Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Путинга татарча җавап бирде. Казан һәм Мәскәү ни әйтер?


Украинаның Путин мәкаләсенә җавабында Татарстанга аерым урын бирелде. Казанда әлегә моңа берни реакция күренми. Татарстанга аерым игътибар бирү артында нәрсә тора һәм нинди реакция көтәргә була дип Азатлык сәясәт белгечләренә мөрәҗәгать итте.

Берничә көн элек Украинаның милли хәтер институты башлыгы Антон Дробович "Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында" дип аталган күләмле язма чыгарды. Русия президенты Владимир Путинның "Рус һәм украиннарның тарихи бердәмлеге турында" мәкаләсенә җавап итеп чыккан бу язмада Татарстанга аерым урын бирелде. Мәкалә украин теленнән тыш татарча да чыкты.

Антон Дробович – Украинаның милли хәтер институты башлыгы
Украинаның милли хәтер институты бюджет оешмасы булып тора, аның эшчәнлеген Украина хөкүмәте координацияли. 2006 елның 31 маенда Украина халкының милли истәлеген торгызу һәм саклау оешмасы буларак оештырыла.

Аерым алганда, мәкаләдә Дробович СССР таркалгач, Украинаның бәйсезлек алуын, ә "Казанның, бик зур теләге булуга карамастан, моны булдыра алмавына" игътибар бирә. Язмада татар теленә барган басым да киң яктыртыла, татар телендә сөйләшүчеләрнең кимүе, мәгариф турында канун үзгәртелеп, милли республикаларның дәүләт телләре мәктәпләрдән төшеп калуы, ә туган телләрнең ата-ана гаризасы белән генә укытылуы, күпмиллионлы татар халкының бер генә милли университеты да юклыгы да телгә алына.

Сүз иреге кысылган һәм рәсми пропагандадан үзгә фикер әйтү тыелган хәзерге чорда Татарстанда бу мәкаләгә реакция булмады. Рәсмиләрдән дә җаваплар ишетелми, рәсми матбугатта да, үзен хакимияттән бәйсез дип күрсәтүче медиа чараларында да Дробович мәкаләсе турында берни әйтелмәде.

Украина Путинга җавабында нигә Татарстанны аерым телгә алды? Республикага бу ничек тәэсир итә ала? Татарстаннан һәм федераль үзәктән нинди реакция көтеп була? Азатлык бу сорауларны сәясәт белгечләренә бирде.

"Татар теле проблемнарын халыкара дәрәҗәдә яңгырату Русия эчендә басым көчәюенә китерә ала"

Сәясәт белгече Руслан Айсин мәкаләнең украин теленнән тыш татарча да язылуы сәяси технология ягыннан көчле адым дип атады. Автор турыдан-туры татар халкына мөрәҗәгать итә, һәм моның артында Зеленский командасы тора, дип саный ул.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Идеологик яктан мәкаләнең төп ишарәсе: украиннар белән урыслар – бер халык түгел. Совет берлеге заманында урыс телен милләтара аралашу теле итәргә тырышсалар да, тарихка күз салсак, элек бу функцияне татар теле башкарган. Мисал өчен, Богдан Хмельницкий вакытында да, XX гасыр башында да казаклар татарча аралашкан, татар теле сәүдә, аралашу теле булган. Татар теле сәяси риторика теле дә булган. Хәзерге Украина президенты командасы моны искә төшереп, мәкаләне татарча язган.

Бу теманы күтәрмәскә дигән боерык килгән дип уйлыйм

Бу язмада Украина җитәкчелеге Русиядә туган телләргә бәйле проблемнар барлыгын, аларның җитдилеген дә искә алды. Милли мәгарифкә басым булганы, үзбилгеләнү принцибы һаман актуаль дигән сигнал бу", ди ул.

Татарстан хакимияте дә, махсус органнар да Украина язмасын укыган, аңа игътибар итмәскә дигән карар булган, дип саный Айсин.

"Минемчә, бу теманы чыгармаска, күтәрмәскә дигән аерым боерык килгән дип уйлыйм. Бәхәс чыкса, бу темага игътибар артса, алар аны контрольдә тота алмаячак. Шуңа бу хатны күрмәмешкә салышу стратегиясе сайланган дип уйлыйм. Бу темага аралашу интернетта гына бара ала.

Милли мәсьәләләрдә концептуаль караш, програм юк

Путин командасы өчен бу зур проблем, сәяси киеренкелек тудыра. Хәзер аларга ничектер җавап бирергә кирәк, әле җитмәсә сайлау алды чоры бит, халыкка нәрсәдер тәкъдим итәргә, вәгъдә бирергә кирәк. Милли мәсьәләләрдә концептуаль караш, програм юк, булса да, ул милли үзенчәлекләрне юк итү, бердәм россиян милләтен булдырудан гына гыйбарәт. Шуңа Мәскәү өчен Украина тарафыннан язылган җавап – зур проблем. Тәҗрибә күрсәткәнчә, җавап ике төрле була ала: берничек тә җавап бирмәү яки милли хәрәкәтләргә административ басымны көчәйтү", ди сәясәт белгече.

Руслан Айсин проблемның күптән түгел Украинада кабул ителгән асаба халыклар турында канунга бәйле булуын да әйтә. Русиядә рус халкын бу исемлеккә кертмәү зур шау-шу тудырды. "Бу канунда үз дәүләтләре булмаган халыклар турында сүз бара. Русиядә ул башкача кабул ителде, шуңа монда идеологик уен да көчле.

Татар теле проблемнары халыкара дәрәҗәгә чыга икән, аны киң яңгыраталар икән, бер яктан, бу безгә мораль яктан ярдәм итә ала. Тик, икенче яктан, бу Русия эчендә басым көчәюенә дә китерә ала. "Сез чит илләр белән, дошманнар белән бәйле" дигән гаепләүләр дә була ала. Авторитар дәүләттә бөтен реакция бер кешегә, бер принципка, бер сәяси векторга юнәлгән", дип сөйләде Азатлыкка Айсин.

"Безнекеләргә дәшми калу хәерлерәк"

Татарстан бу мәкаләгә игътибар итәргә тиеш түгел дип саный сәясәт белгече Мидхәт Фарукшин. Аның фикеренчә, бу Татарстанга, аның җитәкчелегенә куркыныч була ала.

Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

"Мәскәү бу мәкалә турында дәшми, безнекеләргә дә дәшми калу хәерлерәк. Монда русларның "Плюнь в глаза, скажет – божья роса" дигән мәкале урынлы булыр. Мәскәүдән реакция булмаячак та. Украина белән Русия арасында киенренке мөнәсәбәт, Украина тарафыннан мондый мәкалә чыгуы гаҗәп түгел бер яктан", ди ул.

Мәкаләдә Татарстан турында дөрес, хаклы сүзләр күп

Шул ук вакытта, Фарукшин "дошман әйтә икән, димәк ул әйткәне дөрес түгел" принцибына да каршы. "Мәкаләдә Татарстан турында дөрес, хаклы сүзләр күп ул, мин мәкаләнең төгәл фактлар һәм мондагы вазгыятьне яхшы аңлап язылуына гаҗәпләндем. Мәкаләдә күтәрелгән проблемнарга, федерализм һәм телләр мәсьәләләренә күз салу дөрес булыр иде. Татар телендә сөйләшүчеләр саны чыннан да кыскара бит, бу – факт, моны җанисәп күрсәткән саннар да дәлилли. Башка халыклар телләре турында әйтмим дә, аларның хәле тагын да аянычлырак. Бу проблемнарны Мәскәүдә бик яхшы беләләр, тик бу язмадан соң нәрсәдер эшләячәкләр, телләргә ярдәм итәчәкләр дип уйламыйм", диде сәясәт белгече.

Татарстан президентының элекке киңәшчесе, тарихчы Рафаил Хәкимов та бу мәкалә Путинның да, Миңнехановның да такымнары тарафыннан укылган дип саный. Әмма реакция көтү урынсыз, бернинди фикер дә әйтелмәячәк, ниндидер нәтиҗәләр дә ясалмаячак ди ул.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Әлбәттә, укыганнар, моңа шикләнмим дә. Татар теленә басым бар, моңа кадәр дә булды, әле дә дәвам итә, шулай булачак та, әмма татар телен саклап калу, үстерү механизмнары бар. Шотландия, Уэлсның уңай мисаллары бар. Русия сәясәте үзгәрмәячәк, анда Путин утырса да, башка кеше утырса да, рус булмаган халыкларның телләренә карата уңай караш буласына шикләнәм.

Путин элекке СССРны кайтарырга тели. Бу – аның иң зур теләге. Әмма ул теләгән дәүләтләр берләшмәсенә Украинасыз ирешеп булмый. Украина белән каршылык зур, үпкә җитди. Имприячеллектән дәүләт эчендә дә арыну күренми. Мәскәүдән утырып республика, төбәкләргә нишләргә кирәклеген төртеп күрсәтеп утыру да бөтен күренешне боза. Мәскәүләр үзләрен Чукотка, Татарстан халкыннан аларның яшәешен яхшырак белә дип саный. Бу мәкалә Украина белән Русиянең араларын якынайтмаячак", диде Азатлыкка Хәкимов.

Элекке совет илләре белгече, американ эксперты Пол Гобл Украина мәкаләсен Мәскәүдә күргәннәрдер дип саный, шул ук вакытта ул ни өчен хәтта Татарстаннан да реакция булмавын аңлата.

Пол Гобл
Пол Гобл

— Мәскәүдә бу уңайдан күп нәрсәләр бара һәм төбәкләрдә беркем дә Кремльне уздырып эш итәргә теләми, — ди ул.

Гобла сүзләренчә, республикаларның вәкаләтләрен чикләү - элекке совет илләрен йоту нияте алдыннан табигый адым.

— Украинаны яки башка элекке союздаш республикаларны йоту алдыннан Мәскәү башта элекке автоном республикаларны юк итәргә тиеш дигән фикерләр әйтелә. Әмма бу юнәлештә адымнар ясалса, бу Русия эчендә шартлау һәм, һичшиксез, элекке совет илләрендә каршылык артуга китерергә мөмкин, — дип аңлата американ белгече Мәскәүнең әлегә көтеп тору позициясен.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (14)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG