Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токио Олимпиадасы тәмам. Медаль алучылар арасында татарлар да бар


Токио Олимпиадасының ябылу тантанасы, 8 август 2021
Токио Олимпиадасының ябылу тантанасы, 8 август 2021

​​​​​​​Токиода XXXII җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Уеннар башланыр алдыннан Азатлык анда катнашачак татар спортчылары белән таныштырган иде. Шуларның берничәсе Олимпия медальләренә лаек булды. Азатлык татар спортчыларының һәм тренерларының уңышларын барлады.

Япониянең Милли стадионында Олимпия уты сүндерелде. Шулай итеп, 23 июльдән барган дөньяның иң зур спорт уеннары тәмамланды. Халыкара Олимпия комитеты җитәкчесе Томас Бах уеннарның ябылуын игълан итте һәм 2024 елда Парижда узачак киләсе уеннарда катнашырга чакырды.

Олимпия уеннарында илләрнең медальләрен санау гадәте бар. Рәсми булмаса да, мәгълүмат чаралары һәрвакыт гомуми медальләр рейтингын булдыра. Быел беренче бишлек болай булды:

  1. АКШ – 113 медаль (39 алтын, 41 көмеш, 33 бронз)
  2. Кытай – 88 медаль (38, 32, 18)
  3. Япония – 58 медаль (27, 14, 17)
  4. Британия – 65 медаль (22, 21, 22)
  5. Русия – 71 медаль (20, 28, 23)

Татар спортчылары бер алтын, бер көмеш һәм дүрт бронз медаль алды. Быелгы Олимпиадада барлыгы 29 татар спортчы катнашты. Алар барлыгы сигез ил - Русия, АКШ, Австралия, Бәхрейн, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Украина данын яклады. Әмма җиңүгә Русия өчен чыгыш ясаган спортчылар гына ирешә алды. Аларның күбесе – Уфа татарлары.

ЧЕМПИОННАР

Татарлар өчен иң уңышлы фехтование булды. 29 июльда Аделина Заһидуллина Инна Дериглазова, Лариса Коробейникова һәм Марта Мартьянова белән бергә рапирада Франция такымын җиңеп, Олимпия чемпионы исеменә лаек булды. Аделина – Уфа татары. 1993 елда Уфада туган. Тренеры – ире Егор Попов. "Олимпиадада алтын алу турында мин 10 яшьтән хыялландым", диде ул уеннан соң Азатлыкка.

Такымда шулай ук Казан кызы Марта Мартьянова та бар. Марта 1998 елда Казанда туган. Халыкара ярышларда Татарстан исеменнән чыгыш ясый. Мартаның тренеры – татар егете Артур Әхмәтхуҗин. 2016 елда Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарында Артур шулай ук алтын медаль алган иде. Олимпия чемпионы Башкортстанның Краснокама районы Актанышбаш авылында туган. Артур кечкенә чакта аның гаиләсе Уфага күченеп китте. Хәзер ул Мәскәүдә яшәп, тренер булып эшли.

Башкортстанга кайткач, Аделина Уфада фехтование белән шөгыльләнер өчен яңа бина төзүне сорады. Алар укыган һәм тренировкалар уздырган бина җимерек хәлдә дип белдерде ул. Татарстан исә Марта җиңүеннән соң Казанда фехтование мәктәбе бинасына яңа корылма төзеләчәк дип белдерде. Төзелешкә Русия миллиардеры Алишер Усманов акча бирер дип көтелә.

1 августта шулай ук Уфа егете Тимур Сафин фехтованиеда көмеш медаль алды. Ул да Артур белән бергә 2016 елда Риода-де Жанейрода узган Олимпиадада алтын алган иде. Тимур Кирилл Бородачев, Антон Бородачев һәм Владислав Мыльников белән бергә рапирада Франция такымына җиңелеп, икенче урынга чыкты. Тимурның тренеры – Лира Грушина. Тимур 1992 елда Ташкентта туган. Соңрак гаиләсе белән Уфага күчкән. Алар әле дә Башкортстан башкаласында яши. Тимурның әнисе Гөлсинә Сафина тумышы белән Татарстанның Әлки районы Түбән Биктимер авылыннан. Былтыр коронавирус пандемиясе башлангач Тимур волонтер булып эшләде, онлайн рәвештә махсус курслар узып, таныклык алды һәм Уфада картларга ярдәм итте, аларга азык-төлек, дарулар китерде, чүпләрен чыгарды, башка вак үтенечләрен үтәде.

Мылтыктан ату да безгә ике медаль китерде. 27 июльда Ижау кызы Юлия Кәримова Сергей Каменский белән бергә 10 метрдан пневматик мылтыктан атып, өченче урынга чыкты. 31 июльда исә Юлия 50 метрдан мылтыктан атып тагын бер бронз медаль алды. Шулай итеп, татар кызы Токиода узган Олимпиадада ике медаль алды. Юлия 1994 елда Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә туган. Дөнья (2018) һәм Русия чемпионы. Атказанган спорт мастеры.

26 июльда Виктор Миңнебаев Александр Бондарь белән бергә 10 метр биеклектән суга синхрон сикереп, бронз медаль алды. Виктор 1991 елда Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә туган. Викторның әтисе Эдуард Миңнебаев шулай ук профессиональ спортчы, Электросталь шәһәренең "Авангард" футбол такымында уйнаган.

Татар спорчылары арасында иң соңгы булып Чакмагыш кызы Гөлназ Хатунцева (Бадыкова) бронз медаль алды. Ул 6 августта Мария Новолодская белән бергә велоспорт-тректа 26 очко җыеп, өченче урынга чыкты. Гөлназ 1994 елда Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Балтач авылында туган. Күп мәртәбә Европа чемпионы. Русиянең халыкара класслы спорт мастеры. Мәскәү шәһәре һәм Тула өлкәсе өчен чыгыш ясый. Гөлназ кияүдә, Вероника исемле кыз үстерә. Кызы тугач Гөлназ спорттан бераз туктап тора, аннары 2020 елның җәендә һөнәри спортка кире кайта һәм Русия чемпионы була. Гөлназның тренеры – иренең әтисе Василий Хатунцев. Гөлназ социаль челтәрләрдә татарлыгы турында әйтеп килә. Instgram язмаларында ул иренең татар хатыны белән горурлануын әйткән. "Минем ирем татар хатыныннан да яхшы бүләк юк дип әйтә, бу миңа бик ошый", дигән Гөлназ.

ТРЕНЕРЛАР

Токио Олимпиадасында медаль алган спортчыларның тренерлары арасында да татарлар шактый. 5 августта Русия өчен чыгыш ясаучы нугай егете Альберт Батыргазиев бокста алтын медаль яулады.

Альбертның тренеры – татар кешесе Руслан Куштанов. Куштанов Русиянең атказанган тренеры. Түбән Варта шәһәрендә яши. Хатыны Мария – кикбоксингда дөнья чемпионы. Алар ике бала – Ричард һәм Маргаританы үстерә. Русланның балалары да спорт белән шөгыльләнә.

Русиянең бокс җыелма такымының тренеры да татар кешесе – Виктор Фәрхетдинов. Ул 1957 елда Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә туган. Тугыз бала атасы. Ике улы үзе кебек үк тренер булып эшли.

Спорт гимнастикасында алтын медаль алган 16-яшьлек Владислава Уразованың да тренеры татар – Лия Фудимова. Фудимова да, Уразова да Дондагы Ростов шәһәрендә яши.

Фехтованиеда алтын алган Казан кызы Марта Мартьянованың тренеры да татар егете икәнен язган идек инде. Шулай ук фехтованиеда алтын медаль алган Инна Дериглазованың тренеры да татар кешесе Илдар Мәүлетов. Мәүлетов 1953 елда Уфада туган. Русиянең атказанган тренеры бүгенге көндә Курски шәһәрендә яши.

Токиода көмеш медаль алган фехтование ир-атлар җыелма командасының баш тренеры – Руслан Насыйбуллин. Насыйбуллин 1981 елда Свердлау өлкәсенең Верхотурье шәһәрендә туган. 2004 елда Афинда узган җәйге Олимпиадада бронз медаль алган иде.

РЕКОРД КУЮЧЫЛАР

Русия такымында чыгыш ясаган Уфа кызы Гөлназ Гобәйдуллина заманча бишле ярышта көрәшеп, йөзүдә рекорд куйды. Узган Олимпия рекорды да Гөлназныкы иде. Ләкин конкурда Гөлназга туры килгән Saint Boy кушаматлы ат киртә аша сикерүдән баш тартты, шуның аркасында татар кызы бу төр ярышта бер очко да җыя алмады. Биш төрле ярышта спортчылар конкур, ату, фехтование, йөгерү һәм йөзүдә ярыша. Нәтиҗәдә Гөлназ 1 053 очко җыеп, 32нче урынга калды.

Гөлназ 1992 елда Яңа Уренгой шәһәрендә туган. Үзе Мәскәүдә яши, әти-әнисе Уфада. Алар Гөлназга 10 яшь булганда Уфага күченеп кайткан. 2016 елда Риодагы уеннарда Гөлназ бишле ярышта катнашып, 15нче урын алган иде. Әлеге ярыш эчендә йөзү төрендә ул рекорд куйды. 2017 елда Мисырда дөнья чемпионатында җиңде, соңгы 20 ел эчендә ул шәхси ярышларда дөнья беренчелегендә алтын медаль алган беренче русияле хатын-кыз булды. Гөлназ Русия җыелмасында иң чибәр спортчы санала.

Гөлназ Гобәйдуллина
Гөлназ Гобәйдуллина

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Гөлназ әтием – башкорт, әнием – татар, мин исә үземне күбрәк татар итеп хис итәм, әти-әнием белән татарча аралашам, дип сөйләгән иде. Татарстанда шартлар тудырылса, Татарстан өчен дә чыгыш ясар идем, дип белдергән иде ул биш ел элек.

Шул ук ярышта Үзбәкстан өчен чыгыш ясаган Алисә Фәхретдинова 1 165 очко җыеп, дөньяның 30 иң көчле спортчы исемлегенә керде (30 урын). Алисә 1990 елда Мәскәүдә туган. Күп тапкыр Русия чемпионы. 2019 елдан Үзбәкстан өчен чыгыш ясый. Алисәнең әти-әнисе тумышы белән Татарстанның Буа районыннан. Әнисе Буа районының Бик-Үти авылыннан, әтисе Яңа Чәчкаптан. Бу турыда Алисә Азатлыкка сөйләде. "Бәләкәй чагымда мин җәйләрен авылда уздыра идем, әмма хәзер бик сирәк кайтыла, чөнки күнегүләрем бик күп", дип сөйләде ул.

Таҗикстан данын яклаган татар егете Илдар Әхмәдиев җиңел атлетикада 100 метрга йөгереп, үз төркемендә 4нче урынга калды һәм финалга чыга алмады. Әмма ул 100 метрны 10,66 секунд эчендә узып, шәхси рекорд куйды.

ДҮРТЕНЧЕ УРЫННАР

Дүртенче урын алган берничә татар спортчысы да бар. Украина данын яклаган кырымтатар Ленур Темиров грек-рим көрәшендә дүртенче урынга калды. Ленур 1990 елда Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә туган. 90нчы еллар башында аның әти-әнисе Кырымга кайта.

Ленур Темиров (у) чирек финалда Әрмәнстаннан Армен Меликян белән көрәшә
Ленур Темиров (у) чирек финалда Әрмәнстаннан Армен Меликян белән көрәшә

АКШ такымында чыгыш ясаган, шулай үк грек-рим көрәшендә үз көчен сынаган Илдар Хафизов та дүртенче урын алды. Илдар 1988 елда Ташкентта туган. 2014 елда Америкага күченеп киткән. Бүгенге көндә Америка гаскәрендә хезмәт итә.

Русиянең су полосы такымында ике кызыбыз – Чиләбе өлкәсеннән Эльвина Кәримова һәм Мәскәүдән Вероника Вахитова бар. 2016 елда узган Олимпия уеннарында Русиянең су полосы такымы өченче урын алган иде. Быел да аларның җиңү ихтималы югары бәяләнгән иде, әмма алар медаль ала алмады – дүртенче урынга калды.

Вероника Кудерметова һәм Елена Веснина чирек финалда Украина такымын җиңде
Вероника Кудерметова һәм Елена Веснина чирек финалда Украина такымын җиңде

Казан кызы Вероника Кудерметова тенниста медаль алыр дип көтелгән иде, әмма ул да дүртенче урынга калды. Вероника WTA рейтингында Русиянең беренче ракеткасы, парлы уенда Зур шлем финалисты (Уимблдон-2021). Верониканың әтисе Эдуард Кудерметов та профессиональ спортчы – Русия хоккей чемпионы. Вероника төрле медиалар белән аралашканда үзенең татар тамырларын телгә ала.

Казакъстан өчен чыгыш ясаган боксчы Закир Сафиуллин Токио Олимпиадасында чирек финалга хәтле барып җитте, әмма медаль өчен көрәшә алмады – ярышлардан төшеп калды. Закир 1986 елда Казакъстанда туган. Бүгенге көндә Шымкент шәһәрендә яши.

Казакъстан өчен чыгыш ясаучы Илфат Абдуллин
Казакъстан өчен чыгыш ясаучы Илфат Абдуллин

Казакъстан өчен чыгыш ясаучы Илфат Абдуллин уктан атып, Олимпиаданың 1/8 финалына кадәр җитте, 1/4 финалга чыга алмады. "Олимпиадага килеп, 1/8 финалга барып җитү минем өчен бик зур казаныш" ди Илфат.

Татарстан кызы Зилә Батыршина "скит" стендлы ату ярышында 15нче урынга чыкты һәм медальсез калды. 21-яшьлек Можга кызы Эльвира Хәсәнова да спорт йөрешендә 16нчы урын алып, дөньяның 30 иң көчле спортчы исемлегенә керде.

Башкортстанның Илеш авылында туып үскән, Русия чемпионы Алсу Миназова ишкәкле слаломда "каяк"та йөзеп, ярымфиналга барып җитте. Алсу 1998 елда туган. Ишкәкле сламом белән 2011 елда Уфада мавыга башлый. Соңгы елларда ярышларга Мәскәү өлкәсендә әзерләнә, Башкортстан һәм Мәскәү өлкәсе өчен чыгыш ясый. Алсу Токио Олимпиадасына сайланып алынгач, Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов Уфада ишкәкле слалом үзәге төзеләчәген белдерде. Аның сүзләренчә, Уфадагы спортчыларга күнегүләр ясарга урын юк, шуның аркасында Алсу да Мәскәүгә күченеп киткән.

Камил Ибраһимов
Камил Ибраһимов

Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның оныгының улы Камил Ибраһимов кылыч белән фехтованиеда алтынчы урын алды. Казан егете, 23-яшьлек Ирек Ризаев велоспорт-ВМХ (Bicycle Moto eXtreme) төрендә алтынчы урынга калды. Быел Олимпиадада ВМХ төрендә ярышлар беренче тапкыр узды. Ирек "фристайл"да ярышты, анда катлаулы трюклар башкаруда ярышалар.

Чаллы егете, 31-яшьлек Илнур Закарин велоспорт-шоссе узышында катнашып, финишка барып җитә алмады. Трасса озынлыгы 234 чакрым иде. Илнурдан кала, тагын 41 спортчы финалга барып җитә алмады. Илнур 2016 елда Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарында да катнашырга тиеш иде, ләкин халыкара олимпия комитеты тыюы аркасында ул уеннарга кертелмәде. Соңрак, ярышларга бер көн кала, аңа чыгыш ясарга рөхсәт ителде, әмма ул бер көн эчендә Чаллыдан Риога барып җитә алмады.

Кыяга үрмәләү
Кыяга үрмәләү

Казакъстан өчен чыгыш ясаган 25-яшьлек Ришат Хәйбуллин кыяга үрмәләп, 11нче урын алды һәм финалга чыга алмады. Спорт төре буларак кыяга үрмәләү Олимпиадага беренче тапкыр кертелде. Бу ярышта нибары 15 кенә илдән спортчы көрәште, шуларның берсе – татар егете. Ришатны ярышларга аның әтисе Ринат Хәйбуллин әзерли, ул да кыяга үрмәләү спорты белән шөгыльләнә, Казакъстанда танылган спортчы. Ришат 1995 елда Алматы шәһәрендә туган. Бүгенге көндә Чехиядә яши – Брно шәһәренең техник университетында укый.

Русиядән Вадим Мөхәммәтҗанов пневматик мылтыктан 10 метрга атышта 23нче урынга калып, финалга уза алмады. Австралиядән Динә Әсфәндиярова да 10 метрга пневматик мылтыктан атышта квалификация ярышларын уза алмады. Бәхрәйн данын яклаган Данис Латыйпов (бокс) беренче алышта ук җиңелеп, медальләр өчен көрәштән төшеп калды. Казакъстаннан Руслан Корбанов һәм Үзбәкстаннан Мәликә Хәкимова да фехтованиеда ярышып финалга уза алмады.

Чиләбе өлкәсенең Катав-Ивановски шәһәрендә туган Сабина Гыйләҗева (дзюдо) Олимпиадага запастагы уенчы буларак барган иде, әмма аңа ярышларга катнашу мөмкинлеге чыкмады. Ул берәр спортчы авырса, йә яраланса гына чыгыш ясый алыр иде. 20-яшьлек Сабина дзюдога йөри башлаганын башта әти-әнисеннән яшергән. Дзюдога килгәч, аңа пар таба алмаганнар, чөнки шәһәрдә ул бу төр спорт белән мавыгып киткән беренче кыз бала була.

ОЛИМПИАДАДА МИЛЛӘТЧЕЛЕК

5 август Русия өчен чыгыш ясаучы нугай егете Альберт Батыргазиев Токиодагы Олимпия уеннарында бокста алтын медаль яулады. Альбертның тренеры татар кешесе икәнен язган идек инде. Иң кызыгы, көрәш мәйданына Альберт думбралы ногай җырын яңгыратып чыкты. Шулай итеп ул бөтен дөньяга үз милләтен танытты.

"Бу минем өчен кадерле кеше – Асау (Арсланбәк Солтанбәков) җыры. Ул бу көйне думбрада шундый итеп уйный, хәтта сулыш кысыла. Җыр нугай телендә – мин үзем нугай. Көрәш алдыннан бу көй дәртләндерә, рухны күтәрә" дип аңлатты Альберт.

Альберт 1998 елда Дагыстанның Геметүбә авылында туган. Алты яшендә әти-әнисе белән бергә Ханты-Манси автоном бүлгесенең Түбән Варта шәһәренә күчкән. Спорт белән 8 яшеннән шөгыльләнә. Башта ул кикбоксинг белән мавыккан, соңнан 2016 елда Олимпия уеннарында катнашу хыялы белән янып, бокска күчкән. Альберт күп балалы гаиләдә туган – аның бер абыйсы һәм дүрт энесе бар. Әби-бабасы һәм туганнары әле дә Дагыстанның Геметүбә авылында яши.

Альберт җиңгәннән соң Геметүбә авылында аның туганнары һәм авылдашлары нугай җырларын җырлап, милли биюләр биеп, нугайларның милли байракларын күтәреп, зур бәйрәм оештырды. Дагыстанда шулай ук нугайларның милли байраклары белән автойөреш узды.

Алинә Заһитованы каршы алу
Алинә Заһитованы каршы алу

Нугайлар белән чагыштырганда, татарлар үзләренең җиңеп кайткан милләтәшләрен тыйнак кына каршы ала. Аларның уңышларына да тыйнак кына сөенә. Шулай да, 2018 елда татар кызы Алинә Заһитова фигуралы шууда Олимпия чемпионы булгач, Мәскәүнең татар яшьләре аны аэропортта "Татар принцессасы" һәм татарча язылган "Алинә, без сине яратабыз" дигән шигарләр белән каршы алды. Яшьләрнең кулларында шулай үк Татарстан байраклары да бар иде.

Гөлнара Самитова-Галкина
Гөлнара Самитова-Галкина

2008 елда Пекинда узган Олимпиада вакытында алтын медаль алган Чаллы кызы Гөлнара Самитова-Галкина мәйданга Татарстан байрагын күтәреп чыккан иде. Моның өчен аны чак кына Олимпия чемпионы исеменнән мәхрүм итмәделәр. Ул вакытта Самитова-Галкина Олимпия чемпионы гына түгел, дөнья рекордын да куйган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG