Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Инглиз телен татар теле аша да өйрәнеп була"


Instagram-да инглиз телен татар теле аша өйрәтүче татар кызы Фәридә Ибраһим инглизчә-татарча контент бик аз булуга зарлана. Инглиз телендә татар телле кешеләргә җиңел аңлашылган яклар да бар, ди ул. Аның белән әлеге эшчәнлеге һәм Америкадагы тормышы турында сөйләштек.

Instagram-дагы Tatbelem аккаунты инглиз теленең саф татар теле аша бирелүче кыска дәресләрен тәкъдим итә. Берничә минут форматында караучыларга инглиз теленең кызыклы гыйбарәләре, сөйләмдә кулланылган көнкүреш фразалар, аерым темаларга кирәкле лексика өйрәтелә. Җиңел, аңлаешлы.

Әлеге дәресләрне Кушма штатларның Айова штатында яшәүче Фәридә Ибраһим оештырган. Бу дәресләр ярдәмендә ул татар телен үстерүгә дә өлешен кертергә тели, милләттәшләренә инглиз телен үзләштерергә ярдәм итә. Татар теле белән инглиз телләренең уртаклыклары да бар, ди ул.

Фәридә тумышы белән Үзбәкстанның Ташкент шәһәреннән. Бала чагында аның гаиләсе Татарстанга күченеп кайткан. Арча районында мәктәпне тәмамлагач, ул КФУда татар һәм гарәп телләре белгечлеге алган. Аннары гаиләсе белән АКШка киткән һәм шунда төпләнгән. Хәзерге вакытта Фәридә өйдә ике ул тәрбияли.

Фәридә ханым, Америкага ничек һәм кайчан күчендегез?

Фәридә Ибраһти
Фәридә Ибраһти

— Америкага кияүгә чыккач күчендем. Әле университетта укыган вакытта интернет аша ирем белән таныштым. Ул Айова штатындагы университетта докторантурада укый иде. Башкортстаннан, татар, мөселман егете.

Ирем мин университетны тәмамлауга ук Америкадан мине күрергә дип Казанга килде. Әти-әнием белән күреште. Озакка сузмадык, туй-никахны да үткәрдек. Кияүгә чыкканымны сизми дә калдым, болар барысы да бик тиз булды. Бу 2016 ел иде.

Виза ясаттым да Америкага киттек. Бүгенге көндә без Айова штатында, Сидер Фолс шәһәрдә яшибез. Озаккамы, юкмы – белмим, чөнки безнең Америкада калуыбыз яки калмавыбыз иремнең эш визасына бәйле. Әлегә ул Америкада бик танылган John Deere ширкәтендә програмчы булып эшли.

—​ Instagtam-да инглизчә өйрәтү блогын ни сәбәптән башлап җибәрергә булдыгыз? Урысча аудитория зуррак дип, урыс телендә алып бару дөресрәк дигән фикерне әйттеләрме үзегезгә? Ни дисәң дә, татарча камил белүчеләр саны азрак.

Без татар телен укытуга гына акцент ясамаска, ә татарча яңа өлкәләрне өйрәтә торган заманча контент та ясарга тиеш

— Инглиз телен укыту сәхифәсен башлап җибәрүемнең төп сәбәбе – татар телен үстерү теләге һәм милләттәшләремә ярдәм итү нияте. Нәкъ шуңа күрә бу сәхифәне дә махсус татар телендә алып барам. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукай "Туган тел" шигырендә "Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дигән бит. Бу очраклы сүзләр түгел дип саныйм. Туган телебезнең киләчәктә үсеше һәм кулланышы булуын теләсәк, бары тик татар телен укытуга гына басым ясамаска, ә татарча төрле, яңа өлкәләрне өйрәтә торган сыйфатлы, заманча контент ясарга тиешбез. Татар теле – максат кына түгел, өйрәнү коралы буларак та уңышлы була ала.

Элек татар теле дәресләрен дә әзерләп, яздырып бара идем, аларны бүген дә Youtube каналымда табып була. Аннары яңа форматка күчәргә булдым. Татар теле аша инглиз телен укыту теләге туды. Инглиз телен өйрәнүчеләр бар, ләкин алар, гадәттә, аны урыс теле аша өйрәнә. Аны татар теле аша да үзләштереп була, нәкъ шуны күрсәтергә теләдем дә.

Фәридә Ибраһимның татар теле дәресе:

—​ Гомумән, татарча-инглизчә укыту гадәте юк, хәтта татар мәктәпләрендә дә, татар факультетында да инглиз телен еш кына урыс теле аша өйрәнәләр. Сәбәбе нидә икән?

Русиядә күбрәк урыс телен алга сөрү сәясәте бара

— Русиядә күбрәк урыс телен алга сөрү сәясәте бара. Башка милләтләргә үсү мөмкинлекләре һәр яклап чикләнгән. Бу – мөһим сәбәпләрнең берсе дип уйлыйм.

Ә инде башка, сәясәттән тыш булган сәбәпләргә килсәк, бу юнәлештә дә проблемнар җитәрлек. Мәсәлән, инглиз телен укыту өчен татар телендә материаллар, чыганаклар бик аз. Инглизчә-татарча, татарча-инглизчә сүзлекләр бик таралмаган, дәреслекләр юк, эзли башлыйсың, берни таба алмыйсың, контент юк дәрәҗәсендә.

—​ Инглиз телен татар теле аша өйрәтүнең нинди өстенлекле яклары бар?

— Инглиз телен өйрәнгәндә татар телен белүем нык булышты. Һәр телдәгечә, башка тел аша өйрәтүнең өстенлекле яклары да, кимчелекле дә бар. Берничә тел белеп, яңа телне өйрәнергә керешсәң, телне күпкә тизрәк өйрәнәсең, чөнки ниндидер якларны урыс теле аша, ниндидер якларны татар теле аша үзләштерергә җиңелрәк.

Иң яхшы мисалларның берсе – авазлар охшашлыгы. Әйтик, татарларның Ң авазы инглизләрнең -ING кушымчасына туры килә. Димәк, аны үзләштерү дә татар телле кешеләргә җиңелрәк булачак. Моннан тыш грамматикада да өстенлекле яклар бар. Мисал өчен, инглиз теленең заманнары татар теленекенә охшаш: Continuous, Perfect заманнары татар грамматикасында да бар. Мин алга таба менә бу отышлы якларны да дәресләремдә, һичшиксез, күрсәтергә җыенам.

—​ Америкадагы тормышны тасвирлагызчы. Анда яшәү сезгә никадәр ошый?

— Кызык дөнья бу. Беренче чиратта, кешеләрнең мөнәсәбәте ягыннан монда күпкә рәхәт, җиңелрәк. Америка кешеләре ачык күңелле, ярдәмчел. Кая булсаң да: юлдамы, эштәме, урамдамы, кибеттәме – сиңа стресс булдырмаска тырышалар. Һәр кеше монда үзен шәхес буларак хис итә. Һәр кеше ирекле.

Америкада дорфа итеп сөйләшү гадәттән тыш хәл булып санала

Әлбәттә, кешеләр төрле була. Зур штатларда сәер кешеләр дә күренгәли, ләкин халыкның күпчелеге әдәпле. Сиңа карата дустанә мөнәсәбәттә. Русиядә, мәсәлән, кая барсаң да, дорфа итеп эндәшү, талашып китү очраклары еш була. Америкада исә, киресенчә, дорфа, тупас итеп сөйләшү гадәттән тыш хәл булып санала.

Америка – мөмкинлекләр иле. Бары тик үз тырышлыгың, эшчәнлегең белән зур үрләргә менә аласың. Ришвәт биреп, яисә таныш-белеш аша эшкә урнашкан кешеләр турында ишеткән юк.

—​ Ә яулыклы мөслимә буларак Америкада яшәү никадәр җиңел? Татарстан белән чагыштырганда дин тоту җиңелрәкме, авырракмы?

Бер тапкыр да яулыгыма, динемә бәйле дискриминация күрмәдем

— Монда шундый күренеш бар: яулыктамы син, яулыксызмы – беркемнең дә бу мәсьәләдә эше юк. Ягъни кеше тормышына беркем дә тыкшынмый. Мин бу илдә 5 ел яшәп, бер тапкыр да яулыгыма, динемә бәйле дискриминация күрмәдем. Хәтта бернинди кыек карашлар да, астыртын сөйләшүләр дә сизмәдем. Монда, ирем укыган университетта, хәтта тулысынча никаб ябынып йөргән кызлар да бар иде.

Татарстан белән чагыштырсак, бер мисал китерә алам. КФУда укыган вакытта, бездә намаз уку өчен бүлмә булмады, бу авырлыклар тудырды. Ә монда ирем укыган университетта һәм хәзерге вакытта эшләгән ширкәтендә дә махсус бүлмәләр бар, Quiet room дип атала. Анда, мөселман булсаң, намазыңны укыйсың, башка дин әһеле булсаң, шулай ук кереп дога да кыла аласың, медитация белән шөгыльләнергә дә мөмкин. Менә бу төрле диннәргә мөнәсәбәттә яхшы күрсәткеч дип саныйм.

—​ Америкада яшәүче башка татар гаиләләре белән аралашасызмы?

— Америкада татарлар шактый. Кызганыч, Айова штатында, безнең тирәдә без белгән татарлар юк. Онлайн рәвештә аралашкан миләттәшләребез бар. Алай да, бу җәй көннәрендә берәр штатта Сабантуй оештырылса, шунда барып килергә ниятлибез.

"Әйдә! Online" проекты

Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG