Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татары из разных стран помогли собрать деньги на первый альбом дуэта "Нур"


Эльвина Никифирова и Алсу Айбушева
Эльвина Никифирова и Алсу Айбушева

Год назад Алсу Айбушева и Эльвина Никифорова решили объединиться в дуэт "Нур" и творить. В интервью Радио Азатлык девушки рассказали, как они собрали деньги на первый альбом, кто повлиял на их творчество (спойлер - Мубай). Предлагаем отрывок из беседы. В помощь мы подготовили словарик.

Төркем (группа) гитара белән халык көйләренә каверлар һәм үзләре иҗат иткән (собственного сочинения) җырларны башкара. Текст һәм музыканы кызлар бергәләп (вместе) яза, җырларны Эльвина башкара (исполняет), Алсу гитарада уйный.

Бер гимназиядә укысалар да, Алсу белән Эльвина Мәскәүдә танышып аралаша башлый (познакомившись, начинают общаться) һәм дуслаша. "Беренче очрашуда ук бергәләп җырлый башладык", ди Алсу. Кызларның икесе дә музыка мәктәбен тәмамлаган (окончили), хәзер Мәскәүдә дә вокал дәресләре алалар (берут уроки). Алсуга егерме яшь, Мәскәү дәүләт лингвистика университетында укый, инглиз һәм француз телләрен өйрәнә, балалар бакчасында инглиз теле укыта.

Сүзлек

  • төркем - группа
  • иҗат - творчество
  • бергәләп - вместе
  • башкара - исполняет
  • таныша - знакомится
  • араша - общается
  • дуслаша - дружит (становятся друзьями)
  • тәмамлый - заканчивает
  • дәресләр ала - берет уроки

Төркемне "Нур" (Луч, свет) дип атау идеясы – Алсуныкы. "Бу шундый матур сүз, ул безнең турыда кебек (как будто о нас)", ди ул. Алсу үзе Махир Зейн, Сами Йосыф нәшидләрен тыңларга ярата.

— Миңа Зәринә Вилданова иҗаты ошый, Усалның берничә җырын яратып тыңлыйм. Бумбокс украин төркеме бик ошый, яшүсмер чакта (когда была подростком) Oxxxymiron ошый иде - хәзер моңа беркем ышанмый (никто не верит). Эстрададан Хәния Фәрхи җырлары, гомумән, аның шәхесе миңа бик ошый – ачык йөзле (с открытым сердцем, букв. "с открытым лицом"), нурлы, харизматик, халыкка бик якын. Аның бераз аянычлы тормышы (тяжелая жизнь) да битараф калдырмый (не оставляет равнодушным), - ди Алсу.

Мубай иҗаты белән кызлар күптән түгел генә таныша: "Мубай безнең өчен ел ачышы булды. Без Мәскәүдә Эльвина белән Кәрим Тинчурин театры спектакленә бардык, спектакльдәге музыка турындагы мәгълүматны (информацию) сайттан таба алмагач, оештыручыларга шалтыраттык. Моңа кадәр Мубай турында ишеткәнебез юк иде (не слышали). Бик нечкә зәвыклы (с тонким вкусом) музыкант, заманча һәм югары сыйфатлы (высшего качества) музыка", ди Алсу.

Сүзлек

  • нур - луч
  • нурлы - лучезарный, светлый
  • яшүсмер - подросток
  • ышана-ышанмый - верит-не верит
  • ачык йөзле - "с открытым лицом" (с открытым сердцем)
  • аянычлы - тяжелый, горький
  • битараф - равнодушный
  • зәвыклы - со вкусом
  • сыйфатлы - качественный

Эльвина Мәскәүдәге хосусый мәктәптә (в частной школе) татар теле укыта.

Биш яшьлек чагымда (когда мне было пять лет) телевизордан Эльвина исемле музыкантны күргәч, әни, мин дә Эльвина бит, мине дә музыка мәктәбенә җибәр, дип сорый башладым. Мине бакчадан музыкаль мәктәпкә алып бардылар, һәм мин анда җиденче сыйныфка кадәр баргалаштырдым, ләкин тулысынча музыка мәктәбенә йөрмәдем – миңа анда ошамады (мне там не нравилось). Иң кызыгы – минем белән укып, кызыл дипломга бетергән кызлар хәзер музыка белән шөгылләнми (не занимаются), мин генә гомер буе музыка белән, - дип искә ала Эльвина. Эльвина Zoloto төркеме музыкасын, Suzanna текстларын яратып тыңлый.

Сүзлек

  • хосусый - частный
  • ... яшьлек чагымда - когда мне было ... лет
  • тыңлау-чы-лар-ны-кы - (идея) принадлежит слушателям
  • ... аша - через ...
  • әверелә - превращается
  • шикләнә - сомневается
  • үзебез теләгәнчә - как этого хотим мы
  • арый - устает
  • арыта - утомляет
  • җыела - собирается
  • җыелып бетә - "заканчивает" собираться (конец процесса)

Альбомга акча җыю идеясытыңлаучыларныкы (принадлежит слушателям). Идеяны SkyTat клубы җитәкчесе Данил Идиатуллин белән "Чикләвек" уены авторы Гөлназ Тимуршина тәкъдим итә.

Иҗат аша (через творчество) без күп дуслар белән таныштык, безнең тыңлаучылар безнең дусларга әверелә бара (становятся). Безгә һәрвакыт әйдәгез, монда концерт куйыйк, әйдәгез, бушлай яздырабыз, диләр. Ләкин һәрбер әйбернең бәясе була, без бушлай әйбергә шикләнеп (с сомнением) карыйбыз. Ник акча җыясыз, мәдәни үзәктәге тавыш студиясендә яздырыгыз, диючеләр бар. Ләкин безнең иҗат – безнең иҗат, үзебез теләгәнчә (как мы сами этого хотим) иҗат итәргә телибез. Петербурдагы таныш тавыш режиссеры Самат Гыйбадуллин белән яздырырга телибез. Кайбер җырларны ул үзе безгә Мәскәүгә килеп яздырып китте, бу бик авыр эш, арыта (утомляет). Ул үзе баянда, гитарада уйный, җырлый, бик талантлы егет, берәр уртак проект ясарга дип уйлыйбыз, - дип, киләчәккә планнары белән уртаклашты (поделилась) Эльвина.

Хәзерге көндә альбом яздырырга кирәкле акча җыелып беткән (собрано), әлегә альбом өчен биш җыр яздырылган. "Барысы кырык биш мең сумга якын акча җыелды, безгә бик күп кешеләр, шул исәптән "Чикләвек" оешмасы, "Сәләт" әйдаманнары (вожатые) булышты. Чит илдән дә кушылучылар (присоединившиеся) булды — мәсәлән, Чехиядән — Лилия, Алманиядән — Гөлнур", дип уртаклашты краунфандинг инициаторы Данил Идиатулин.

Полную версию этого интервью читайте на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG