Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вил Мирзаянов: "Туган ягымда җирләгез дигән васыятем юк"


Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов

Чыгышы белән Башкортстанның Дүртөйле районы Иске Кәңгеш авылыннан булган химик галим Вил Мирзаянов бүген Кушма штатларының Принстон шәһәрендә яши. 90нчы елларда Русия хакимиятенең химик корал әзерләвен фаш иткәннән соң, ул илдән китәргә мәҗбүр була. Алексей Навальный агуланган "Новичок" кебек агулар турында ул 2008 елда ук үзенең "Дәүләт серләре: Русиянең химик корал програмы" дигән китабында язып чыга.

Вил Мирзаянов күп еллар Америкада яшәсә дә, соңгы берничә елда үзенең туган авылы Иске Кәңгештә зур мәчет һәм үз нигезенә яңа йорт салдырды. Меңләгән төп юкә агачы да аның башлангычы белән утыртылды. Азатлык аның шушы эшләре, максаты, аларны башкару барышында күргән кыенлыклары турында әңгәмә әзерләде.

— Вил әфәнде, авылыгызда мәчет салу фикере кайчан туды?

— Мин бу хыял белән 30 ел йөрим инде. Соңгы елларда авылдагы эчкечелек турында хәбәрләр алып торгач, бу хыял белән янып йөрүем сүрелә дә төшкән иде. Мәчетне беркем дә 15-20 ел өчен салмаган, аны киләчәк өчен салганнар дип кабат шул уема кайттым. Иң элек үземнең картәтәйнең кабер ташларын яңарттым да, шуларны эшләтеп бетергәч, мәчеткә тотынырга булдым. Безнең авылдагы беренче мәчетне 1870нче елларда минем картәтәй Нәҗметдин ишан үз уллары белән бергә салган булган. Картәтәй ишан гына да түгел, күп районнарның ахуны да булып торган. 1931 елда коммунистлар менә шул мәчетне юкка чыгарган. Кызганыч, минем әти дә шушы эштә катнашкан, читтән булса да карап торган. Коммунист булган бит инде. Бу фани дөньядан киткәнче шул мәчетне торгызасым килде. Мин бу эшне туганымның ире Ришат Гәриевкә йөкләдем, бар эшләрне ул башкарды. Мәчет салу өчен күпме бюрократик каршылыклар узарга туры килүен белсәгез...

— Ул бюрократик каршылыклар нигездә нәрсә белән бәйле булды?

— Мәчетне үз бабам салган иске мәчет урынына саласым килде. Архитектор табып бик матур проект әзерләдек. Төзелешкә рөхсәт кенә аласы калды һәм каршылыкның зурысы шунда булды. Мәчет салырга рөхсәт итәләр, әмма аны нигәдер авыл читенә, сыер абзарларыннан да ераграк урынга гына төзергә ярый. Тырыша торгач, без борынгы мәчетләрне яңадан торгызу турында кануннар да таптык. Мәчет кырыенда ук күптән ябылган мәктәп бинасы тора, шул урынга мәчет салырга җыенуны белгәч, район башлыгы урынбасарларының берсе: "Ничек инде совет вакытында төзелгән мәктәп кырыена мәчет салып була? Бу нинди пропаганда булачак?" - дип әйткән.

Без ул мәчетне гасырлар буена җитсен дигән ният белән нигезләрен сейсмик куркынычтан саклау чаралары белән ныклы итеп салдык

Чиновникларның менә шундый каршылыклы фикерләрен дә канун белән узарга туры килде. Мин үзем дә шалтыратып карадым, Азатлыкның Уфадагы хәбәрчесе Кәрим Яушев та килеп басым ясагач, китапханәдә халык җыены, тыңлаулар ясап, фикерләр тупладылар. Аннары бу мәсьәлә район комиссиясендә, аннары район сессиясендә каралды. Шуннан район администрациясе төзергә дигән күрсәтмә биргән инде. Без ул мәчетне гасырлар буена җитсен дигән ният белән нигезләрен сейсмик куркынычтан саклау чаралары белән ныклы итеп салдык.

— Ахыр чиктә төзелешкә рөхсәт алу өчен күпме вакыт кирәк булды?

— Бу сөйләшүләрне 2017 елның июлендә башлаган идек, 2018 елның март аенда ерып чыктык. Көн саен видеодан сөйләшеп тордык, һәркөн шушы мәсьәлә белән мәшгуль булдык. Моңа күпме энергия түгелде. Шуның аркасындамы ике тапкыр бик каты чиргә эләктем: миндә яман шешнең соңгы дәрәҗәсе ачыкланды, муенымда да проблемнар башланды. Боларын да ерып чыктым.

— Вил әфәнде, мәчет төзелешенә тотынганда моның кадәр бюрократия булыр дип уйлаган идегезме?

— Шулай булыр дип уйлаган идем дә. Әйтәм бит, мәчет төзелешенә колхозның сыер абзарларыннан да ераграк җирдә генә урын бирәләр, бик күп мәчетләр авыл читендә. Мондый заманда андый ерак мәчетләргә кем йөрсен? Минем запас вариант бар иде, әлбәттә. Шушы мәчеттән ерак түгел генә бер йортны саталар иде. Аны сатып алып, шуның урынына салып куярга да була иде. Әмма мин алай теләмәдем.

— Моңа кадәр авылыгызда мәчет бар идеме?

— Иске авыл кибетенә манара куеп, шуның белән булаштылар инде. Кыш көне эшләмәде ул, чөнки җылытырга акча булмады. Бу бик килбәтсез, күңелсез манзара иде инде. Ә без салган мәчет ул беренче ташыннан ук мәчет булачак дип багышлап салган, өр-яңа бинада. Башкортстан, Татарстан авылларында андый мәчет юк. Аның архитектурасы ук үзенчәлекле. Эчендәге диварларын Урал малахиты белән капладык. Икенче катта хатын-кызлар залы ясап, балконга менә торган баскычларны мәрмәрдән эшләттек. Мәчеткә керә торган күтәрмәләр граниттан эшләнгән. Мәчетнең тирә-ягында 15 сутый җир бирделәр, анда гранит юллар эшләп, эскәмияләр куйдык. Мәчетнең манарасын алтын йөгертеп, титан нитриты белән капладык. Чиләбе янында шундый манара ясап бирерлек ширкәт таптык. Алар шуны эшләп китереп, Дүртөйледән кран чакырып, күтәртеп тә куйдылар. Хәзер мәчетне төннәрен прожектор белән яктыртабыз. Башка авыллардан 30 чакрымнан ук күренә дип әйтәләр инде.

— Вил әфәнде, финанс ягы да кызык: бу проект күпмегә төште? Моңа сезнең акча гына кердеме, әллә тагын кемнәрдер кушылдымы?

— Минем генә финанслар тотылды. Барысы бергә 300 мең долларга якын булды.

— Мәчетне төзегәч тә, аның даими чыгымнары бар: ут, су, җылылык өчен түләргә кирәк. Имам табу да бик авыр. Бәләкәй авылларга яшь, белемле имамнар килми, чөнки тормыш алып барырга кирәк, ә авылларда эш юк. Сез бу мәсьәләне белә идегезме? Моны ничек хәл итәсез?

— Аларның барысы да минем өстә. Имамга гына түләмим, ләкин мәчеткә кергән барлык сәдакалар – аныкы. Хәзер ул мәчеттә башка авыллардан да килеп балага исем кушалар, никахлар уздыра башладылар. Имам – авылның үзенеке. Артык күп сәдака кермидер, билгеле, ләкин ул тырышып, кешене җәлеп итә алса, хәер-сәдакасы да яхшы булыр дип саныйм. Бәйрәм вакытларында, гаеттә бик күп кеше җыела. Әле эпидемиягә кадәр, җомга намазларына, бәйрәмнәргә кешеләрне күрше авыллардан да китерү өчен Peugeot автобусы алып бирдем, шуның белән кешеләрне китердек. Җомга намазларына 50шәр кеше җыелган вакытлар булды. Килүчеләргә чәйләр дә оештырдык. Гаеткә бер сарык алып пылау пешерәбез. Болар бар да – минем өстә. Эшләр шулай бик җанланып бара иде, эпидемия туктатты. Әкренләп яңартырбыз инде.

— Мәчет яшәешенә хәзер күп көч түгәсез, ә үзегездән соң ул караучысыз калмасмы дигән уй борчымыймы?

—Бик каты уйлыйм ул хакта. Ничек тә бу мәсьәләнең дә чишелеше килеп чыгарга тиеш. Мин төрле проектлар уйлап караган идем, әмма аларны авыл күләмендә тормышка ашырып булмый. Траст фонды ясарга дигән ният бар, тик аның өчен ким дигәндә 500 мең доллар калдырырга кирәк, ләкин миндә әлегә аның кадәр көч юк. Шул хакта баш ватам.

— Авыл халкы мәчет салуны ничек кабул итте? Мәчет урынына мәктәп яисә юл салса, яхшырак булыр иде дигән сүзләр ишетелмәдеме?

— Әйе, алай дип әйтүчеләр дә булган дип җиткерделәр. Мин бит үзем анда тормыйм, шуңа үземә шәхсән алай дип әйтүче булмады. Мәчет салуга ризалык белән имзалар җыйганда 120ләп имза җыелган. Кеше бит төрле, Аллаһы Тәгаләне бар дип белмәүчеләр дә бардыр.

— Авылыгыз зурмы? Бетеп барамы, үсәме?

— Минемчә, авылда 300гә якын кеше бар, ләкин яшьләр әз. Шуңа балалар да азрак. Җәй көне авылдашлар Уфадан һәм башка шәһәрләрдән кайтып та торалар. Уфалар бу якта дача итеп йорт алырга омтылмый, күрше авылда алалар. Минемчә, кеше әкренләп кайтыр, авыл үсәр. Бүген авылдагы дүрт зур урамда асфальт юллар салынган, мәчет яныннан да шундый юл уза. Өйләргә чишмә суы килә, йортлар газ белән җылытыла. Фельдшер-акушерлык пункты да эшли. Менә мәктәп ябык – шул гына.

— Эре фермерлар яки сәнәгать оешмалары юкмы?

— Безнең авыл бит комлы җирдә. Урманны кисеп басу ясаганнар да, тик аннан уңыш алу өчен хәзер күп ашлама кирәк. Безнең якта игенчелек тә, терлекчелек тә табышлы түгел, чыгымнар капланмый. Авылда күпчелек – пенсионерлар. Эчкечелек киң җәелгән, эчү белән китәләр – шул ягы бик кызганыч.

—Мәчет авылга җанлылык кертер, кешене эчүдән туктатыр дигән өмет-хыялларыгыз юкмы?

— Эчкән кешене нишләтәсең инде? Ул Аллага ышанса да, исе килә дип, авылдашлардан оялып, мәчеткә килми калачак. Бүгенгә мәчет ислам динен күтәрде дип әйтеп булмый, ләкин киләчәктә анысы да булыр дип ышанам.

— Картәти ишан булган, мәчет салдырган, ләкин коммунистлар заманында мәчетне җимерүдә әти дә катнашкан дидегез. Мәчет төзелеше вакытында әтиегезнең дә хатасын ничектер йомшартам дигән ниятегез булмадымы?

— Әткәйнең гөнаһын юам дигән уй булмады. Тик бу эшем шулай дип бәяләнә икән, мин аңа бик риза.

— Вил әфәнде, сез үз авылыгыз Иске Кәңгештә йорт та салдыгыз. Ул сезнең туган нигезме? Бу төзелеш нигә кирәк иде? Сез бит инде ничә еллар Америкада яшисез?

— Минем анда йортым бар һәм ул йорт, күп булса, 5-6 елдан ишелеп төшәчәк иде. Үзем исән чакта төп нигезем урынында хәрәбәләр күреп үләсем килми дип уйладым. Шуңа күрә йорт салдым да. Өлкән улым Искәндәр бу йортның хуҗасы булачак. Ул әлегә Лос-Анджелеста яши, Бостон университетын тәмамлады, бик әйбәт компьютерчы. Әле Мәскәүдә кызым, аның улы да бар. Алар бит минем варисларым. Шулай булгач, бу йортны салам дип канатландым. Кызганыч, бертуганнарым калмады шул инде. Әлегә мәчетне дә, йортны да Ришат Гәриев карап тора.

— Вил әфәнде, сез авылда йорт салу, мәчет салу белән генә чикләнмәгәнсез, авыл янәшәсенә урман утыртырга да теләгәнсез. Шул хакта сөйләгез әле.

— Авыл янәшәсендә бик матур калкулык бар, элек ул урман белән капланган булган. Хәзер ул урманның эзе дә юк, калкулык үзе дә эрозия белән юкка чыгып бара. Шуны 15-20 һектар урман, юкә белән каплыйсым килде. Ни өчен юкә агачымы? Чөнки ул юкәләр 15-20 елдан чәчәк атып, умартасы булган кешеләргә менә дигән табыш җире булачак. Юкә балы җитештереп, авыл халкына керем булыр дип уйладым. Аңа авылда каршы чыктылар.

— Ә кем каршы чыкты?

Районда хуҗа да, хакимият тә юк. Кеше тырышлыгына битарафлык, аларга берни кирәкми

— Авыл җыелышында шулай дигәннәр. Без район хуҗасы Риф Йосыповка да мөрәҗәгать иттек, тик ул 1-2 елдан тыныч кына пенсиягә китеп барырга тели, шуңа аңа бернинди урман да кирәкми. Азактан болай килеп чыкты: ул җир бөтенләй авылныкы түгел, ә бар да дәүләт җирләре икән. Бар район буенча менә шундый җирләр – дәүләтнеке һәм алар халыкка кайтарылмаган. Ярар, дәүләт җире дә булсын, ди. Шунда район хакиме килеп: "Бу җир – дәүләтнеке, сезнең анда катнашыгыз юк. Без анда урман утыртырга карар кабул иттек", дисә дә җитәр иде. Юк, килмәде, эзен дә күрсәтмәде. Без утырта башлаган идек, 15 үсентене йолкып алып аттылар. Шуннан бу эшне туктаттык. Полицияне, авыл җирлеге башлыгын да чакыртып карадык. Аларга ул кирәкми. Ике ташландык басуны алып, шуларга 8 мең төп агач утырттырдым. Агачларның һәркайсы кайтарулары белән 250 долларга төште. Хәзер тау башында 200дән артык үсенте калган иде, аларны тагын йолкып чыкканнар. Районда хуҗа да, хакимият тә юк. Кеше тырышлыгына битарафлык, аларга берни кирәкми.

Авыл җирлеге башлыгы күрше мари авылында яши. Аларга татар авылы кирәкми дә, дөресен әйткәндә. Анда мари авылы белән татар авылы арасында борынгыдан килә торган көндәшлек бара. Марилар әйтә: "Вил абый юкәләрне безнең тау башына утыртсын, без каршы түгел", диләр. Нигә мин аларга агач утыртыйм? Мин бит татар авылын үстерергә телим!

— Дүртөйле районы башлыгына шалтыратканыгыз бармы?

— Юк, файдасы булмас дип уйладым. Аның белән мәчеле-тычканлы уйнап, аны телефонда тота алган көнне: "Урман утыртырга рөхсәт ит әле", дип үгетләргә шалтыратыйммы? Көлке бит бу! Мин моны хатынга да, балаларга да сөйләмәдем, гарьләнәм.

— Ришат Гәриев полициягә формаль төстә булса да гариза язып караса, булмасмы?

— Килгән иде инде ул полиция, берни эшләмәде. Мин район прокурорына да язган идем, ул шуннан соң пенсиягә чыгып китте дә берни эшләнмәде. Менә ул шундый бер әйләнеш килеп чыга: беркемгә берни кирәкми. Барысы да вакытлы кешеләр. Ә Радий Хәбировның яшелләндерү, буш урыннарга агач утыртырга кирәк диюләре – буш сүзләр. Мин боларга хәзер ышанмыйм, бу – күз буяу. Балык башыннан чери. Мин Радий Хәбировка да яздым: "Нигә сез Дүртөйлегә администрация башлыгы итеп пенсионерны утырттыгыз? Аңа кадәр дә пенсионер иде. Дүртөйле – ул бик яхшы район үзәге. Тик анда эш юк, чөнки аның өчен җитәкче идеяле кеше булырга, рискка барырга, эшмәкәрләр табарга, аларны кызыксындырырга тиеш", дидем. Пенсионерларга бу кирәкми.

— Сез авылны яшәтергә тырышасыз, йорт, мәчет салдыгыз, урман утырырга омтыласыз. Авылдагы вазгыятьне видеокамералар аша карап торасыз. Мәчеткә намазга фәлән кеше килде дип социаль челтәрләрдә дә шәхси сәхифәгезгә куеп барасыз. Менә боларны шул авылга кайтып, үз күзегез белән күрү теләге бармы?

Камераларны ачам да мәчетебез манарасы ялтыравын күрәм. Тагын нинди бәхет кирәк?

— Дөресен генә әйткәндә, мин инде үземне авылымны кайтып күрә алмаячагыма ышандырдым. Максатым – кайтып күрү түгел. Күпме каршылыклар булуына карамастан туган авылым өчен шушы эшләрне эшләвем белән бәхетлемен. Чөнки мин эшләгәннәрне бик сирәк кеше генә эшли ала. Галим кешенең шундый эшләр башкару күренеше тагын да сирәк. Мин бик риза: Аллаһы Тәгалә мине Америкага китереп үз авылым өчен шундый эшләр башкару мөмкинлеге бирде, 5000 чакрым ераклыктан да шундый эшләрне эшләвемә бик шатмын. Анда хәзер бөтен җирдә камералар куелды, мәчеттә 12 камера бар, йортым төзелешендә 4 камера тора. Бездә көн булганда анда төн була бит: төнлә шул камераларны ачып карыйм да мәчетебезнең манарасы ялтыравын күрәм. Шуны күрә аласың икән, тагын нинди шатлык, тагын нинди бәхет кирәк?

— Шулай да Башкортстанга кайту теләге бармы?

— Теләк бар, әмма мин анда кайтсам, шул вакытта ук кулга алыначагымны беләм. Мин әйткән, мин язган кадәрне дә түгел, күпкә әзрәк язганнарны да утырталар. Мин аларны күреп торам.

— Вил әфәнде, сез ничә ел кайтмадыгыз инде Башкортстанга?

— 19 ел. Юк, мин үземне бәхетсез дип санамыйм. Кайта алмасам да, видео аша күреп торам бит, тау башларын да күрәм. Хәзер дрон алып бирдем, миңа авылны өстән төшереп тә җибәреп күрсәтеп торачаклар. Бик әйбәт дрон. Оныклар үзләре дә шуның белән уйнап шатлансыннар.

— Өлкән кешеләр васыять турында да уйлый бит. Сезнең ниндидер васыятегез бармы?

— Туган якка кайтарып җирләгез дигән васыятем юк. Мин Русия режимына ышанмыйм. Казып алып илдән чыгарып атулары да бар. Атмасалар да, каберемне мәсхәрәләүләре кирәкми. Мин үземә һәм хатыныма Принстонда урын алып куйдым инде. Хатыныма да әйттем: "Синнән алда китсәм, кабер ташыма болай дип яз: Вил Мирзаянов, мөселман, галим. Фәләненче елда туган һәм фәләндә үлгән. Артында "Әлхәм" догасы булсын", дидем. Миңа башкасы кирәкми, шул да җитә.

* * *

Меңнәрчә чакрымнар аша, авылы өчен җан атып торган Вил Мирзаяновка калкулыкта ни өчен юкә агачлары утыртырга рөхсәт итмәүләрен белешү өчен Азатлык Маядык авылы җирлеге башлыгы Александр Ишалин белән элемтәгә чыкты.

— Аның теләге белән ике урында, ике ел рәттән 1500әр төп агач утырттык. Шуларның берсе Дан аллеясе дип атала. Ә калкулыкта агач утыртуга авыл кешеләре каршы чыкты, чөнки авылның көтүе шунда йөри. Көтүлеккә башка урын юк. Җил эрозиясе дигәне дөреслеккә туры килми, анда экологлар да чакыртып тикшерттек, туфракта үзгәреш юк, диделәр. Без аңа күрше авылларда да агач утырту өчен җирләр тәкъдим иткән идек, әмма ул анда утыртырга теләми, - диде Александр Ишалин. Ул әңгәмә барышында мәчетне дә мактап телгә алды. "Мәчет - безнең районның йөзек кашы. Бар яктан да искиткеч матур мәчет. Андый мәчетләр район үзәкләрендә дә юк", - диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG