Accessibility links

Равил Гайнетдин идарәсендәге мәчетләрдә эшләүчеләрне вакцина ясатырга мәҗбүр итәчәкләр


Мәскәү Җәмигъ мәчете
Мәскәү Җәмигъ мәчете

COVID-19га каршы вакцина ясатмаган имамнарны эштән читләштерәчәкләр.

Русия мөслеманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинов коронавируска каршы вакцина ясатмаган мәчет хезмәткәрләре һәм имамнар үз эшеннән читләштереләчәк дип белдергән. Бу хакта аның урынбасары Дамир Мөхетдинов ТАССка хәбәр иткән.

"Диния нәзарәтендә безнең җитәкче Равил Гайнетдин вакцина ясатмаган мәчет хезмәткәрләре эш урынына чыга алмаячак дип катгый рәвештә әйтте. Гади кешеләр өчен без беренчеләрдән булып алардан дистанцияне саклауны һәм, гомумән, мәчетләрне ябуны сорадык. Безнең фикеребезчә, җәмәгать намазы, җомга намазы, бәйрәмдә җыелуларга зыян килсә дә, бу безнең өчен катлаулы булса да, без кеше гомерен саклап калабыз дип саныйбыз", дип белдергән Мөхетдинов.

Русия башкаласында Ураза гаете онлайн рәвештә узган иде. Мәскәү Диния нәзарәте рәисе Илдар Аләветдинов Корбан гаете дә мәчетләрдә мөселманнарсыз узу ихтималын белдерде.

Татарстан мөфтиятендә COVID-19га каршы вакцина ясатмаган мәчет хезмәткәрләрен эштән читләштерергә җыенмауларын әйттеләр.

Элегрәк Татарстан мөселманнары диния нәзарәте мөселманнарга коронавирустан вакцина ясатырга яравын белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG