Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров җитештерү оешмаларында эшләүчеләргә мәҗбүри тәртиптә коронавирустан вакцина кадатуны хуплап чыкты. Министр сүзләренчә, сәнәгать оешмалары хезмәткәрләренең 25 проценты вакцина кадаткан, 16 проценты вакциналау узарга әзер, тагын сигез проценты коронавирус белән чирләп терелгән.
Русиядә зур сәнәгать оешмаларында хезмәткәрләргә вакцина кадату илдәгегә караганда тизрәк бара, ди яза Коммерсантъ. "Газпром нефть", мәсәлән, эшчеләренең 80 проценты коронавируска антитәнчекләргә ия дип белдергән. "Росэнергоатом" концерны үзе идарә итә торган атом электр станцияләрендә эшләүчеләрнең 60 проценты, ә әһәмиятле урыннарда эшләүчеләр барысы да вакцина кадатты, дип хисап биргән.
Русия тимер юллары ширкәтендә хезмәткәрләрнең 50 проценты – 370 меңнән артык кеше вакцина кадаткан диелә. Газпром 42 процент эшчеләре вакциналанган булуын әйткән.
Вакцина кадаткан өчен бүләкләү кебек кызыксындыру чараларын бизнес сирәк куллана, вакцина ясатмаган өчен эшеннән алу кебек чараны да кулланырга әлегә әзер түгел, диелә материалда.
Аңынчы Мәскәүдә һәм Русиянең тагын бер дистә төбәкгендә халыкка хезмәт күрсәтү, транспорт, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәләрендә мәҗбүри вакцина кадату таләбе кертелде. Ясатудан баш тартканнарны эштән алырга рәсми төстә рөхсәт ителде. Русия президенты Владимир Путин 30 июньдә туры эфирда чыгышында мәҗбүри вакцина ясатуны хупламавын тагын бер кат әйтте. Әмма шул ук вакытта президент сүзчесе Дмитрий Песков, Кремль фикерен белдереп, "вакцина ясатмаганнарны кысрыклау баребер бер киләчәк" диде.
Левада үзәге (Русия хакимияте тарафыннан "ят агент" исемлегенә кертелгән) уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, русияләрнең 58 проценты COVID-19га каршы вакцинаны мәҗбүри ясатуга каршы, ә өчтән бере ул ихтыяри булырга тиеш дип саный. Аерым төркем кешеләр өчен мәҗбүри вакцина кадатуны кертүне 14 процент кына яклый. Респондентларның 19 проценты бөтен халыкка мәҗбүри вакцина кадату дөрес дип белдергән.
Шул ук вакытта, тикшеренү күрсәткәнчә, русияләрнең күпчелеге элеккечә вакцина кадатырга теләми: бу турыда сораштыруда катнашкан кешеләрнең 54 проценты әйткән. 25 процентка якын өлеше вакцина кадатырга әзер булуын белдергән, 19 процент вакцинаны кадаткан. Бу турыда "Ачык медиа" яза, сорауларны Левада үзәге өчен ул төзегән.
Татарстанда, 3 июль саннарына караганда, сәнәгать оешмаларында эшләүчеләрнең 15,5 проценты коронавирустан вакцина кадаткан. Бу күрсәткеч мәгариф өлкәсендә 27,2 процентка җитә, диелә. Шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында да коронавируска каршы вакцина ясату тизлеге зур – монда план 20 процентка үтәлгән. Татарстанда барлыгы 573 474 кеше вакцина кадаткан, бу планда каралганның 31 проценты (халыкның 15 процентка якын өлеше) дигән сан китерелә.
Русиядә коронавируска каршы коллектив иммунитет оешсын өчен, зурларның 60 процентына вакцина кадатырга кирәк диелеп килде. Июнь ахырында хакимиятнең бу максатка ирешүгә өмете өзелгәне турында хәбәр ителде. Яңа планга ярашлы, төбәкләрдән 1 сентябрьгә халыкның 30-35 процентын булса да вакциналау сорала. Рәсмиләр коллектив иммунитет хисаплап чыгарганда коронавирус белән чирләп терелгән кешеләрне дә исәпкә алырга ризалашкан. Шул ук вакытта төбәкләр вәкилләре вакцина һәм табиплар җитмәү сәбәпле әлеге киметелгән саннарга ирешү дә авыр булачак дип белдерә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!