Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киләсе Олимпиадада Казакъстан байрагын күтәреп чыгарга телим. Татарстан өчен дә ярышырга әзер"


Илфат Абдуллин Токио Олимпиадасында
Илфат Абдуллин Токио Олимпиадасында

Быел Токиода узган Олимпия уеннарында 29 татар спортчысы катнашты. Алар арасында Казакъстанда туып үскән Илфат Абдуллин да бар иде. Уктан атуда ярышып ул 1/8 финалга җитте. Азатлык Илфат белән уктан ату спорты, татар теле һәм Казакъстандагы татар тормышы турында сөйләште.

Илфат Абдуллин 1998 елда Казакъстанның Талдыкорган шәһәрендә туган. 2020 елда такымы белән Олимпиада лицензиясен алуга ирешкән. Соңгы тапкыр Казакъстанның укчылар такымы 2000 елда Сидней Олимпиадасында катнашкан.

Instagram битендә үзенең язылучылары белән аралашканда ул урыс теленә караганда казакъ телендә сөйләшү җиңелрәк булуын әйтә. Шулай ук ул туган теле булган татар телен дә белә.

Азатлык спортчы егет белән татарлар арасында популяр булмаган спорт төре, татар теле һәм кайчандыр Казакъстанга сөрелгән мулла бабасы турында сөйләште.

— Илфат, нәселегез, килеп чыгышыгыз турында сөйләгезче — әби-бабаларыгыз каян булган, Казакъстанга ничек килеп эләккәннәр?

— Нәселем Татарстаннан, ә әнием ягыннан әбием Башкортстанның Бишбүләк районыннан. Казакъстанга минем әби-бабамнарның әти-әниләре 1939 елда ук килеп урнашкан, алар Казан татарлары. Минем дәү бабам мулла булган, шуңа аларны Казакъстан җирләренә сөргенгә җибәргәннәр. Ә әнием ягыннан әбием 1953 елда абыйсы янына кунакка килә дә, бабам белән таныша, алар никахлашалар һәм шунда яшәргә калалар. Безнең хәзерге вакытта Татарстанда, Башкортстанда, Русиянең башка шәһәрләрендә дә яшәүче туганнарыбыз күп.

Илфат Абдуллин әти-әнисе белән
Илфат Абдуллин әти-әнисе белән

— Сез Instagram-да аралашканда язылучыларыгызга казакъ телен урысчага караганда яхшырак белүегезне әйтәсез. Урысчаны яңабаштан өйрәнергә туры килде, дип сөйләдегез. Ничек шулай килеп чыкты? Казакъстанда, белүемчә, казакъ телен белми торган яшьләр буыны да бар, алар урысча сөйләшә, ә сез, татар була торып, казакъчаны яхшы беләсез.

— Мин Талдыкорган өлкә үзәге янындагы бистәдә перестройка елларында туганмын. Ул елларда балалар бакчалары эшләми иде, ә әти-әнием эшкә йөрде. Бала карарга әби-бабамнар булышкан, мине авылга җибәрделәр. Ул авылда төрле милләт кешеләре яши иде, 80 проценты казакълар, 15 проценты урыслар, бераз татарлар һәм алманнар да бар иде. Мин ике яшьтән авылда яшәдем һәм балалар белән казакъ телендә сөйләштем. Беренче сыйныфка кергәндә урысча бер сүз дә белми идем, аны яңабаштан өйрәнергә туры килде.

Мин казакъларны үз телләрен белми димәс идем, алар шәһәрдә үскәнгә күрә урысча сөйләшеп үскән, ләкин үз телләрен алар белә. Казакълар барысы да үз илләренең ватанпәрвәрләре.

Илфат Абдуллин әбисе белән
Илфат Абдуллин әбисе белән

— Спорт төре буларак нигә нәкъ менә уктан атуны сайладыгыз?

— Спортны мин бала чактан ук ярата идем, башка балалар белән футбол уйнадым, башка төр спорт белән дә шөгыльләндем. Мин тынгысыз бала идем. Башлангычта укыганда, дусларымны биюгә барырга күндердем, ләкин икенче дәрестән соң ук алар аннан качты. Миңа да китәргә туры килде. Аннары мин спортчы булырга хаяллана башладым — танылган футболчы булырга теләдем, ләкин футбол секциясенә сынауны уза алмадым.

Шунда үз алдыма барыбер спортчы булам дигән максат куйдым, тик кайсы спорт төре белән шөгыльләнәчәгемне белми идем.

Бер вакыт минем абыем Талдыкорганга үзенең дусты Андрей Бережной янына китте. Ул кайтты да, аның казанышлары турында сөйли башлады. Андрей спортчы, күп илләрдә булган, алтын медальләре күп, диде. Мин ул кайсы спорт белән шөгыльләнә дип кызыксындым. Ул әйтә: уктан ату. Мин андый спорт төре булуын белми дә идем. Ләкин бу миңа ниндидер өстән төшкән билге кебек булды, кайсы спорт төрен сайларга белми идем бит. Мин бик сөендем һәм абыемның дусты белән спорт мәктәбенә керер өчен шәһәргә киттем. Уктан ату спортына килүем шулай булды. Мин моның өчен Андрейга бик рәхмәтле. Бу спортны мин беренче көннәрдән үк бик яраттым һәм акрынлап үз максатыма таба барам.

Илфат Абдуллин Токио Олимпиадасында
Илфат Абдуллин Токио Олимпиадасында

— Уктан ату спорты Казакъстанда киң таралганмы?

— Популярлыгы ягыннан без контактлы спорттан нык калышабыз. Ләкин 2016 елдан уктан ату спорт төре буларак бик үсештә, аның белән күпләр кызыксына. Токио Олимпя уеннарыннан соң безгә яшь спортчылар күп килер дип өметләнәм.

— Уктан ату — казакъларда да, татарларда да, гомумән барлык төрки халкыларда борынгыдан килгән шөгыль. Нигәдер аны татарлар бөтенләй оныткан. Ничек уйлыйсыз, татар яшьлре арасында бу спортны популяр итеп булыр идеме?

— Әйе, уктан ату — бик борынгы спорт һәм пәйгамбәребез тарафыннан сөннәт буларак әйтеп калдырылган. Минем фикерем шундый: аңа ешрак реклама ясарга кирәк, телевизордан күрсәтергә, интернетта сөйләргә. Шулай иткәндә уктан ату киңрәк таралыр дип уйлыйм.

— Татар халкы тарихы белән кызыксынасызмы?

— Әлбәттә мин татар тарихы белән кызыксынам, чөнки мин чип-чиста татар егете. Абзыйларым татар халкы тарихын тирәннән өйрәнә, татар китаплары укый. Бабам исән вакытта Татарстаннан журналлар яздырып ала иде, ә әнием, әбием Русиягә туганнарыбызга еш баралар, алар татарча бик яхшы сөйләшә.

— Олимпиадада катнашу шәхсән сезнең өчен нинди әһәмияткә ия булды?

— Беренчедән, үз-үземә исбатлау өчен — мин үзем яраткан әйбер белән шөгыльләнә алам һәм яхшы нәтиҗә күрсәтә алам. Спортта Олимпиада — иң югары нокта, бөтен спортчылар да шуңа омтыла. Моннан тыш, Олимпиада минем өчен — спорт тарихында калу мөмкинлеге.

— Быел Токиога татар спортчылары да шактый күп барды, 29 кеше. Кайберләре медальләр дә яулады. Аларның чыгышларын, уңышларын карап бардыгызмы?

Татарстан өчен дә чыгыш ясарга әзер

— Әлбәттә, мин алар өчен җан атып тордым! Күбрәк Instagram аша карап бардым. Казакъстаннан Олимпиадада берничә татар спортчысы катнашты. Бокста Закир Сафиуллин, кыяга үрмәләүдә Ришат Хәбибуллин, фехтованиеда Руслан Корбанов. Мин алар белән таныш, без аралашып торабыз.

— Әгәр дә Татарстан өчен чыгыш ясап була дип күз алдына китерсәк, шундый мөмкинлектән файдаланыр идегезме?

— Мин Казакъстанда тудым һәм нәкъ менә Казакъстан миңа Олимпиадага юллама бирде. Киләсе Олимпиадада мин беренче чиратта Казакъстан байрагын күтәрергә тиеш. Ә алга таба Татарстан дә өчен чыгыш ясау мөмкинлеге белән дә файдалана алыр идем, мөгаен. Гомумән, ата-бабаларымның тарихи ватанына рәхәтләнеп барып кайтыр идем, бу минем хыялым.

Илфат Абдуллин Токио Олимпиадасында
Илфат Абдуллин Токио Олимпиадасында

— Гаиләгездә татар гореф-гадәтләре, йолалары никадәр сакланып калган?

— Әлбәттә, туганнарыбыз үз халкыбызның гадәтләрен саклый, бәйрәмнәр уздыралар, мәҗлес өстәленә гел татар милли ризыклары пешерелә — чәк-чәк, бавырсак, кыстыбый, бәлеш, өчпочмак. Абзыйларым татар түбәтәйләре кия.

— Казакъстанда татарлар күп, һәр шәһәрдә диярлек татар мәдәнияте үзәге эшли. Татар җәмгыяте белән танышмы сез, аралашасызмы?

— Әйе, татар үзәкләре бар, ул Талдыкорганда да бар. Минем туганнарым анда йөриләр, аралашалар, чараларына баралар. Без шул үзәк аша күп кенә татарлар белән таныштык. Гаиләләребез белән аралашабыз, Сабантуйларны калдырмаска тырышабыз. Дөресен әйткәндә, Сабантуй бик күркәм әйбер, ул татарларны якынайта, берләштерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG