Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Кызыл мәйданда үзенә буш патроннар белән аткан сәяси активист кулга алынган


Павел Крисевич репрессияләргә каршы чарада. Архив фотосы.
Павел Крисевич репрессияләргә каршы чарада. Архив фотосы.

Павел Крисевич бу акциясен сәяси тоткыннарны яклап оештырган.

Сәяси тоткыннарны яклап акцияләр уздыруы белән танылган активист Павел Крисевич Кызыл мәйданда үзенең башына буш патронна белән аткан. Бу турыда Telegram-каналлар хәбәр итә. Readovka каналы бу хәл булганнан соң төшерелгән видеоны чыгарган.

Вакыйга шаһитлары әйтүенчә, акционист башта кисәтеп ике тапкыр һавага аткан, аннары мылтыгын башына төбәп, атып җибәргән. Аның янына шундук полиция йөгереп килеп, җиргә еккан һәм алып киткән диелә.

Узган елның ноябрендә бер төркем активист Мәскәүдә Лубянкадагы ФСБ бинасы каршында сәяси тоткыннарны яклап перформанс оештырган иде. Павел Крисевич Гайсә пәйгамбәр образында хачка бәйләп куелып, аның астында ут ягылды. Тагын дүрт активист бу учакка "җинаять эшләре" төпләмәләре ыргытты.

Крисевичны полиция тоткарлап, соңыннан аңа 15 тәүлеккә сак астына утырту җәзасы бирелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG