Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халыклар төрмәсендә тарихи бердәмлек турында". Украинадан Путинга татарча җавап


Украинаның милли хәтер институты башлыгы Антон Дробович Русия президенты Владимир Путинның "Рус һәм украиннарның тарихи бердәмлеге турында" мәкаләсенә җавап итеп күләмле язма чыгарды. Путин мәкаләсен ул "Украинага каршы иске пропаганданың очсызлы, мәгънәсез мисаллар белән кушылмасы" дип бәяли һәм Русиядә яшәүче төп халыкларның хәлләре турында үз фикерен әйтә. Дробович язмасында Татарстанга зур урын бирелгән. "Күрше дәүләтнең дәрәҗәле сүзчеләреннән безгә Русия эчендәге "имин" Татарстан белән "изелгән" мөстәкыйль Украинаны чагыштыруларын еш ишетергә туры килә" ди ул. Мәкалә татар һәм украин телләрендә чыкты.

Дробович, Украина белән Татарстанның уртаклыклары күп, ди. "Татарлар украиннар кебек үк борынгы һәм данлы тарихка ия, анда без күренекле илбашларын, яугирләрне һәм мәдәният йолдызларын күрәбез. Украиннар һәм татарлар озак вакыт бер империядә яшәделәр, ә ул аларның бәйсезлеккә омтылышларын бастырып килде. Барлык империяләргә хас булганча, Русия дә камчы һәм калач ысулын кулланды. Кайбер украин һәм татарларны юк иттеләр, зинданнарга яптылар, илләреннән сөрделәр. Икенчеләрен зур урыннар, дан-дәрәҗә, байлык биреп кызыктырдылар. Әлбәттә, моның өчен империягә тугрылык белән түләргә һәм үзеңнең кемлегеңнән – милли аңнан баш тартырга кирәк иде", дип яза галим.

Татарстан Совет берлегендә союздаш статусы ала алмады, аннары СССР таркалгач "Киев бәйсез дәүләт башкаласы була алды, ә Казан, бик зур теләге булуга карамастан, моны булдыра алмады" дип дәвам итә Дробович. 2014 елда исә Русиянең Кырымны аннексияләвен искә төшереп, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымга "миссия-сәфәрләрен", Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Украинаның көнчыгышына килүен телгән ала. Ләкин Дробович "украиннар Русия халыкларына ачу тотмый" дип саный. "Без татарларның һәм башка халыкларның Мәскәү тотыклары һәм империя сәясәте коралы булуын аңлыйбыз. Кайчандыр украиннар үзләре дә СССРның тотыклары булып, ул 1956 елда Венгриягә, 1968 елда – Чехословакиягә, 1979 елда Әфганстанга басып кергәндә аның кулында корал буларак файдаланылды".

Галим ахыр чиктә Путинның Украинага каршы явызлыгы Русия халыкларына кире әйләнеп кайта дип белдерә. "Украиннар инде чит империя кулында корал түгел, хәзер алар кылган гамәлләре өчен үзләре җавап бирәләр һәм үз язмышларын үзләре хәл итәләр. Бәхетебезгә, тоталитар режимның украиннарга каршы кылган җинаятьләре инде безнең өчен артта калды, һәрхәлдә, Путин аларны "безнең уртак фаҗигабез", дип акларга тырышса да... Ә менә Русиядә яшәүче төп халыкларның бүгенге хәлләре – чыннан да фаҗигале, моннан ярты гасыр элек ничек булган кебек", ди һәм кайбер халыкларның саны кимүенә, милли телләрдә укытудагы басымнар турында яза.

"Халык белән турыдан-туры аралашканда Русия президенты, бер яктан, украиннар һәм руслар, икенче яктан, Русиянең төп халыклары булган эрзя һәм мукшылар белән чагыштырып, проблемнарның охшашлыгын әйтте. Аның билгеләп үтүенчә, эрзя теле мукшыныкыннан, украин белән русныкына караганда күбрәк аерыла, әмма эрзя белән мукшылар, "бердәмлекнең кадерен белгәнгә" үзләрен бер халык – мордва дип саныйлар икән. Әмма, кызганычка каршы, Путин шунысын өстәргә онытты – Русиянең рәсми мәгълүмат статистикасыннан күренгәнчә, эрзя белән мукшыларның саны соңгы утыз елда миллионнан ярты миллионга кадәр кимеде. Мордовия республикасының дәүләт телләре булган мукшы һәм эрзя телләренең хәле, гомумән, аянычлы, совет чоры белән чагыштырганда да начаррак", диелгән Дробович мәкаләсендә.

Язмада шулай ук татар телендә сөйләшүчеләрнең кимүе, мәгариф турында яңа канун үзгәртелеп, милли республикаларның дәүләт телләре мәктәпләрдән төшеп калуы, ә туган телләрне ата-ана гариза белән генә укытылуы, "күпмиллионлы татар халкының бер генә милли университеты да юклыгы" телгә алына.

"Федераль хакимият хәтта җирле халыклар мәдәниятенең бары тик үзләре генә хәл итәргә тиешле шәхси эшләренә дә тыкшына. Татарстан һәм Карелия тел белгечләренең фикеренә карамастан, аларда латин әлифбасына күчү Мәскәү тарафыннан тыелды, ул милли республикаларда дәүләт телләренең график нигезе булып тора алмый", диелә мәкаләдә.

Алга таба автор Украина һәм Русиянең җирле халыкларга карата мөнәсәбәтләрен чагыштыра. Рәсми Мәскәү кырымтатарларның Мәҗлесе эшчәнлеген тыйган вакытта Киев аларга тулы иреклек бирә, эшчәнлегенә тыкшынмый.

Тагын бер мисал итеп автор Украинада яшәгән 150 мең тирәсе маҗарны китерә. "Аларның үз сәяси партияләре, җирле үзидарә органнарында вәкилләре бар, маҗар теле уку йортларында укытыла, маҗар телендә бәйсез матбугат чаралары бар, милли һәм дини оешмалары кануни рәвештә эшли. Маҗарлар күпләп яшәгән урыннарда аларның язучы һәм композиторларына гына түгел, Маҗарстан идарәчеләренә дә һәйкәлләр күрергә мөмкин.

Русия Федерациясендә яшәүче фин-угыр халыкларында бармы болар? Татарларга сәяси партияләрен төзәргә рөхсәт ителгәнме, югыйсә алар бит Украинадагы маҗарларга караганда Русиядә уннарча тапкыр күбрәк? Путинча әйткәндә, әгәр кайда да булса "милли билгеләнү мәҗбүри алмаштырыла" икән, бу нәкъ менә Русия​дә, ә Украинада түгел", дип яза ул.

Дробович язуынча, "кәгазьдә Русия кануннары прогрессив һәм демократик булып күренә. Русия ул – федерация. Күпчелек милли республикалар үз Конституцияләре, хөкүмәтләре, парламентлары һәм киң вәкаләтләре булган дәүләт статусына ия. Ә гамәлдә – алар хокуксыз губерналар."

Татарстанның 90нчы елларда ирешелгән казанышлары, дәүләт суверенитеты турында Декларациясе, халык тарафыннан якланган Конституциясе булуга карамастан, тышкы чикләрнең булмавы һәм Мәскәүнең икътисади басымы Казанны ахыр чиктә чигенергә мәҗбүр итте, Татарстанның суверенитеты елдан-ел чикләнә барды, дип яза автор. Ә федерациянең башка милли субъектларында хәлләр Татарстанга караганда да начаррак, ди ул.

2001 елда милли партияләрнең эшчәнлеген канун белән тыю – Русиянең үз халыкларына мөнәсәбәтнең тагын бер ачык мисалы булып тора, ди автор. "Бу Татарстанда, Башкортстанда, Чуашстанда, Бурятиядә, Якутиядә һәм башка республикаларда сәяси институтларны булдырмау өчен эшләнде. Ул чакта Татарстан ватандашлары мәнфәгатьләрен яклаган "Иттифак", "Өмет", "Ватан" партияләре мәҗбүри рәвештә туктатылды. Алга таба Кремль тагы да ерак китте – инде иҗтимагый оешмаларны да тыйды. Мәскәү үз күзәтүенә ала алмаган барлык абруйлы иҗтимагый оешмалар диярлек бу карарның корбаны булды" дип яза ул. Мисал итеп ул "Башкорт"хәрәкәтен, "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистларын, якут шаманы Александр Габышев һәм башкорт активисты Рәмилә Сәитованы китерә.

Алга таба автор Русия хакимиятенең "колониаль" икътисади сәясәтенә туктала. Татарстан – бу сәясәтнең ачык мисалы, ди ул. "Нефтькә бай республика федерация казнасы өчен савым сыеры хезмәтен үти, әмма шул ук вакытта анда татар балаларының мәктәптә ана телләрен нинди күләмдә өйрәнергә тиешлеген билгеләү хокукы юк... Төбәкләрдән акча һәм табигый байлыкларны суырып алып, Мәскәү аңа алмашка җимерекләр, бушлык һәм экологик афәт биләмәләре калдыра",дип яза ул.

Бу сүзләренә дәлил итеп автор Башкортстанның Сибай шәһәрендәге тау-баету комбинаты, Удмуртиянең Камбарка шәһәрендәге химик коралны юк итү полигоны, Кырымдагы "Кырым Титаны" заводында булган казаларны китерә.

Ахырда Дробович нәтиҗә ясый: Татарстан һәм башка республикаларның мисалы Украинага да сабак булып тора – Русия белән тыгыз мөнәсәбәтләр алга таба бәйсезлекне югалтуга, урыслашуга, гражданнарның хокуклары юкка чыгуга, икътисади талануга, социаль һәм экологик һәләкәтләргә китерәчәк. Шуңа күрә бу проблемнарны, афәтләрне даими рәвештә тудырып торучы хакимияттән ерак торырга кирәк, ди ул.

"Кызганыч, Татарстан хәзер Украина өчен нәрсәдән бөтен көчеңә качарга кирәклекнең үрнәге булып тора. Әмма килер бер көн – Татарстан ватандашлары да үз язмышларын үзләре хәл итәчәк", дип йомгаклый автор.

Антон Дробович – Украинаның милли хәтер институты башлыгы

Украинаның милли хәтер институты бюджет оешмасы булып тора, аның эшчәнлеген Украина хөкүмәте координацияли. 2006 елның 31 маенда Украина халкының милли истәлеген торгызу һәм саклау оешмасы буларак оештырыла.

  • 30 июньдә Русия президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында Украина темасына кагылып, украиннарны һәм урысларны бер халык дип атады һәм аларны мордва халкының эрзя һәм мукшы этник төркемнәре белән чагыштырды — төрле телләрдә сөйләшсәләр дә алар бердәмлеген саклый диде ул. Мордва атамасының эрзә һәм мукшыларга читтән тагылган булуын һәм аларның нык урыслашуын Путин инде телгә алып тормады.
  • Июльдә Украина президенты Владимир Зеленский кырымтатарлар, караимнар һәм кырымчакларны асаба халыклар дип таныган канунны имзалады. Канун өлгесен Югары Радага үл үзе керткән иде. Рада канунны 1 июльдә кабул итте.
  • Канунга ярашлы, Украина җирлегендә көн итүче, һәм илдән читтә үз дәүләтләре булмаган халыклар асаба халыклар буларак таныла. Украина бу халыкларның мәдәни, икътисади яктан үсешен тәэмин итәргә, телләре саклануына ярдәм итәргә тиеш була. Украинада яшәгән руслар, беларуслар, маҗарлар, румыннар һәм башка халыкларның хаклары Украинаның милли азчылыклар турында кануны белән билгеләнә.
  • Канун Радага кертелгәч, Русия президенты Владимир Путин урысларны Украинада төп халык дип танымауга каршы чыккан иде. Путин урысларны төп халык түгел диюне "көлке һәм ахмак" дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә Русия президенты урыс һәм украиннар – бер халык дигән фикер әйтелгән мәкалә дә язып чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG