәләр иде. Шомлы көннәр иде.

Әти Болгарда эшләгән вакытта танылган галимнәр белән дуслашкан иде. Шул көннәрдә Николай Калинин, Николай Воробьев кебек танылган галимнәр әти янына өйгә килеп аны сәнгать өлкәсенә аспирантурага чакыралар. Шулай итеп ул 1959 елда Тел әдәбият һәм тарих институтында этнограф Воробьев кул астына аспирантурага керә һәм татарларның милли орнаменты темасын өйрәнә башлый.

— Мәскәүдә туган кешегә татар орнаментларын ярату, шушы өлкәгә чын күңеленнән гашыйк булып, үз тормышын бу өлкәгә багышлау кайдан килде икән?

— Кечкенә чагыннандыр дип уйлыйм. Ул Мәскәүдә туса да, Кече Кавал (Биектау районында - ред.) авылына еш кайткан. Дәү әнисе абыстай буларак, мәктәп кызларына читекләр чигәргә өйрәтә торган булган. Бабалары гомер-гомергә күн эшкәрткән. Шуларны күреп, мөгаен, ул да милли орнаментларны яраткандыр дип уйлыйм.

— Ничек уйлыйсыз, әтиегезне ул елларда Казанда сәнгать белгече буларак таныганнармы?

Кырымга ял итәргә баргач ул безне әни белән ял итәргә калдыра иде дә, Иске Кырымга эзләнүләргә чыгып китә иде

— 1963 елда ул Мәскәүдә Маклай институтында диссертациясен яклый. Тарих фәннәре кандидаты була. Шуннан соң китап яза башлый. Авылларга йөрүен дәвам итә. Кырымга ял итәргә баргач ул безне әни белән ял итәргә калдыра иде дә, Иске Кырымга эзләнүләргә чыгып китә иде. Әни ул вакытта медицина институтында укыта иде. Шул эзләнүләрне туплап әти китап чыгара. Татар орнаментларына кагылышлы бу китапны чыгарганда аңа бик зур киртәләр була. Казанда китап нәшриятына баргач, нәшрият мөдире, бу китапны беркем дә сатып алмаячак, бу китапны бастырмыйбыз, дип аны кире бора. Бу 1966 ел була.

— Шулай да әтиегез бу китабын бастыра ала...

— Аның рәссам дуслары бик күп иде. Менә шул рәссам дуслары әтинең бу китабын бастыруны сорыйбыз һәм китап басылгач, аны үзебез сатып алабыз дип шәһәрдә имза җыю оештыралар. Нәтиҗәдә бу китапны 1969 елда бастырдылар. Әмма китапны чыгарса да, нигәдер аны институттагы эшендә күтәрмиләр. Гел кече фәнни хезмәткәр дәрәҗәсендә кала. Институт мөдире аны өлкән фәнни хезмәткәр дәрәҗәсенә күтәрүдән баш тарта. Әти бу хәлдән соң гариза яза да, эшеннән китә. Бу эштән киткәч озак кына башка эшкә урнаша алмый. Әтине милләтчелектә гаеплиләр, аны бер җиргә дә эшкә алмаска һәм китапларын бастырмаска дип телдән боерык бирелгән була.

— Аны нигә милләтчелектә гаеплиләр?

Ул вакытта Болгарга экскурсияләр оештыру тыелган була

— Институтта эшләгәндә ул Болгарга экскурсияләр оештыра торган була. Ул вакытта Болгарга экскурсияләр оештыру тыелган була. Хәтерләвемчә, берсендә Франциядән галимнәр килгәч, ул аларга Болгарны күрсәтеп, аңлатып йөри. Менә шуннан соң аны Черек күлгә чакырып бик нык кисәтәләр.

Икенче сәбәбе - әтием телевидениедәге тапшыруларга катнаша. Журналист Лия Заһидуллина белән Болгар архитектурасы, татар сәнгате турында тапшырулар әзерлиләр. Бу да ярамый. Нәтиҗәдә бу тапшыруны ябалар, әтине тагын әллә кайларга йөртеп кисәтү белдерәләр.

Милләтчелектә гаепләүнең өченче сәбәбе - Сөембикә манарасы белән бәйле. Әти фәнни мәкаләләр язып, Сөембикә манарасы татарныкы дип бара һәм аны исбатлый. Әтинең бу фикеренә каршы, исемен әйтергә теләмим, бер профессор Черек күлгә хат яза. Әтине кабат чакыралар һәм анда аның белән зур сөйләшү була. Ул вакытта Сөембикә манарасын гел урысныкы дип йөриләр. Казанны яулап алгач Сөембикә манарасын урыслар төзегән дип сөйлиләр. Һәм ул чорда татар архитекторларының бөтенесе дә Сөембикә манарасы урыс архитектурасы дип баралар. Әти ул вакытта фикерләре өчен эзәрлекләнә. Минемчә, Сталин чорыннан калган стереотиплар була бу.

— Әтиегез өйгә кайткач бу турыда әниегез белән сөйләшә идеме?

Без әтинең мондый эзәрлекләнүенә ничектер күнеккән идек инде. Балалар булсак та, аны без дә белә идек. Системны ничектер шулай итеп кабул итә идек. Миңа әти һәрвакыт, безне инде бетерерләр, әмма китапларыбызны язып калдырырга кирәк, аларны бетерә алмаслар, дип әйтә иде.

— Татар теленә карата ниләр әйтә иде?

— Ул безнең белән гел татарча сөйләшә иде. Татарча язарга, татарча сөйләшергә кирәк дип гел әйтеп тора иде. Әтинең сүзләрен тыңлап, минем татар журналларында мәкаләләрем гел басылып торды. "Казан утлары"нда, "Идел"дә, "Ялкын"да төрле рубрикалар алып бардым. Архитектура факультетын кызыл диплом белән бетердем һәм үзем дә беренче татар хатын-кызы буларак сәнгать фәннәре кандидаты диссертациясен якладым. Ул моңа бик сөенгән иде. Ул вафат булгач, шулай ук беренче татар хатын-кызы буларак сәнгать фәннәрендә докторлык диссертациямне якладым.

— Әти кеше буларак ул гаиләдә нинди иде?

— Ул безгә - балаларына гел яхшы белем алуыбызны булдырырга тырышты. Гел китап укубызны таләп итте. Нәтиҗәдә мин әти юлыннан фәнгә килеп кердем, сеңлем Рания әни юлыннан табибә һөнәрен үзләштерде. Әти бик җылы рухлы кеше иде. Өйдә пианинода уйный торган иде. Үзе көйләр дә яза иде. Безгә гел кунаклар килә иде. Бакый Урманче хатыны белән килә иде. Хатыны Суфия ханым белән Александр Ключарев килә иде. Алар килгәндә гел читлеккә салып үзләренең тутый кошын алып килә иде. Шул минем исемдә калган.

— Ә ниләр сөйләшәләр иде, хәтерлисезме?

— Алар гел милләт, милләт тарихы турында сөйләшәләр иде. Казан ничек яулап алынган, гаскәр Кирмәннең бу урынында яисә теге урынында торган булса, Казан алынмаган булыр иде, дип фикерләшәләр иде. Сөембикә фаҗигасе турында бик күп сөйләштеләр. Аның дуслары арасында Гариф Ахунов, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Нурихан Фәттах бар иде. Алар безгә бик килмәсәләр дә, бик тыгыз аралашалар иде.

— Гүзәл ханым, әтиегезнең тормышында тагын бер борылыш була һәм ул эшләргә Йошкар-Олага китә.

Әти диссертациясен якласа да, Мәскәүдән ике ел буена раслау килми

— Ул Казанда тагын ике китабын бастырырга әзерли. Китап нәшриятына баргач тагын аның китапларын бастырырга рөхсәт бирмиләр. 1970 елда аны Йошкар-Олага эшкә чакыралар. Ул вакытта әтием әни белән аерылышкан була һәм әти Йошкар-Олага үзе генә китә. Казанда әзерләгән ике китабын да анда бастыра. 1975 елда бу китаплар басылып чыга. Әти Мари институтында доцент булып эшли. Йошкар-Оладагы татарлар белән дә якыннан аралаша. Шунда докторлык диссертациясен яза. 1982 елда Мәскәүдә докторлык диссертациясен яклый һәм Казанга кайта. Аңа Мәскәүнең Сәнгать академиясе институтында Идел буенда беренче сәнгать фәннәре докторы дигән таныклык бирәләр. Ул шушы таныклык белән Казанга кайта. Әмма барыбер ул ИЯЛИга эшкә урнаша алмый. Аны эшкә алмыйлар. Әтинең артыннан шул милләтче исеме тагылып йөри. Аннан соң, әти диссертациясен якласа да, Мәскәүдән ике ел буена раслау килми. Аның диссертациясе татар халык сәнгатенә багышланган була. Ул сәнгатебезнең төрләрен тикшерә. Тукучылыктан башлап, чигү, ювелир сәнгатенә, кабер ташларыннан алып авыл йортларын бизәү сәнгатенә кадәр. Аның "Татар халык декоратив сәнгате" китабында һәрбер сәнгать төренә аталган бер бүлеге була.

— Ни өчен аңа докторлык диссертациясен якласа да, раслауны кичектерәләр?

— Әти бу хәлгә бик борчылды. Баштарак нигә раслау документын җибәрмәүләренә бик аптырады. Соңрак моның сәбәбен барыбер белде. Әтигә каршы ике кеше хат язган була. Аның берсе Мәскәүдән сәнгать белгече Светлана Червонная, икенчесе Уфадан этнограф Раил Кузеев була. Әтинең эшен менә шулар аркасында ике ел буе милләтчелектә тикшерәләр.

— Фуад Вәлиев үзе исән чагында ул раслауны күрә алдымы?

— Әйе, килеп өлгерде ул документ. Ул вакытта әти бик нык авырый иде инде. Барлык әлеге борчылулары да аның авыруына сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Ул 1984 елда вафат булды. Әтигә ул вакытта нибары 63 яшь иде. Шуны да әйтәсем килә: аның докторлык диссертациясенең бар өлеше дә кергән фәнни хезмәтен ул вакытта барыбер бастырмадылар. Әтинең 100 еллыгына мин аның хыялын тормышка ашырдым, әтиемнең "Татар халык декоратив сәнгате" китабын яңадан тулысынча итеп бастырып чыгара алдым. Мин бу китапны аның моннан алдагы юбилейлары алдыннан да бастырырга тырышып карадым, ләкин аны ни сәбәпледер бастырмадылар.

— Сәнгать галиме Рөстәм Шәмсутов, Фуад Вәлиев язган китапларны сәнгать галимнәре өчен әлифба кебек, дип әйтә. Бу китап булмаса, галимнәребез алга таба бара алмаслар иде, ди. Чыннан да әтиегезнең милли орнаментлар турындагы китабы булмаса ни булыр иде икән?

Яңа татар телен булдыра алмаган кебек, яңа татар орнаментын да берничек тә булдыра алмыйбыз

— Төгәл генә әйтә алмыйм. Менә карагыз, хәзер яшьләр яңа татар орнаменты дип бәйгеләр игълан итәләр. Әлифба — ул телебезнең әлифбасы, ә орнамент — ул сәнгатебезнең әлифбасы. Әйдәгез, без яңа татар орнаментын булдырыйк дигән сүзләр йөри. Бу бик көлке һәм шундый наданлык. Без яңа татар телен булдыра алмаган кебек, яңа татар орнаментын да берничек тә булдыра алмыйбыз. Кемнең акчасы бар — шул кеше мин хәзер конкурс оештырам да, без яңа татар орнаменты уйлап табабыз дип уйлый. Ләкин алай була алмый. Без бит "стол" димибез "өстәл" дибез. Орнаментта да шулай. Аның үз кагыйдәләре бар. Һәрбер бизәкнең үзенең мәгънәсе бар. Милли орнаментыбыз меңәрләгән еллар дәвамында үскән. Бу нигезне берничек тә алып атып булмый. Әгәр нигезен аласың икән, ул татар орнаменты булмый инде. Яңа орнамент уйлап чыгарыла икән, ул инде татар орнаменты була алмый. Яңа орнаментны кем уйлап чыгарган, ул шуның орнаменты була. Халык сәнгате алай үсми. Ул традициягә нигезләнгән күмәк сәнгать. Яңа татар орнаменты дип әйтү бик зур ялгышлык була.

— Гүзәл ханым, бүген татарның милли сәнгате нинди хәлдә?

— Бер яктан ул үсеп бара. Хәзер бик күп рәссамнар тарихи темага эшлиләр. Шамаилләр юнәлеше торгызылды һәм ул дәвам итә. Декоратив сәнгатьнең исә хәзер бераз дәрәҗәсе төшә дип әйтер идем. Чөнки бик күп сувенирлар ясый башладылар. Һәм бу сәнгать өлкәсендә профессионаллар эшләми башлады. Килмешәкләр, үзешчән кешеләр күбәйде бу өлкәдә. Шул безнең сәнгатебезнең асылын боза. Бауман урамындагы кибетләрдә боларны күп күрергә була. Нигәдер безнең професионал рәссамнарга ярдәм юк.

— Сез чыгышларыгызның берсендә элек милли орнамент белән халык сәнгате шөгыльләнгән булса, хәзер бу эш белән профессионал рәссамнар шөгыльләнә башлады дип әйткән булгансыз. Бу яхшыгамы, әллә начаргамы?

Фуад Вәлиев ясаган татар орнаменты
Фуад Вәлиев ясаган татар орнаменты

— Бу 1960 еллардан килә. Ул яхшыга. Нигә яхшыга? Чөнки элек халык сәнгатенең нигезе авылда булган. Ләкин совет чорында ул бетә башлаган. Әйтик, көмешчеләрне, тукучыларны кулак дип Себергә сөргәннәр. Ул сәнгатьчеләр сөргенгә киткәндә үз станокларын яндырып киткән. Көмешчеләр исә үз коралларын җиргә күмгән. Бу сәнгать өлкәсе шулай акрынлап туктаган. Тамырына балта чабылган. Шәмаил сәнгате дә шулай туктаган. Чөнки гарәп телендә. Шундый сәнгать төрләре бетеп барган һәм алар бетерелгән дә инде.

Чигүчеләрне генә карагыз. Ул заманда "Азат хатын" (хәзер "Сөембикә" журналы - ред.) журналын алып "крестик" белән чигә башлаганнар. Татарларда бит гомер-гомергә тамбур чигү булган. Ягъни совет чоры бу сәнгатебезнең дәвамын өзгән. Халык сәнгате совет чорында идеологиягә каршы булган. Совет заманында бары үзешчән сәнгатьне генә үстергәннәр.

Хәзерге чорда халыктан чыга торган кешеләр, традицияне югалткач, яңа формада эшли башлыйлар. Безнең сәнгатьнең нигезен алар боза. Профессионал сәнгатьчеләр исә укып сәнгатьнең зәвыгын таба. Төсләрне ничек кулланырга, композицияне ничек куярга икәнен белә. Алар үз белемнәре белән татар сәнгатен өйрәнеп аны дәвам итәләр. Үзешчән сәнгатьчеләр исә безнең сәнгатьнең асылын бөтенләй бетерә.

— Бүген татар орнаменты өлкәсендә актуаль проблемнар дип нәрсәләрне әйтер идегез?

— Элек актуаль проблем — куллану иде. Хәзер исә ниндидер яңа идеяләр килеп чыга. Яңа татар орнаменты кебек. Мондый идеяләр бүгенге чордагы надан кешеләрдән чыга. Хәзер татар орнаментын бозу проблемы бар. Аны бозып куллану. Менә шул иң мөһим проблем хәзер. Элек куллану иде, хәзер исә бозып куллану проблемы.

Интернет чорында мине борчый торган проблем дип мин күп кенә кешеләрнең әтинең әсәрләрен, мәкаләләрен алып куллануларын әйтер идем. Әмма алар кайдан алганнарын язмыйлар, чыганакны күрсәтмиләр. Шулай ук минем китаплардан, минем мәкаләләрдән дә алып бастыручылар очрый. Менә шундый урлаулар китте хәзер. Бу бик аяныч хәл.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG