Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның тарихи мирасына мөнәсәбәт Чистай мисалында тикшерелде


"Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары" конференциясе
"Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары" конференциясе

Чистай өязе мәгърифәтчеләре тарихына багышланган конференциядә чыгыш ясаучылар Чистай районында һәм гомумән Татарстанда татарларның тарихи мирасын мәңгеләштерүгә хакимият тарафыннан битарафлык булуын белдерде.

14 июльдә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында "Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары" темасына фәнни-гамәли конференция узды. Конференцияне оештыру эшләрен башлап йөрүче – "Сириус" хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сүрия Усманова. Ул Чистайның зур күләмле грантлар отып, туризмны үстерүгә багышланган яңа концепция төзүен күреп алган. Шуның нигезендә Чистайда күпсанлы музейлар ачу планлаштырылуын күргән, арада нинди татар музейлары бар икән дип кызыксына башлаган. Тик татар шәхесләренә багышланган музейлардан бигрәк, урыс язучыларына, сәүдәгәрләренә игътибар бирелүен ачыклаган. Үзе чыгышы белән Чистай районы Яуширмә авылыннан булгач, бу эшкә битараф кала алмаган. Нәтиҗәдә, менә шушы конференция оешкан, атна-ун көннән Чистай өязендәге мәгърифәтче хатын-кызлар турында китап басылырга тиеш.

Сүрия Усманова
Сүрия Усманова

— Бүген Чистайда өч музей бар, киләчәктә аларны уникегә җиткерү планлаштырыла. Шул музейлар концепциясендә мин Чистайда туып үскән олуг шәхесләрнең музейларын да күрергә телим һәм, шул район кешесе буларак, мин моңа битараф кала алмыйм. Үзем татар шәхесләренә багышланган ун музей концепциясе тәкъдим итәм. Мин кемнәргә генә бармадым, кемнәргә генә язмадым инде. "Бүгенге Чистай: татарның үзе бар, эзе юк", дигән мәкаләләр дә яздым. Кем белән очрашсам да, бер сорау бирәләр: "Анда музей ачарлык кем бар соң?" - диләр. Менә шул чакта миңа тарихчы галимә Тәэминә Биктимирова ярдәмгә килде. Без аның белән проект төзеп, "Татнефть" хәйрия фонды уздырган грантта катнашырга булдык. Алар проектны яклады. Хәзер безнең "Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары" дигән проектыбызның бер өлеше буларак китап басылачак. Без ул китапта 12 мәгърифәтчебезнең эшен күрсәттек. Бүгенге конференциядә шуларның алтысы турында чыгышлар булачак. Бу конференция дә безнең проектның бер өлеше, - дип сөйләде Сүрия Усманова.

Сүрия ханым Азатлыкка әйтүенчә, Чистайдагы татар мәгърифәтчеләренә җирле халыкның да игътибарын юнәлтү максатыннан, конференция үзе узган ел башында ук Чистайда узарга тиеш булган, әмма пандемия сәбәпле кичектерелгән икән. Инде хәзер дә әлеге дә баягы коронавирус аркасында, Казаннан автобус белән кешеләрне Чистайга алып бару һәм алып кайту, күбрәк кеше җыю мөмкин булмаган. Шулай да ул тагын бер кат Чистайда чара оештырырга җыенулары хакында да әйтте.

— Бу конференцияне уздырабыз дип без бик озак көттек, бу вирус берәр заман бетәр дип уйладык. Әлегә кадәр бетми. Пандемия аркасында автобуста кешеләрне туплап йөртү дөрес булмас дип уйладык та Тарих институты белән сөйләшеп биредә уздырырга булдык. Тиздән Чистай өязенең хатын-кыз мәгърифәтчеләре турындагы китап басылачак, аны тәкъдим итү чарасын Чистайда оештырачакбыз, - диде Сүрия Усманова.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Конференциягә Татарстан мәдәният министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, галимнәр, журналистлар, Чистай районы хакимиятеннән, музей, мәктәпләрдән дә хезмәткәрләр килгән иде. Һәрхәлдә, чараның бик җанлы һәм оешкан төстә үтүенә күрә, Чистай районы хакимияте дә бу мәсьәләнең актуальлеген аңлагандыр.

Тарих институтының фән эшләре өчен җаваплы мөдир урынбасары Марат Гыйбатдинов фикеренчә, Чистай мәгърифәтчеләренең эше төбәк тарихы кысаларыннан күпкә киңрәк.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

— Чистай мәгърифәтчеләренең эше Чистай һәм Татарстан белән генә чикләнми. Алар Уфада, Себердә, Финляндиядә, Акмәчеттә һәм башка урыннарда татар балаларын укыталар, - дип аңлатты Гыйбатдинов. Чыгыш ясаучыларның күбесе бу фикер белән килешеп, шул ук сүзләрне кабатлады.

Чистайда татар мәгърифәтчеләренә мемориаль такталар кую, тарихи урыннарны хәтер тамгалары белән билгеләүнең әһәмияте турында Татарстан мәдәният министрлыгының киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов сөйләде. Моның өчен ул җәмәгатчелектән инициатива булырга тиешлеге хакында әйтте.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

— Чистай өязендәге тарихи урыннарны билгеләү өчен хәтер тамагаларын кую мөһим һәм без, олуг шәхесләр турында сүз алып барабыз икән, мемориаль такталар кую да әһәмиятле эш булып торадыр. Хәзерге вакытта Чистай шәһәренең үзендә мемориаль такталар аз түгел. Безнең министрлык та бу мемориаль такталар белән эш алып бара, аның артыннан йөрү шактый авыр. Чистайда архиепископка, андагы язучыларга куелган мемориал такталар артыннан айлар буе йөрүчеләр бар. Ягъни һәр мемориаль тактаның артыннан үз йөрүчесе бар. Әгәр андый кеше бар һәм бу эшне үз өстенә алып эшли икән, без ярдәм итәргә әзер, әмма, кызганыч, бу берничә ай эчендә генә хәл ителә торган әйбер түгел, - диде Фәйзрахманов.

Татарстан мәгариф министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова "Яңа гасыр" каналында мәгърифәтчеләр хакында аерым тапшырулар булдыру турындагы тәкъдим белән чыкты. Андый тапшыру була калса, министрлык ярдәм итәргә әзер икән.

Лилия Әхмәтҗанова
Лилия Әхмәтҗанова

— Аллага шөкер, милләтебез гыйлемле, зыялы. Бөтен дөньяда татар халкы иң белемле, иң укымышлы булып танылган. Шунысы да әһәмиятле: дини мәктәпләр булсынмы, дөньявимы, аларның башында безнең хатын-кызларыбыз һәм эшмәкәрләр торган. Бүген менә шул меценатлык, хәйриячелек җитми мәгърифәтчелектә. Бүген монда "Яңа гасыр" каналы да килгән, менә шул каналда безнең хатын-кыз мәгърифәтчеләр турында тапшырулар эшләнсә, безнең яктан да ярдәм булыр иде, - диде Лилия Әхмәтҗанова.

Чистай район шурасы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов чыгышында Татар музее булдырырга теләүләре, әмма аның өчен районның гына көче җитмәве, мәдәният министрлыгы ярдәме дә кирәк булуы турында әйтте.

Равил Мәзгутов
Равил Мәзгутов

— Бүген Чистайда татарлар – азчылык. Бу соңгы йөз елдагы вазгыять. Монда читтән беркемне дә гаепләп булмый, татарның омтылышы гел белем алуда, ә белем алу бездә гел урысча. Глобализация дигән проблем үз эшен алып бара, телләр югала. Русиядә дә югалган телләр байтак, 30-40 кешесе генә калган милләтләр бар. Без, кызганыч, шушы юл буйлап барабыз. Без шигырьләр, әсәрләр язабыз, ә татар мохите булдыру өчен берни эшләмибез. Бүген интернетта татар дөньясын булдыру кирәк.

Бу музейның кирәклеге турындагы мәсьәләне мәдәният министрлыгында күтәреп чыгарга кирәк

Музейлар турында сүз бара, Чистайда киләчәктә музейлар булдыру концепциясе бар. Чистайда татар музее юк дип безне гел тәнкыйтьлиләр инде. Район башлыгының да татар музее эшләтү теләге бар иде, без аның хакында мәдәният министрлыгына да яздык. Төбәкне өйрәнү музеенда татарлар турында сөйләп була, диделәр. Бу музейның кирәклеге турындагы мәсьәләне мәдәният министрлыгында күтәреп чыгарга кирәк. Сез бәлки киңәшмәләрдә яки мәдәният министрлыгы ясаган зур конференцияләрдә булырсыз, моны аларга сез дә искә төшереп торсагыз иде. Чистайдан чыккан һәр олуг шәхескә музей ясап булмаса да, Чистайда бер татар музее булырга тиеш дип саныйбыз, - дип сөйләде Мәзгутов. Ул Чистай районы зиратында Алтын Урда вакытында булган кабер ташлары табылу, аларның өйрәнелүе, туристик маршрутлар, театр труппасы, ансамбль турында да зурлап сөйләде.

— Дәүләт тарафыннан да бераз ярдәм булса, җиңелрәк булыр иде. Татарга татар теле кирәкми икән, аны аңа өстән торып кына биреп булмый. Безнең проблемнар күп әле, 100гә якын тарихи бина торгызылмаган, тиздән бер банкның ярдәме белән аларны торгызу эшенә тотынырбыз дип торабыз, - дип тәмамлады Равил Мәзгутов.

Азатлыкның: "Ә Гаяз Исхакый музеенда бүген нинди эшләр башкарыла", дигән соравына ул бу эшнең район карамагында булмавы, ахыр чиктә анда берни дә эшләнмәве хакында хәбәр итте.

— Гаяз Исхакый музее муниципаль карамакта түгел, ул тулысы белән Татарстан мәдәният министрлыгы карамагында. Без дә сез сораган кебек кызыксынып сорашып кына торабыз. Белүемчә, аның сметаларын яңадан төзеделәр, әлегә акча бирелмәгән, төзекләндерү эшләре бармый, - диде Мәзгутов.

Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музее
Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музее

Элегрәк Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү өчен 35 млн сум акча бүленүе турында хәбәр булган иде. Әлеге музейның торышы аяныч хәлдә, ул ачылганнан бирле биредә төзекләндерү булмаган. Экспозиция дә яңартылмый. Өстәвенә былтыр җәй музей-йортның янәшәдәге корылмалары да янды. Татарстан Милли музееның филиалы булганда аңа азмы-күпме игътибар күрсәтелсә дә, 2014 елда Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музееның бүлегенә әверелгәч, ул арткы планда калды дип белдерә җәмәгатьчелек.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова Сөембикә ханбикәгә кайчандыр Татарстан президенты ышандырган һәйкәлнең булмаячагын искә төшерде.

Тәэминә Биктимирова
Тәэминә Биктимирова

— Без моннан берничә ел элек Сүрия Усманова белән бергә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куйдыру өчен йөргән идек. Шушы залда конференциясен дә үткәрдек. Бүген зарланыйм әле: без кемгә генә барсак та, түрә дип тә әйтмим, бер кечкенә генә журналист, вак кына артист та безне мыскыл итмичә калмады. Шулай булса да, "Казан Экспо"да президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Казакъстанда яшәгән атаклы сынчы Камил Муллашевка рәхмәтләр әйтеп, менә Сөембикә һәйкәле булачак, дип вәгъдә итте. Без аңа урынын да тапкан идек. Берзаман ишеттек: Сөембикәгә Казанда һәйкәл булмаячак икән. Бу хурлыкны Муллашев ничек кичергәндер?! Менә "псу-татарину" дип язган Марина Цветаеваның булмаган каберенә туристлар йөртеп, аның кабере дип күрсәтәләр. Ә Сөембикәгә һәйкәл юк. Нишләде безнең татар халкы белмим. Динебез дә бар, муллаларыбыз, мөфтиебез дә бар. Нигә без бу эшләрнең барысына да сүз әйтми утырабыз икән? Мин шушы Сөембикә һәйкәле артыннан йөргәндә дә татар халкының ничек мыскылланганын ачык күрдем. Бу гасырлар буенча бит, бер генә ел түгел. Удмурт Альберт Разин кебек урамга чыгып үзеңә ут төртсәң дә, берни үзгәрмәгәнен күрдек, - диде Биктимирова.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова хатын-кызларның эшен күрмәүләрен, бәяләмәүләрен әйтеп, дин әһелләре форумын мисалга китерде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Бөтен эшне хатын-кыз эшли, архивында да хатын-кыз утыра, мәгълүматны җыя, китабын яза. Ак эшен дә, кара эшен дә татар хатын-кызы эшли. Ә ирләр түрдә – президиумда утыра, интервьюлар бирә. Дин әһелләре форумын карагыз әле, президиумда бер хатын-кыз юк! Сәйдә апа Аппакованы утыртып булмый идеме? Нәрсә әйтсәң дә, Наилә Җиһаншинаның да, Кадрия Идрисованың да статусы бар. Миңа хәтта анда килмәскә куштылар, мин секциядә генә чыгыш ясадым. Җитәкчеләр булган җирдә күренмәдем. Тар күңеллелек аркасында без үзешчән милләткә әйләнеп барабыз хәзер. Хатын-кызлар бар, исән, аларның да йөрәге тибә, әмма безне күрмиләр. Без шулай бер-беребезне күреп булса да, эшебезне дәвам итик инде. Аннан соң, быел җан тетрәткеч вакыйганың еллыгы – 12 августта Сөембикә ханбикәне Мәскәүгә биреп җибәргәнгә 470 ел тула. Бәлки, барып догалар кылып кайтырбыз? Зөядә Сөембикә мәчете салдыру турындагы хыялым бар, чөнки аның соңгы төн кунган урыны шунда булган, аны шуннан Мәскәүгә алып киткәннәр. Безнең халык ул вакыйганы хәтерләсен, онытмасын иде. Ул көнне ханбикәне генә алып китмәгәннәр, татарның дәүләтен, милләтне алып киткәннәр. Без анда баруны оештырыйк, догалар кылыйк, үз сүзебезне әйтик. Без исән дигән сүзебезне әйтик, - диде Бәйрәмова.

"Сириус" хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сүрия Усманова чыгышында башка мәсьәләләргә дә битараф булмаска чакырды. Ул Татарстан Дәүләт шурасында утыручы хатын-кызларның битарафлыгы, гаилә мәсьәләләренә игътибар җитмәү аркасында Татарстанның бүген көчләүләр күплеге белән беренче урында баруы хакында искә алды.

Бүген татар җәмгыяте күрмим, ишетмим, дәшмим дигән принцип белән яши

— Һәр фаҗиганең башында битарафлык ята. Быел Булгария батканга ун ел тулды. Аның бер якка авышып йөрүе турында ул батканчы ук күпме кеше әйткән, язган булган, моңа битараф калганнар. 175нче мәктәптә булган фаҗигане искә алыйк. Гүзәл Удачинаның 2016 елда Дәүләт шурасында ясаган чыгышында балаларны көчләү очраклары бер елда ике тапкырга артуы турында әйтелгән иде. 2018 елның декабрендә "Реальное время" сайтында "Татарстан номер один по изнасилованиям" дигән мәкалә басылган. Үткән ел өч хатын-кыз үз балаларын үтерде. Авылларда карчыкларны көчлиләр, барысы да – татарлар. Сез шуны күреп, белеп торасыз. Бу проблемны иң беренче хатын-кыз депутатларыбыз күтәреп чыгарга, програмнар кабул итәргә тиешләр иде. Ә аларның парламент тыңлаулары да үткәргәне юк. Алар эш күрсәтү өчен хәйриячелек белән шөгыльләнә. Инде ничә ел хөкүмәттә гаилә проблемнары белән шөгыльләнүче структуралар ачарга кирәк дип мөрәҗәгать итәбез. Безнең республикада хатын-кыз депутатларыбызны гаилә мәсьәләләре кызыксындырмавы бик кызганыч. Безнең милләтнең проблемнары үзебездән башка халыкны кызыксындырмый. Бүген татар җәмгыяте күрмим, ишетмим, дәшмим дигән принцип белән яши. Бер генә төбәктә дә бездәге кадәр фаҗига юк, ә сәбәбе – битарафлык. Иң актив кешеләрне галимәләр, журналистлар, укытучылар, актив кешеләрне җыеп фикер алышулар уздыра башлыйк, - диде Усманова.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал киләчәктә бу конференцияләрдә кем утырыр икән дип ачынды.

Рифат Җамал
Рифат Җамал

— Залда утыручыларның яртысыннан күбрәк өлеше безнең берлектәге рәсми һәм рәсми булмаган язучылар. Бу конференцияне Язучылар берлегенең бер секциясе дип тә атап була. Монда сүз Арчадагы мәгърифәтчелек турында булса, бер дә аптырамас идем, чөнки Арчада татар мәгърифәте, татарлар гына дигәндәй, ә менә Чистай өязе дигәндә, анда татар мәгърифәтчелеген күтәрү зур һәм кирәк эш. Үзегез дә беләсез, Чистайда татар мәктәбе юк. Чистайда түгел, бүген алар Арча белән Балтачта да юк. Бүген безнең иң зур проблемыбыз – балалар. Без монда бер-беребезне аңлап, тыңлап, хуш китеп утырабыз. Ә ун елдан, егерме-утыз елдан бу залларда кем утырачак? Булачакмы бу гамәли конференцияләр? Шуңа без балалар белән эшләргә тиеш, - диде Рифат Җамал.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG