Accessibility links

Кайнар хәбәр

KazanSummit чарасына Русиядәге милли республикалар җитәкчеләре җыелачак


Архив фотосы
Архив фотосы

"Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit" Халыкара икътисади очрашуы Татарстан башкаласында 28-30 июльдә узачак.

Татарстанда ел саен үтә торган KazanSummit чарасына быел Русиянең милли респубикалары башлыклары киләчәк. Карачай-Чиркәс республикасы башлыгы Рәшид Темрезов, Коми җитәкчесе Владимир Уйба, Ингушетия җитәкчесе Мәхмүд-Али Калиматов, Дагыстан республикасы җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Сергей Меликов килүе көтелә дип яза РБК.

Моннан тыш, саммитта Русия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин, Русия тышкы эшләр министрының мөселман илләре оешмалары белән элемтә өчен махсус вәкиле Константин Шувалов, Африка илләре белән хезмәттәшлек берлеге рәисе Александр Салтанов һәм башкалар катнашачак.

Чарага шулай ук Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе президенты Марат Кабаев, Русия-Мисыр эшлекле шурасы рәисе Михаил Орлов та киләчәк дип хәбәр иткән Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы матбугат үзәге.

Быел очрашу катнаш форматта уза. Аның бер өлеше Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә, кайбер өлешләре онлайн форматта узачак.

2020 елда яңа төр коронавирус пандемиясе сәбәпле чара булмый калган иде.

"Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit" Русия белән ислам илләре арасында икътисади мөнәсәбәтләрне көйләүче мәйдан дип санала. Беренче саммит 2009 елда узды. Ике ел элек үткән җыенда 72 илдән һәм Русиянең 38 төбәгеннән 3 мең ярым кеше катнашты. Быел "KazanSummit"ның төп темасы – Хәләл лайфстайл, ягъни хәләл яшәү рәвеше булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG