Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альфред Дәүләтшин: "2010 елда Башкортстанда татар шәхесләре чыккан авыллар башкорт дип язылган"


Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

Башкортстанда татар конгрессы вәкиле соңгы елларда Башкортстаннан Татарстанга күчүчеләр арта бара дип тә сөйләде.

2010 елда узган Русия халык санын алу вакытында Башкортстандагы татар шәхесләре чыккан авылларны башкорт дип язганнар. Бу хакта 22 июльдә Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

"2010 елдагы җанисәп турында Башкортстанның татар оешмалары белән сөйләшкән идем. Татарның танылган шәхесләре чыккан авыллар җанисәптә башкорт дип язылган. Хәтта алар моны үзләре дә белмидер", диде ул.

Альфред Дәүләтшин сүзләренчә, бүген Башкортстанда 1 млннан артык татар яши.

Матбугат очрашуы вакытында язучы Вахит Имамов җанисәп алдыннан татар оешмалары тик утыруда гаепләде. Дәүләтшин "көн дә кичкә кадәр эшлибез, без үз җиребездә яшибез, талаш-ызгыш белән барырга җыенмыйбыз", диде.

Дәүләтшин сүзләренчә, соңгы елларда Башкортстаннан Татарстанга күчүчеләр арткан. Ул моны рәсми оешмалар китергән мәгълүматларга нигезләнеп сөйләвен әйтте.

"Бездә мәдәният министрлыгының социаль-һуманитар эзләнүләр үзәге бар. Алар Башкортстанда милли сәясәтнең концепция проекты әзерләде. Анда өметле яшьләрнең күчеп китүе турында да язылган. Хәзер Татарстанга күчеп китүчеләр байтак. Кемдер укырга китә, кемдер эш таба. Мәскәү һәм Петербурга китүчеләр дә күп. Дуслар, якыннар арасында Казанга тартылу бар. Үзләре белән балаларын ирятәләр, йә балалары артыннан китәләр. Алдынгы яшьләрнең китүе бар. Шуңа җанисәп дәүләт өчен зур мәсьәлә. Әгәр халык саны азая, төбәктән сәләтле кешеләр китә һәм монда милли сәбәп тә ята икән, бу уйланырга җирлек. Төбәкнең социаль-икътисади хәле шуннан тора. Алла сакласын, кан коюдан, ызгышлардан. Безгә үз сүзебезне әйтергә кирәк. Халык бөтен нәрсәне аңлый һәм күрә", диде ул.

Җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлаша. Анда башкорт ырулары исемнәре язылган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла. Моннан тыш, Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Бу телдә диктант язу чаралары уза. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG