Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Якутның милли үзаңы татарныкыннан көчлерәк"


Казанда "Якутиядә эшләнгән" күргәзмәсе

Татарстанда Саха (Якутия) көннәре уза. Шушы зур чара уңаеннан Якутиядән килгән журналист Дмитрий Иванов белән Татарстан һәм Саха республикалары арасындагы охшаш һәм аермалы яклар турында сөйләштек.

7-13 июнь Татарстанда Саха (Якутия) көннәре уза. 9 июнь Камал театры каршында рәсми ачылыш узды. Чараның програмы шактый бай булуга карамастан, бу хакта хәбәр итүче элмә такталар, халыкка ирешер дәрәҗәдә мәгълүмат юк. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш оештыру, матбугат конференциясе уздыру да булмады.

Югыйсә, һәр өлкәне колачлаган бу чараның рекламы һәр почмакта булырга тиеш кебек. Якутлар Татарстанга язучылык, театр, кино, сату-алу эшләре, туризм, IT-проектлар, сәнгать, зәркәнчелек, спорт һәм башка өлкәләргә караган бик кызыклы проектлар алып килгән. Мөгаен, Казан уртасында татарлар белән якутларның нәрсәдер майтарып ятуын еракка ишеттерәселәре килми, мәгълүматны да чикле тарату шуның белән бәйле дип уйларга кала.

Казанда Саха республикасы көннәренең рәсми ачылышы үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00

Татарстанда Якутия көннәре кысаларында Казанның берничә урынында күргәзмәләр уза. Мәсәлән, Игенчеләр сарае каршында 7-11 июнь көннәрендә "Якутиядә эшләнгән" дип аталучы күргәзмә-ярминкә үткәрелә. Анда Якутиядә табылган кыйммәтле ташлар, ювелир эшләнмәләр, тимер коеп чүкелгән булат пычаклар, мамонт сөягеннән төрле эшләнмәләр, хәтта якут ризыкларын да сатып алырга мөмкин.

8-13 июнь "Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә "Олонходан иҗат мәйданына" дип аталучы күргәзмә бара. Галереядә 26 зал эшли. Шуларның икесендә якутлар алып килгән күргәзмәне күрергә мөмкин. Билетлар галереядәге барлык 26 залга уртак алына, бәясе – 250 сум. Студентлар һәм пенсионерлар өчен ташламалы билет каралган – ул 130 сум.

8-11 июнь Милли музейда "Якутия халыкларының декоратив-гамәли сәнгате" дип аталучы күргәзмә белән танышырга мөмкин.

7-10 июнь IT-паркта Якутиядән килгән "Sakha Innovation" дип аталучы мәгълүмати технологияләр белән бәйле күргәзмә бара.

Болардан тыш, һәркөн иртәдән кичкә кадәр Якутиянең төрле өлкәдә эшләүче вәкилләре Татарстандагы хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша. Казандагы бердәнбер дәүләт кинотеатры "Мир"да якут фильмнары күрсәтелә.

Татарстандагы шушы зур чара уңаеннан Якутиядән килгән журналист, "Ситим" медиа төркеменең Кыым.ру мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Дмитрий Иванов белән Татарстан һәм Саха республикалары арасындагы охшаш һәм аермалы яклар турында сөйләштек.

Дмитрий Иванов
Дмитрий Иванов

— Дмитрий, Казан сездә нинди фикер калдырды?

— Русия буйлап күп сәяхәт итәм һәм шәхси рейтингымда Казан иң матур, яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләр арасында өченче урында тора. Петербур, Мәскәү, Казан, Владивосток һәм Калининград шәһәрләрен иң-иңнәре дип саныйм. Казанда мин дүртенче тапкыр, соңгы мәртәбә 2018 елда булган идем. Монда килгән саен соклануым арта гына. Шәһәр бик тиз темплар белән үзгәрә, үсә. Якутски белән чагыштырганда Казанда яшеллек, агачлар да күбрәк. Бу килүемдә шуңа игътибар иттем: җәмәгать ялы өчен корылган урыннар, парклар арткан, алар бик матур итеп бизәлгән.

Казан цифрлаштыру, интеллектуаль яктан да бик нык алга киткән

Шулай ук Казан цифрлаштыру, интеллектуаль яктан да бик нык алга киткән. Бушлай wi-fi урыннары, терминаллар, автоматлар, билет өчен электрон түләүләр һәм шуның ише вак кына тоелган әйберләр Русиянең башка шәһәрләрендә булмаска да мөмкин. Мисал өчен, электрон хезмәт күрсәтү сездә үсештә: хакимият, министрлыклар электрон хатлар белән дә актив эшли һәм бик тиз җавап бирә. Күрәсең, алар хатны алган минутында бүлгәләп, җаваплы бер кешегә җибәрә һәм ул шунда ук җавап та яза. Мисал өчен, сезнең күрше генә булган Башкортстанда алай түгел. Алар журналист сорауларына да канунда каралган бер атнаның соңгы көнендә "отписка" язарга мөмкин. Һәрхәлдә минем хатлар белән шулай булды.

— Татарстанда кайсы хакимият структуралары шулай тиз җавап бирде?

— Мәсәлән, без Татарстанга килергә чыкканчы ук сезнең Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән интервью оештыру мөмкинлеге турында сорап хат яздык. Алар шунда ук җавап бирде. Менә әле кичә генә мин аның белән интервью эшләп чыктым. Хезмәт министрлыгына "Актив озын гомер" үзәкләрен күрсәтүне сорап язган идек, алар да көнендә җавап бирде. "Татмедиа"га хат язган идек, алар өч көннән генә җавап язды. Югыйсә, алар иң беренче элемтәгә чыгар дип уйлаган идем.

— Татар һәм якутларның милли сәясәтен ничектер чагыштырып буламы?

— Мин якутларның милли үзаңын татарныкыннан көчлерәк дип саныйм һәм бу безнең милли сәясәттә дә чагыла. Бездә халык карусыз түгел. Мәсәлән, соңгы сайлауларда Путинга иң аз тавыш бирүче төбәк Якутия булды. Конституциягә төзәтмәләр кертүгә дә Якутия каршы чыкты. Шуңа безнең ил дарханны (башлык) яратмыйлар. Югыйсә, без Русия масштабларында бернигә дә йогынты ясый алмыйбыз, чөнки төбәктә кеше саны аз. Мәсәлән, Чечняда Путин өчен 95% тавыш бирәләр, югыйсә бөтен ил андагы халыкның Путинны яратмавын белеп тора. Без дә Татарстан белән Мәскәү арасындагы киеренкелекне, "СОлНЦе" мәктәбе мөдиренең татар теле өчен көрәшеп йөрүен, Казандагы милли активистларның пикет-митинглары турындагы хәбәрләрне күреп торабыз. Ә Татарстан сайлауда 85% нәтиҗә бирә. Бу милли сәясәт һәм милли үзаң күрсәткече түгелме соң инде?

Сездә бар җирдә диярлек татар, ягъни контрольдә тотуның кирәге юк, үз теләгегез белән шулай яшисез

Тагын бер яхшы күрсәткеч бар: бездә хакимияттә гел якутлар гына утыра алмый. Әгәр төбәк башлыгы якут була икән, аның уң кулы, урынбасары, кыскасы янәшәсендәге иң якын кешесе мәҗбүри төстә Мәскәүдән китерелгән бер кеше булачак. Бу якутларның баш күтәрмәве һәм аларны контрольдә тоту өчен кирәк. Ә сездә бар җирдә диярлек татар, ягъни контрольдә тотуның кирәге юк, үз теләгегез белән шулай яшисез.

Баш бирмәү, үҗәтлек ул Ерак Көнчыгышның үзенчәлегедер, миңа калса. Менә Хабаровски шәһәрендә Фургалны инде кайчан төрмәгә утыртып куйдылар, халык әле дә митингларга йөрүен дәвам итә. Мәсәлән, Навальный өчен бездә халык чыкмады диярлек, чөнки ул безнең өчен чит-ят кеше. Аның кемлеген дә белмибез, читтәге кеше өчен борчылып та тормыйбыз. Мисал өчен, сезнең якташыгыз Марат Хөснуллин Русия төбәкләрен кушарга кирәк дигән фикер белән чыкты. Ерак Көнчыгышта моңа сүз әйтүче булмады. Инде ул конкретлаштырып, Хабаровски белән Яһүд автономияле бүлгесен кушасы дигәч, бүлге башкаласы Биробиджан халкы шунда ук уянды, урамга чыкты. Хөснуллин хәтта акланырга мәҗбүр булды. Мин интервьюда Мөхәммәтшинга да шундый сорау бирдем: "Татарстанга Мари Илен, Удмуртияне кушабыз, дисәләр, сез моңа ничек карыйсыз?" - дидем. Ул бу сорауга җавап бирмәде.

— Татарстанда сезне аптыраткан яки гаҗәпләндергән күренешләр булдымы?

— Татарстанда коронавирустан үлем әзрәк булуы гаҗәпләндерә. Бездә халык та тыгыз урнашкан дип әйтеп булмый. Нинди зур территориягә 900 меңләп кеше яшибез, алай да көн саен 100ләп авыру очрагы теркәлә. Ә сездә халык өч миллионнан артык, ә көненә 30лап кына теркәлә. Бездә быел гына да коронадан 650 кеше үлде. Нигә татарлар авырмый ул, аңлата аласызмы?

Тагын бер гаҗәп күренеш: сездә җитәкчелек алышынмый

Тагын бер гаҗәп күренеш: сездә җитәкчелек алышынмый. Мәсәлән, шул ук Фәрит Мөхәммәтшин 90нчы еллардан бирле үз урынында утыра. Шәймиев тә бик озак үз утырды, аннан соң килгән Миңнеханов та әле китәргә җыенмый. Бездә алар гел алышынып тора. Әлбәттә, һәр җитәкче үзенчә "себерә" һәм ул командасын алыштырып, Мәскәү белән уртак тел тапкан арада без бер урында таптанабыз, ә сез алга барасыз. Бездә дә бер генә кеше утырса, ул җирләрдә булган байлык һәм ресурслар белән әллә нинди үсешләргә ирешкән булыр идек.

— Ә без сезнең элекке мэр Сардана Авксентьва гамәлләренә бик гаҗәпләндек. Аның эштәге корпоративларны бетерүе, шәһәр балансындагы машиналарны сатуы, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә ачык төстә каршы чыгуы, шаман Александр Габышевны яклавы һәм башка шундый гамәлләрен күзәттек. Авксентьеваны якутлар да бик яраткандыр, аның китүен ничек кабул иттегез?

— Сардана Авксентьеваны якутлар сатлыкҗан дип кабул итә. Бездә аны хөрмәт итүче калмады диярлек. Ул Мәскәүгә сатылды, хәзер "Новые люди" дигән яңа фирканең йөзе булды, көзгә сайлауларга әзерләнәләр. Хәзерге вакытта Идел буе төбәкләре буйлап йөри. Әйе, әле аның эш башында, ул сайлауларга килгәч, халык бик куанып, хакимияткә яңа кеше килде дип уйлаган иде. Аның эшчәнлеге гади пиар гына булып чыкты. Ул шәһәр башлыгы булып утырган арада Якутски шәһәре таралып бетте диярлек. Эшкә килгәнче, мин "Бердәм Русия" кешесе түгел дип сөйләп йөрсә, мэр булгач, шул ук партиягә кушылды. Инде эштән киткәндә, халыкка аңлатуынча, аның кан анализларында яман шеш куркынычы таптылар, шуңа күрә ул эштән китәргә булды.

Бернинди сайлауларда катнашмыйм, мин үз эш бирүчеләремә (шәһәр халкын ул шулай дип атый иде – ред.) хезмәт иттем, дип сөйләп йөрде. Аннары ике атна югалып торды да, "Новые люди" фиркасенең амбассадоры булып куйды. "Мин "Новые люди" фиркасеннән Русия думасына сайлауларда катнашачакмын" дип игълан итте. Син бит әле генә авыруың турында сөйләгән идең, шуның аркасында мэр булып эшли алмыйм дигән идең! Министрлыкларда корпоративларны тыю (ә алар хезмәткәрләрнең үз акчасын җыеп оештырыла иде – Д.И.), ике миллион сумга мэриянең ике машинасын сату бюджетка экономия булса да, ул үз срогын эшләп бетермичә китү аркасында яңа сайлаулар оештыру бюджетка 35 миллион сумлык өстәмә чыгымнар тудырды. Хәзер яңа мэр – аның урынбасары, "Бердәм Русия"ле.

— Мәктәпләрдә туган тел укыту проблемын Якутиядә ничек хәл иттегез? Сездә дә урыслар якутлар өстеннән прокуратурага язамы?

— Бездә тел укыту белән проблемнар булмады, чөнки якут телен мәҗбүри укыту юк иде. 2018 елда Казанга килгәч, мин мондагы атмосфераны тоеп тордым, урыслар белән татарлар арасында сугыш баруы һәр җирдә сизелде. Бездә урысларга якут теле инглиз теле кебек үк укытыла иде, бу дәрескә мәҗбүри барырга кирәк диюче булмады. Ничектер бу сорау бездә калыкмады да. Ул тирә-яктагы йогынтыга да бәйледер инде. Бездә Олекмин, Хангалас районнарда урыслар якутча сөйләшә, аларның урысчасында якут теле акценты бар. Аңлавымча, тиздән якут теле белән проблем өлгерәчәк, чөнки балаларга интернетта якут телле контент юк, ә алар инде ике яшьтән кулларына телефон тотып утыра. Шунлыктан алар кечкенәдән урысча мультфильмнар карап, шул телгә ияләнеп үсә. Мәгариф турында сүз киткән икән, соңгы вакытта гел якутча гына укыткан лицей-мәктәп укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыра. Узган елны шундый лицейдан бер егет өч фәнне дә 100 баллга тапшырды. Ике телдә укыган балалар башка чит телләрне дә җиңелрәк өйрәнә.

— Татарстанда Иннополис шәһәрчеге, IT-парк бар. Якутиядә бу өлкәдәге уңышлар нинди?

Ай саен 2-3 яңа якут фильмы чыга, аларга якуты да, урысы да йөри

— Хәзер Якутияне Русиянең IT-башкаласы дип атамакчы булалар. Бездә бит ул өлкәдә чынлап та алга китеш зур. "inDriver"ны (транспорт хезмәте) Якутиядә эшләделәр һәм аның башлап йөрүчеләре бүген доллар миллионерлары. "MyTona" да Якутиядә ясалды, алар мобил уеннар ясый. Бездәге кино индустриясе шулар хисабына үсә дә. Алар яхшы сценарий өчен миллион сумлык грант бирә, мәсәлән. Нәтиҗәдә, бездә ай саен 2-3 яңа якут фильмы киң экраннарга чыга. Урыс киноларын бездә карамыйлар, ни өчен икәнен белмим, сорамагыз. Америка фильмнары акча җыймаска да мөмкин, шуңа кинотеатрлар аларны күп сатып алмый. Ә менә якут фильмнарына якуты да, урысы да йөри. Мәсәлән, "Форсаж-9" фильмы белән шулай булды, ул акча җыя алмады. Ә "Итче" дигән фильм популяр булды. Ул тиздән дөнья күләмендә кинотеатрларда күрсәтеләчәк.

— Дмитрий, бу килүегездә урамда татарча сөйләшүләрен ишеттегезме?

Татарча сөйләшкәнне ишетмәдем, аның каравы пәрәнҗәле кызлар саны бик нык арткан

— 2018 елда килгәндә татар телен ешрак ишеткән идем, бу килүемдә беркайда да татарча сөйләшкәннәрен ишетмәдем. Кичә Бауманда яңгыр астында калдык та, шундагы халык белән бергә түбә астына сыендык. Янәшәмдә татарлар торуын күрәм, татар икәнлекләре маңгайларына язылган, ә алар урысча сөйләшәләр. Аның каравы дини яктан көчәюегезне күрдем – яулыклы, хәтта йөзен тулаем каплаган пәрәнҗәле кызлар саны бик нык арткан, бу элек алай ук күзгә ташланмый иде.

— Ә якутчаны сез Якутски шәһәрендә ешрак ишетәсезме?

— Мөгаен, аралашу даирәм якутлардан тормаса, мин дә сирәк ишетер идем.

— Телне саклау, аны үстерү йөзеннән ниләр эшләп була дип саныйсыз?

Бездә телне саклаучы төп әйберләр ул – кино, эстрада һәм театр

— Телне саклау ягыннан без гел Татарстанга карап торабыз инде. Безнең хакимиятнең шундый сәясәте дә бар: аз санлы җирле халыкларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышалар, аларны саклап калу өчен төрле яңа кануннар кертелә. Мәсәлән, аларның җиреннән ниндидер табигый казылмалар эзләү, казулар рөхсәт ителми. Гомумән алганда, бездә телне саклаучы төп әйберләр ул – кино, эстрада һәм театр. Әгәр шулар булмаса, инде якутча сөйләшмәсләр дә иде. Соңгы елларда бездә милли әкиятләр, риваятьләр, эпосларның мотивлары һәм шулардан алынган геройлар белән компьютер уеннары күп чыга һәм алар популяр.

— Якутиядәге уртача хезмәт хакы белән мондагысын чагыштырып, чыгымнарны барлап карамадыгызмы?

— Бездә уртача хезмәт хакы 80 мең сумга якын, ә сездә – 40 мең сум чамасы. Шул ук вакытта бездә Якутски шәһәрендәге җәмәгать транспортында йөрү электрон карта белән түләгәндә – 28 сум, акчалата биргәндә 30 сум була. Ә сездә ул 30-35 сум тора. Минемчә, сездәге хезмәт хакы белән караганда, җәмәгать транспорты бәясе артык кыйммәт. Әле бит бездә бензин да сездәгедән кыйммәтрәк. Дизел ягулык – 73 сум, АИ-95 – 59 сум, АИ-92 – 57 сум тора. Фатирларга түләү бездә сездәгедән ике тапкыр кыйммәтрәк, бер бүлмәле фатир өчен 5 мең сумнан артык айлык түләү килә.

— Татарстанда Якутия көннәренең ничек узуыннан канәгатьме?

— Оештыру җитми, билгеле. Без үзебезне Татарстан халкына көчләп тагарга тырышкан кебек килеп чыкты, беркайда бернинди реклам, элмә такта, чакырулар юк. Халык белми, күргәзмәләргә йөрми. Безгә монда килү өчен "Алроса" авиакомпаниясе аша аерым чартер рейс ясадылар. Һәр кешегә юл бәясен 100 мең сумнан исәпләгәндә дә монда күпме акчалар тотылуы аңлашыла. Бу чыгымнарның нәтиҗәсе ни дәрәҗәдә булыр, гомумән, булырмы ул – менә шушы ягы тынгы бирми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (29)

XS
SM
MD
LG