Мәскәү үзәгендә полиция хезмәткәре Эчке эшләр министрлыгы вәкиленең тоткарланган һәм кулы богауланган ир кешене бот арасында башын кысуын фото һәм видеога төшерүче "Медиазона" хәбәрчесе Никита Сологубка ташланган.
Медиазона журналисты полициянең һөҗүме алдыннан төшерелгән видеоны бастырып җитешә. Видеодан күренгәнчә, полиция хезмәткәре тоткынны кысып тора, юлда пычак та күренеп тора.
Сологуб сөйләвенчә, ул фото төшереп полиция хезмәткәре янына килгәч, № 011241 жетонлы полиция хезмәткәре журналистны баш бармагыннан тотып алып кулын сындыру белән янап фотоларны юк итәргә таләп итә.
Икенче полиция хезмәткәре журналистның кулы бәйләнгәнен күреп ни булуы белән кызыксына. Журналист татуировка ясатканын әйткәч: "Бәлки аны тиресе белән кисеп алыргадыр..." ди.
Хәбәрче полиция таләбе белән фото һәм видеоны бетергәч аны җибәргәннәр.
Сологуб ир кешенең ни өчен тоткарлануын белми.
Булган хәл турында сөйләргә теләгән журналист эчке эшләр министрлыгының кайнар элемтәсе һәм иминлек идарәсенә шалтыраткан, әмма аңа җавап бирмәгәннәр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!