Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада уйгырларны яклап ялгыз пикет узды


Алмаз Хәбибуллин
Алмаз Хәбибуллин

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Алмаз Хәбибуллин Уфада Тукай һәйкәле каршында "Кытайдагы уйгыр халкының геноцидын туктатуны таләп итәбез" дигән шигар тотып торды.

Бүген Уфада Тукай һәйкәле каршында уйгырларны яклап ялгыз пикет узды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) яшьләр бүлеге башлыгы Алмаз Хәбибуллин кулда татарча һәм урысча язылган "Уйгырлар! Безнең йөрәкләр сезнең белән!" һәм "Требуем остановить геноцид уйгурского народа в КНР!" ("Кытайдагы уйгыр халкының геноцидын туктатуны таләп итәбез!"), дигән шигарләр тотып торды.

"Уйгырлар, бирешмәгез, көрәшегез! Татарлар сезнең белән! Без, төрки халыклар, бергә булырга тиеш", дип тә өстәде ул үзенең видеомөрәҗагәтендә.

14 июньдә Берләшкән милләтләр оешмасының кеше хокуклары комиссары идарәсе белгечләре Кытайда сак астында тотылган азчылык халыклар вәкилләреннән тән әгъзаларын алу турындагы хәбәрләргә борчылу белдерде. Бу гамәлләр уйгырлар, тибетлар, Falun Gong дини хәрәкәте вәкилләре, мөселманнар һәм христианнарга карата кулланыла ала, диелә Кеше хокуклары комиссары идарәсе сайтында чыккан белдерүдә.

Белгечләр сак астында тотылган азчылык халыклар һәм дини төркемнәр вәкилләреннән мәҗбүри кан анализын алу, органнарны тикшеренүләре кебек медицина процедураларын үткәрү турында ышанычлы хәбәр алуларын әйтте. Башка тоткыннар мондый медицина тикшерүләр үтми, тикшеренүләр нәтиҗәләре органнар базаларында теркәлә, дип хәбәр ителә. БМО белгечләре туплаган мәгълүматка күрә, тоткыннардан иң еш йөрәк, бөер, бавыр кебек тән әгъзалары алына. Бу гамәлләрдә югары ихтималлык белән хирурглар, анестезиологлар һәм башка медицина белгечләре катнаша, диелә.
Үлгән тоткыннарның туганнарына мәетләрне алу рөхсәт ителми. Дистәләп белгечтән торган төркем Кытайны кичекмәстән бу гаепләүләргә җавап бирергә һәм халыкара хокук яклау оешмалары тарафыннан бәйсез мониторинг рөхсәт итәргә өнди.

Инде берничә ел Кытайда "тәрбия лагерьләре" эшли, алар аша җирле уйгырлар, башка мөселман халыклар, шул исәптән татарлар да уза. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш белән аңлата.

Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте. Канада парламенты да Кытайның уйгырларга карата гамәлләрен геноцид дип бәяләде һәм 2022 ел Олимпия уеннарын Пекиннан күчерергә чакырды.

Моннан тыш күптән түгел Кытай хакимиятенең кулга алынган уйгырларда кеше кәефен ерактан билгели алучы технология сынавы да билгеле булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG