Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төзелешен мәхкәмә рөхсәт иткән "Рәхмәтулла" мәчете ачылды


Мәчет янында яшәүчеләрнең кайберәүләре аның төзелешенә каршы чыгып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә мәчет төзүне кануни дип таныды.

Казанның Авиатөзелеш районында "Рәхмәтулла" мәчете ачылды. Ул Симонов һәм Годовиков урамнары чатында урнашкан. Мәчет 2 ел дәвамында төзелде. Киләчәктә монда балалар мәйданчыгы булачак, ислам нигезләрен өйрәнү курслары оештырылачак дип көтелә.

Мәчет төзелешен башлап җибәрүдә "Ак Барс" хоккей такымының элекке уенчылары Эмиль Гарипов белән Альберт Яруллин катнашкан. Моның турында ачылышта әйтелде.

"2018 елда Гагарин касәсен җиңгәннән соң, мәчет төзергә ният булды. Аннан соң мөселман эшмәкәрләре, әби-бабайлар ярдәме белән бөтен шәһәр халкы белән төзедек дисәк тә була", дип сөйләде төзүче ширкәт җитәкчесе Ильяс Гыймадов.

2019 елда мәчете төзелеше тирәсендә гауга купкан иде. Җирле халык махсус җыелышлар үткәрде, халыкның бер өлеше мәчет кирәклеген яклап чыкса, каршылар да булды, әмма уртак фикергә киленмәде.

Казанда җирле халык мәчет төзелешенә каршы чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00

Шуннан соң "Рәхмәтулла" мәчете янындагы йортларда яшәүче 40 кеше мәчет төзелешен канунсыз дип тануны, аны туктатуны һәм әлеге җирне элекке шәһәр төзелеше идарәсенә кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Авиатөзелеш районында мәчет төзү хокукын адвокат Руслан Нәгыев, юрист Артур Атзитаров һәм мәчетне проектлаган инженер Искәндәр Насыйров яклады.

Мәхкәмә утырышлары барышында каршы як мәчет төзелеше аркасында ул тирәдә яшәүчеләрнең хокуклары ни рәвешле бозылуын аңлатып бирә алмады. 25 июньдә мәхкәмә "Рәхмәтулла" мәчетен төзүне кануни дип таныды.

2020 елның җәендә Корбан гаете алдыннан "Рәхмәтулла" мәчетенә ай куелды.

"Рәхмәтулла" мәчете имам-хатыйбы вазифасын Рөстәм Ясәвиев башкарачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG