Accessibility links

Кайнар хәбәр

CNBC: Русия хакерлары даркнетка миллион кредит карталары мәгълүматын элгән


Җинаятьчеләр аларны якын көннәрдә куллана башларга мөмкин, тиздән банклар нәтиҗәсен күрер диелә телеканала хәбәрендә.

"All World Cards" төркеме хакерлары АКШ һәм башка илләр кешеләре тоткан кредит карталары мәгълүматларын даркнетка, ягъни интернетның яшерен челтәренә элгән. Әлеге төркемне Русия белән бәйлиләр. Бу хакта Q6 кибериминлек аналитикларына сылтанып CNBC телеканалы хәбәр итә.

Алар мәгълүматынча, Русия хакерлары кредит карталары мәгълүматын "башка мошенникларга" тәкъдим итә.

CNBC хәбәрчесе Эмон Джаверс твиттерда "All World Cards" - "урыс телендә сөйләшүче" киберҗинаятьчеләрнең яңа төркеме дип язды. Аның сүзләренчә, хакерлар урланган мәгълүматны "реклама буларак" бушлай тәкъдим итәләр.

"Урланган миллион кредит карталары - бу даркнет өчен дә зур сан. Җинаятьчеләр аларны якын көннәрдә куллана башларга мөмкин, тиздән банклар нәтиҗәсен күрер", дип саный Джаверс.

Журналист шулай ук Русия хакерлары тараткан дип фаразланган игъланны да бастырды. Анда даркнетка эленгән кредит карталары 2018-2019 елларда чыгарылган диелә. АКШ ватандашларыннан тыш тагын кайсы ил кешеләре зыян күргәне әйтелми.

Киберһөҗүмнәр мәсьәләсе Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Джо Байденныңберенче очрашуында да күтәрелгән иде. Июль башында Байден телефоннан сөйләшкәндә Пуиннан Русия белән бәйле хакер төркемнәре эшчәнлегенә киртә кую чаралары күрүне сорады.

Америка хакимиятләре Русия хакерлары Colonial Pipeline ширкәтенә, ит җитештерүче JBS оешмасына һәм Kaseya компьютер програмнары җитшетрүче IT-фирмага киберһөҗүм ясаган дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG