Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җанисәп өчен 60 млн сум акча тотылачак


2021 елның октябрь аенда узачак Русия җанисәбе өчен Татарстанда 60 млн сум акча тотылачак. Бу хакта 8 июльдә Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Леонид Якунин парламент сессиясендә белдерде.

"Җанисәпкә әзерлек чараларын уздыру җирле үзидарә оешмаларына йөкләнгән. 2021 елның бюджетындагы 60,8 млн сум акча финанс министрлыгыннан икътисад министрлыгына күчерелә. Бу акча район һәм шәһәрләргә бүленәчәк", диде ул.

Татарстан әлеге акчаны федераль үзәктән алган. Әлеге сумманың бүленешен депутатлар бер тавыштан хуплады.

Русиядә халык санын алу чарасы 1-31 октябрь көннәрендә узачак. Җанисәпнең беренче нәтиҗәләре 2021 ел ахырында билгеле булачак. 2022 ел ахырында чараның нәтиҗәләре тулысынча чыгарга тиеш.

Җанисәп белән бәйле каршылыклы мәсьәләләр бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы айларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәюгә зарланулар артты. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынлыкта татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Бу төбәктә яшәүчеләр татарча түгел, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшә дигән сүзләрне кулланышка кертеп җибәрделәр. Хакимият оешмалары да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков чираттагы җанисәп алдыннан татарларны берничә төркемгә бүлеп, аерым санарга тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG