Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Госуслуги" татарны инде төркемнәргә бүлеп тә куйган. Бу нәрсәне аңлата?


Русиянең дәүләт хезмәтен күрсәтү порталында татарны әстерхан татарына, себер татарына һәм керәшеннәргә бүлгәннәр. Белгечләр моны татарны бүлгәләү сәясәтенең киң колач җәя башлавы дип саный.

Русиянең дәүләт хезмәте күрсәтүче "Госуслуги" порталында татар халкының субэтник төркемнәрен мөстәкыйль милләт итеп билгеләгәннәр. Моны балага туу турында таныклык алуга гариза язганда күрергә мөмкин. "Милләт" графасында "татарин"нан тыш, "астраханский татарин", "сибирский татарин", "крымский татарин" һәм "кряшен"ны сайлап алырга мөмкин.

"Милләт" графасында "татарин"нан тыш, "астраханский татарин", "сибирский татарин", "крымский татарин" дип сайлап була.
"Милләт" графасында "татарин"нан тыш, "астраханский татарин", "сибирский татарин", "крымский татарин" дип сайлап була.

Туу турындагы таныклыкны ЗАГС оешмасы бирә. Бу очракта "Госуслуги" дәүләт оешмаларының хезмәтен күрсәтүче бер корал гына буларак кулланыла. Татарстанның ЗАГС идарәсеннән рәсми аңлатма алып булмады, ләкин оешманың консультация номерына шалтраткач андагы хезмәткәр вазгыятькә берникадәр ачыклык кертте.

"Бу хәзер кертелгән ЕГР ЗАГС федераль програмы аркасында килеп чыкты һәм шундый кушымта барлыкка килде. Элек без "татар" дип кенә яза идек. Хәзер татарны бүлделәр һәм сез дә милләтне сайлап куя аласыз. Бу програм 2018 елдан бирле эшли. Элек керәшен татарларын да татар дип кенә яза идек. Ләкин монда баланың түгел, ә ата-аналарның гына милләте языла", диде ЗАГС хезмәткәре һәм бары "татарин" дип язарга гына киңәш итте.

"Милләт" графасында шулай ук "кряшен" дип сайларга да мөмкин.
"Милләт" графасында шулай ук "кряшен" дип сайларга да мөмкин.

ЗАГС хезмәткәре "Госуслуги"да милләт графасы кайчан яңартылуын әйтә алмады. Шул ук вакытта ЗАГСка турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә кешенең милләтен күп очракта хезмәткәрләр үзләре сорап язып куюын белдерде. ЕГР ЗАГС – ул бердәм дәүләт реестры. Әлеге програм федераль салым хезмәте белән берлектә эшләнгән һәм ЗАГС актларын җыючы үзәкләштерелгән систем булып тора.

Этнолог-галим Дамир Исхаков сүзләренчә, бу – татарның әлеге төркемнәрен аерым халык итеп тану.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Җанисәп вакытында бүленгән аерым категорияләр бар. Хәзер рәсми кабул ителгән бу мәгълүматны кулланалар. Димәк, шундый төркемнәр бар дигән сүз. Җанисәп вакытында бу төркемнәрне татарлар эченә кертеп саныйлар. Шул ук вакытта аларны аерым халык итеп тә санарга була. Нәтиҗә ясап әйткәндә, кем "себер татары", яисә "әстерхан татары" дип язылган, ул бер үк вакытта аерым халык булып та санала. Бу – ялгыш караш. Барысы да трактовкадан тора, моңа теге яктан да, бу яктан да карарга мөмкин.

Русларны ник аермаганнар, бу сорау –  сәясәтчеләргә

Моның нигезендә Конституциядә һәркемнең үз милләтен билгеләргә хокукы бар дигән принцип ята. Ягъни, кеше үз милләтен ничек күрсәтте, шулай язылырга тиеш. Димәк, татарның бу төркемнәре арасында үзләрен шулай дип санаучылар бар. Русларны ник аермаганнар, бу сорау – сәясәтчеләргә", диде ул.

Дамир Исхаков татарлар арасында бу мөмкинлектән файдаланучылар күп булмаячак дигән фикердә.

"Себер татарлары арасында андыйлар 6-7 мең кеше тирәсе. Гомумән, татарлар арасында аерым халык итеп язылырга теләүчеләр саны бары 1 процент кына. Аларның да күпчелеге – керәшеннәр.

Кем үзен "крещенные татары" дип язган, аларны татар дип саныйлар, "кряшен" дип язылучыларны татар эчендә санамыйлар. Бу хәл 2002 елгы җанисәптән соң башланды. Дөрес, керәшеннәр белән нагайбәкләр 1926 елда аерым халык белән булып язылган иде", дип сөйләде галим Азатлыкка.

Сәясәт белгече Руслан Айсин моны татарга каршы сәясәт дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Әгәр "Госуслуги"да шулай чыкса, бу рәсми хәл ителгән мәсьәлә дигәнне аңлата. Димәк, Росстат системына кергән. Аларга әлеге мәгълүматны Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты биргән. Иманым камил, зур милләтләрне, русларны берничек тә бүлгәләмәгәннәр. Күрәсең, татарга каршы шундый сәясәт бара. Җанисәп алдыннан махсус эшләнелгән әйбер бу. Әкренләп әлеге мәсьәлә киң җәмәгатьчелеккә таралачак, чөнки 2002 һәм 2010 елда андый проектлар бар иде. Бу – шуның нәтиҗәсе.

"Әстерхан татары", "себер татары" дип язылучылар күп булмас. Күптән түгел без Төмәндә булып кайттык, себер татарлары белән очраштык. Андагы эчке сепаратистларны җирле хакимият хуплый, сәяси яктан ярдәм итеп тора. Шул ук вакытта акча сорасалар, хокуклар таләп итсә, булышмый. Аларны сәяси яктан гына кулланалар. Әстерханда да бу мәсьәлә кубып тора.

Соңгы 15-20 ел эчендә керәшен татарларын файдаланырга тырыштылар. Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәкләр аерым халык итеп теркәлде, ләкин хәзер аерылып чыкканга үкенүләре турында фикерләр ишеткән бар. Әлбәттә, хакимият аларга булышмый, хәтта кыса башлады. Алар өчен нагайбәкләрне төркем буларак юкка чыгарырга кирәк, ә Татарстан барыбер сәяси ярдәм күрсәтеп тора иде. Омски өлкәсендә янган татар авылында яшәүчеләргә җирле губернатор 2 млн сум бирсә, ә Рөстәм Миңнеханов 3 млн сум акча тапшырды. Менә чагыштырып карарга була. 2002 елда керәшеннәр тирәсендә Мәскәү шаулады, шуннан соң бернинди ярдәм күрсәтмәде, китаплар чыгармады.

Күпчелек халык сәясәтнең, сәяси уеннарның нәрсә икәнен аңламый

Күпчелек халык сәясәтнең, сәяси уеннарның нәрсә икәнен аңламый. Без зыялылар, галимнәр гади халыкка аңлату эшен алып барырга тиеш. "Госуслуги" порталында гариза тутырганда да, җанисәп вакытында да без татар дип язылырга кирәклекне җиткерергә тиешбез. Себер татарларының кейсларын алсак, алар себер татар телен саклап калырга телибез диләр. Шул ук вакытта Казаннан ярдәм сорыйлар. Мәскәү дә, Төмән дә аларга ярдәм итмәс. Башларында фикер булса, мондый сепаратистлар булмас", диде Айсин.

Фольклорчы-галим Геннадий Макаров бу мәсьәләгә игътибар итмәскә чакырды һәм моны "этикетка" өчен көрәш дип белдерде.

Геннадий Макаров
Геннадий Макаров

"Мин моны берничек тә бәяләмим. Мин – сәясәт кешесе түгел, мин – сәнгать кешесе. Әгәр кеше үз туган телен белмәсә, аның кем булып язылуы мөһим түгел. Беренче чиратта, тел белү кирәк, милләт ул кешенең йөрәгендә язылырга тиеш. Баланы ничек тәрбиялисең, ул шулай була. Кәгазьдә язылу күп булды, ләкин тәрбия барып чыкмый. Моннан 30 ел элек минем балалар балалар бакчасының татар төркемендә тәрбия алды. Ләкин татар теле дә, татар тәрбиясе дә юньле-башлы бирелмәде.

Мин бу мәсьәлә белән кызыксынмыйм. Гаиләдә тәрбия булмаса, кемнең ничек язылуыннан ни файда? Әлеге сорау минем башымны бөтенләй авырттырмый. Үзегез уйлап карагыз, тел бетә, мәктәптә, фәндә, имтиханнарда тел юк. "Этикетка" өчен көрәшү – ул бер мәгънәсезлек", диде Макаров Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG