29 июнь иртәсендә "Проект" сайты баш мөхәррире Роман Баданин һәм сайт журналисты Мария Жолобованың өйләренә тәртип саклау оешмалары вәкилләре килгән. Полиция килү сәбәбе әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итә Медуза.
Жолобова полицияне кертүдән баш тарткан. Аны яклау өчен ОВД-инфо белән хезмәттәшлек итүче адвокат Владимир Кушнир бара диелә. Баданин фатирында тентү башланган.
Тентү шулай ук "Проект"ның баш мөхәррир урынбасары Михаил Рубинның әти-әнисе йортында бара дип хәбәр ителә. Рубин үзе Жолобова өе янында тоткарланган.
Бүген "Проект" сайтында Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев турында мәкалә чыкты. Бу хәбәр язылган минутларда әлеге материалга сылтама ачылмый иде, соңрак ул ачылды. Кулланучылар сайтка керүдә кыенлыклар турында хәбәр итә, дип билгеләп уза Медуза.
"Эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның гаилә һәм "братва" белән портреты" дип аталган мәкалә журналист тикшеренүенә нигезләнгән. Анда Колокольцевның кыйбатлы күчемсез милеге турыда сүз бара. Министр Мәскәү янында Усово бистәсендә 200 млн сумлык утарны, Мәскәүнең Ленин проспектында 50 млн сум торучы фатирны хатынының туганнарына күчереп язган, ә алар бу милек белән файладанганы күренми, диелә журналист тикшеренүендә. Владимир Колокольцевның гаиләсе, гомумән алганда, 2 млрд сумнан артык бәядәге күчемсез милеккә ия диелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!