23 июль көнне Токиода Җәйге Олимпия уеннары башланачак. Пандемиянең яңа дулкыны шартларында илгә 90 меңгә якын кеше киләчәк: спортчылар, аларның такымнары әгъзалары, журналистлар. Уеннарга тамашачылар кертелмәячәк. 1964 елгы Токио Олимпиадасы белән чагыштырганда, быелгысы шактый каршылыклы шартларда уза: халыкның зур өлеше пандемия вакытында мондый зур чара оештыруны хупламый.
Азатлык Япониядә яшәүче Юто Хишияма белән быелгы Олимпиадага әзерлек ничек барганы, японнарның аңа нинди мөнәсәбәттә булуы турында сөйләште.
Японнарның күпчелеге Олимпиаданың быел узуына каршы
Май аенда үткән сораштыруга күрә, халыкның 80 проценты Олимпиада үткәрүгә каршы. Аларның бер яртысы уеннарны кичектереп була дип санаса, калган өлеше, гомумән, уеннарны Япониядә үткәрмәскә кирәк дип саный. Олимпиадага каршы җәмәгатьчелек тә, медиа чаралары да, табиблар да чыгышлар ясый. Япония императорына сәяси белдерүләр ясау рөхсәт ителми, тик аның да Олимпиадага каршы булуы турында имеш-мимешләр чыккан.
Япония хөкүмәте нигә, халык фикеренә карамастан, Олимпиада үткәрергә тели? Узган ел Олимпиаданы бер елга кичектерү карары кабул ителгән иде. Быел исә хөкүмәт уеннарны тамашачысыз уздырырга дигән карарга килде. Төп сәбәп дип Олимпиадага әзерлеккә күпсанлы миллиардлар кертелгән булуы китерелә. Моннан тыш, уеннарны уздырудан баш тарткан очракта, Халыкара Олимпия комитеты Японияне мәхкәмәгә бирә ала, чөнки уеннар үткәрелмәгән очракта, комитет та зур табыш югалтачак.
Тискәре мөнәсәбәт уятудан куркып, кайбер иганәчеләр дә быелгы Олимпиадада ачыктан ачык катнашырга җыенмый. Мәсәлән, уеннарның төп спонсорлары саналган Toyota ширкәте чараларда барлык рекламнардан баш тартты. Ширкәт президенты Акио Тоёда һәм башка җитәкчелек тә Олимпиада чараларында катнашмаячак. "Олимпиада җәмәгатьчелек тарафыннан хупланмаган вакыйгага әйләнә", дип белдерде ширкәтнең коммуникацияләр мөдире Юн Нагата.
Уеннар тамашачысыз узачак
Олимпиаданы оештыручылар уеннар тулысынча тамашачысыз узачак дип килешкән. Бәйгеләрне бары тик онлайн гына карап булачак. Мондый карар COVID-19 сәбәпле кертелгән гадәттән тыш хәл аркасында кабул ителде.
Мондый карар турында оештыручылар озак айлар дәвамында бәхәсләшкән. Әле июнь аенда гына Олимпиадага тамашачылар кертеләчәк, ләкин аларның саны 10 мең белән чикләнәчәк дип хәбәр ителгән иде. Соңрак бу фикердән дә баш тартканнар.
Тамашачылар хәтта Олимпиада ачылышына да кертелмәячәк. Бу чара гадәттә зур шоу буларак әзерләнә һәм нәкъ тамашачыларга юнәлтелә. Быел исә ачылышта спортчылар, Халыкара олимпия комитеты вәкилләре һәм Олимпиаданы әзерләү комитеты әгъзалары гына булачак.
Япониядә коронавирус белән авыручылар саны арта бара
8 июль көнне Япония премьер-министры Ёсихидэ Суга COVID-19 аркасында Токиода гадәттән тыш хәл режимының янә кертелүен игълан итте. Моңарчы элекке локдаун Токиода 20 июнь көнне генә тәмамланган булган. Хәзерге чикләүләр 22 августка кадәр дәвам итәчәк, ягъни, Олимпиада тәмамлаудан соң алар тагын 2 атна гамәлдә булачак.
Мондый карар кабул итүгә ул чакта коронавирус йоктыру очраклары көненә 900дән арту китерде (Япониядә якынча 126 миллион кеше яши). Июнь азагына илдә халыкның 23%ы вакцинаның беренче дозасын алды, 12% – ике дозаны. Июль башында Япония императоры да үзенә коронавирустан вакцина кадаткан.
Олимпиада узасы урамнарда күренми диярлек
Күрәсең, халыкның ачуын чыгармас өчен, хакимият Токио урамнарында Олимпиада символикасын, билгеләрен әллә ни күп урнаштырмый. Олимпиада символлары күбесенчә чаралар узачак урыннарда гына күренә. Төп урамнарда баннерлар булса да, алар гадәттәгедән күпкә кечкенәрәк һәм сирәгрәк урнаштырыла.
Спортчыларны быел нык күзәтәчәкләр
Олимпиадага барлыгы 11 меңләп спортчы килүен көтәләр. Аларның 80 проценты коронавирустан инде вакцинация узган яки кимендә вакцина кадатуга язылган, дип ышандырды Халыкара олимпия комитеты.
Шуңа карамастан, спортчыларга шактый кырыс таләпләр куелган. Алар олимпик биналардан чыга алмаячак диярлек. Җирле истәлекле урыннарны карау, шопинг өчен сәүдә үзәкләренә бару, кафе-рестораннарга да йөрү аларга тыелган.
Шундый ук чикләүләр журналистларга һәм спортчылар белән бергә килгән кешеләргә дә кагылачак. Журналистларга хәтта GPS-трекерлар тәкъдим итәчәкләр, шул рәвешле Япония аларның маршрутлардан чыкмаячагын контроль итәргә тели.
Олимпия авылында картоннан ясалган ятакларны кайберәүләр шаяртып, янәсе ул бер кеше авырлыгына гына чыдый, бер ятакта ике кеше ята алмасын, спортчылар анда бер-берсе белән физик якынлыкта булмасын өчен дип шаярта башлады, һәм бу бер кызык мемга әверелде. Рәсми рәвештә бу картон ятаклар экологияне кайгырту белән аңлатылса да, аларда "сикерергә һәм бәйрәм итәргә" киңәш ителми. Спортчылар шунда ук бу ятакларга "җенси мөнәсәбәтләргә каршы ятаклар" дигән исем бирделәр. Олимпиадада катнашучы Ирландия гимнасты Рис Маккленаган исә ятакларның чыдамсын булуы турында хәбәрләрне фейк-ньюс дип атап, ятакта сикергән видеосын Twitter-га чыгарды.
Русия такымы: рәсми символика тыелган, такым кечерәя бара
2014 елгы Сочи Олимпиадасында Русия такымының мельдонийны күпләп куллануы ачыкланганнан соң башланган допинг җәнҗалы нәтиҗәсе: 2020 елның декабрендә спорт арбитраж мәхкәмәсе Русия спортчыларына ике елга үз милли байраклары белән чыгыш ясауны тыйды. Әлеге карар Дөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) таләбе белән кертелде. Шул ук вакытта Русиянең "чиста" спортчылары Олимпия уеннарында нейтраль статуста чыгыш ясау мөмкинлеге алды. Спортчыларга уеннарда Русия байрагын һәм гимнын куллану тыела.
Озак әзерлектән соң 6 июль көнне Русия олимпия комитеты Токиога Олимпиадасында катнашачак 335 спортчы исемлеген чыгарды. Ике атна да үтмәде, әлеге исемлек тә кыскара башлады. Башта ишкәкчеләр Никита Моргачев белән Павел Сорин тестларында спортчыларга тыелган мельдоний табылды. Бу ике ишкәкчене генә түгел, Русиянең бөтен ишкәкчеләр такымын уеннардан читләштерүгә китерде (аларны алыштырдай спортчыларның әзерлеге җитәрлек түгел диелде).
Соңрак Халыкара йөзү федерациясе (FINA) Русия йөзүчеләре Вероника Андрусенко белән Александр Кудашевны вакытлыча читләштерү турында белдерде. Моның сәбәбе буларак Мәскәү допингка каршы лаборатория нәтиҗәләрен өйрәнгәндә WADA тапкан дәлилләр аталды. Белгечләр апелляция уңышлы узу очрагында, спортчылар уеннарга әле кайта ала ди. Моннан тыш сәламәтлек сәбәпле уеннардан тагын берничә спортчы баш тартты.
Шунысы кызык, быел Русия Олимпия комитеты спортчыларны Көнбатыш журналистлары бирергә мөмкин сорауларга ничек җавап кайтарырга икәнен алдан ук өйрәтеп куйды. Аерым алганда, Кырым, Донбасс, допинг җәнҗалы, җенси каныгулар турында сорауларга әзер җаваплар китерелгән. Мәсәлән, Кырым, Донбасс турында сорасалар, спортчылар "спорт сәясәттән читтә" дип җавап кайтарырга тиеш була. Шул ук вакытта "комментар бирмим" дигән җавап та ярашлы диелә.
Олимпиадада татарлар да күпләп катнаша
Халыкара спорт бәйгеләрендә татарлар да зур уңышка ирешеп килә. 2018 елгы Олимпиадада Азатлык дистәләп татар спортчысын барлаган иде.
Быел исә Олимпиадада 30лап татар спортчысы катнашачак. Алар арасында Русиядән катнашучылар да бар, башка ил вәкилләре дә күп.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!