Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда дәүләт имтиханнарын биргәннән соң ике укучы үз-үзенә кул салган


Гомум фото

Әбҗәлил районы мәктәбендә укучы кыз тугызынчы сыйныф дәүләт имтиханын, Уфа мәктәбендә укучы егет бердәм дәүләт имтиханын бирә алмагач, үз-үзенә кул салган.

Уфада яшәүче 18 яшьлек Денис Әхмәдиев 21 июнь көнне Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырганнан соң хәбәрсез югалган. Икенче көнне "Лиза Алерт. Башкортстан" оешмасы Денисның үле килеш табылуын хәбәр итте. Укучының гәүдәсен ташландык йортта тапканнар. Шунда ук ул үзе язып калдырган хат та булган. Аннан алда егетнең бердәм дәүләт имтиханын "уртача" нәтиҗәгә биргәне билгеле.

"Кичә өйдән чыгып киткән. Кичке уннар тирәсендә аның өйдә юклыгын күрдем. БДИны уртача тапшырган... Әтисе белән кичә телефоннан сөйләшкән булган. Улым берни дә әйтмәде, әрләшмәдек – барысы да әйбәт иде. 9нчы сыйныфны "бишле"гә генә тәмамлаган иде. Ә монда, мөгаен, андый нәтиҗә көтмәгәндер. Мин хәтта аны сорамадым да, урыс теленнән балларын әтисе әйтте", — дип сөйләгән "Башинформ"га Денисның әнисе Ирина Әхмәдиева.

22 июньдә Башкортстанда тагын бер баланың имтиханнан соң үз-үзенә кул салуы хәбәр ителде. Әбҗәлил районы авылларының берсендә яшәүче унбиш яшьлек кыз математикадан дәүләт имтиханын бирә алмаган. Имтиханны ул ике тапкыр уңышсыз биргән, шуңа бик нык борчылган, дип сөйләгән авыл кешеләре.

Тугызынчы сыйныфны укып тәмамлагач, ул көллияткә кереп пешекче һөнәренә укырга теләгән диелә.

Яз көне Русия Думасының берничә депутаты БДИ системы үзен акламады, аны гамәлдән чыгарырга кирәк дип белдерде. Хәзерге вакытта думада тугызынчы сыйныфны тәмамлаган укучыларга дәүләт имтиханы бирдерүдән баш тарту турында канун өлгесе әзерләнә. Бу имтиханны көллиятләргә һәм техникумнарга укырга керергә ниятләүче балалар өчен генә калдырырга уйлыйлар.

Русиядә БДИ системын кертү татар теленә дә китереп сукты. 15 ел элек бу төр имтихан кертелгәннән соң, татар мәктәпләре балаларны урыс телендә укытуга күчә башлады, чөнки ата-аналар балалары урыс телендә имтихан бирә алмас дип курыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG