Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәйдәшстан" фестивале: аны ничек яңартырга?


Чарадан күренеш

14 август Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында Салих Сәйдәшкә багышлаган чираттагы музыка фестивале узды. Тамашачы аз иде, яңгыр яуды, оркестр чыгыш ясый алмады. 21 еллык тарихлы фестивальне үзгәртергә вакыт җиттеме?

"Сәйдәшстан" музыка фестивале 2000нче елларда барлыкка килде. Ул Югары Осланның Кызыл Байрак авылында уза. Салих Сәйдәшев 1922-1940 елларның җәйләрен Кызыл Байракта уздырган. Сәйдәш иҗатына мөкиббән китүчеләр ике елга бер бирегә татар көйләрен тыңларга җыела. Фестивальне тудыручы – Камал театрының элекке мөдире Шамил Закиров. Үзе мәрхүм булса да, Камал театры бу фестивальне уздырып килә.

Анонсларда Камал театрының оркестры ачык һавада Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин (аның тууына быел 100 ел – ред.) әсәрләрен башкарачак дип алдан әйтелде. Зур програм әзерләнгән, әмма бу чынга ашмый калды. Ул көнне Кызыл Байракта яңгыр яуды, оркестр яңгырда уйный алмады. Концерт алдыннан Камал театры оркестры репетиция уздырды, алар Кызыл Байракка кечкенә акустик рояль дә алып килгән иде.

Тик яңгыр барысын да харап итте. Шулай да тамашачылар җыелгач, концерт булды. Камал театры артистлары баянга булса да тамашачыларга татар халык җырларын башкарды, шигырьләр сөйләде. Бу – форс мажор вазгыятьтә Сәйдәш фестивале сәхнәсен буш калдырмау максаты белән тиз генә әвеш-тәвеш китергән концерт килеп чыкты. Әмма оештыручылар оркестр белән концертны Камал сәхнәсендә карап булачак дип ышандырды, ул концерт 27 октябрь узачак.

2000нче еллардан бирле уздырылган фестиваль бүгенгә кадәр үзгәрешсез кала. Аның форматы да бер калыпка салынган, моңа кадәр ничек узган, шул рәвешле уздырыла. Аның тамашачысы да яңармый. Быел да чыгышларга алкышлап утыручыларның күбесе – өлкән яшьтәге ханым һәм әфәнделәр. Элекке елларда аның турында алдан хәбәр ителә иде, Казаннан автобуслар оештырылып, кешеләр Кызыл Байракка килде. Татар зыялылары быел биредә күренмәде, күбесе – Кызыл Байракта яшәүче кешеләр иде.

Тамашачылар
Тамашачылар

"Сәйдәшстан" музыка фестивален яңарту кирәкме, аңа яңа сулыш өрү урынлымы? Мәсәлән, яшь буын бу фестивальдән никадәр хәбәрдар һәм аларга мондый формат гомумән кызыкмы?

Әлегә көнгә кадәр Камал театры – фестивальнең төп оештыручысы. Аның бюджеты да зур түгел, Камал театры мөдире Илфир Якупов әйтүенчә, якынча 500 мең сум. "Татарстан Мәдәният министрлыгы да ярдәм итә. "Сәйдәшстан" фестивален уздыру – Шамил Закировның хезмәтен дәвам итү, Сәйдәш музыкасын яңгырату һәм монда иң мөһиме – идея", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Илфир Якупов
Илфир Якупов
Кызыл Байракка төрле республикалардан оркестрлар чакырасыбыз килә

"Монда иң мөһиме – идея. Төрлесен уйлыйбыз, менә коллективка Данияр Соколов килде, ул яңа кеше, ул башкача күз алдына китерә. Кызыл Байракка төрле республикалардан оркестрлар чакырасыбыз килә. Башкортстан, Чуашстан, Мари Илендә милли оркестрлар бар, аларга Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов көйләрен биреп, алар өйрәнеп бер-бер артлы чыгыш ясый алалар. Бик куәтле энергетикалы фестиваль булыр иде, —дип сөйләде Камал мөдире. — Әлегә бюджет та аз, әмма идея булса, аңа акча табылыр иде. Без үзебез дә фестивальне зурайтырга, аның куәтлерәк узуын, биредә кешеләрнең күп булып җанлы оркестр белән татар музыкасын тыңлауларын телибез.

Камал театры оркестры җитәкчесе Данияр Соколов бу фестивальдә беренче тапкыр катнаша. Дирижер яңгырда кыйммәтле музыка кораллары белән чыгыш ясау мөмкин түгел дип аңлатып, тамашачылар алдында гафу үтенде.

Данияр Соколов
Данияр Соколов

— Без шулкадәр искиткеч бай програм әзерләдек, сез аның матурлыгын күз алдына да китерә алмыйсыз, — дип сүзен башлады ул. — Бу концертны, һичшиксез, татар көйләрен яратучы һәр кеше ишетергә тиеш. Һәр композитор татар халык иҗатына таянып эш иткән. Шуны истә тотып без бу пандемия елында Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев, Алмаз Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов кебек татарның бөек композиторлары әсәрләрен, татар халык җырларының иң асылларын сайлап програм әзерләдек. Аларны берләштердек. Без дә фестивальне киңәйтергә кирәк дип саныйбыз, яшь композиторлар да бар, аларны да халыкка күрсәтергә кирәк.

Сүз уңаеннан, Данияр Соколов әйтүенчә, Камал театры архивында элекке партитураларны барлау эше башланган. Казан консерваториясе белән берлектә алар барысы да барланып, тәртипкә китерләчәк. Архивта 1922 елдагы партитуралар да сакланган. Камал театры дирижеры якын киләчәктә музыкаль антология ясап, оркестр белән чыгыш ясарга ниятли.

Сәйдәш фестиваленең берсен дә калдырмаучы, композиторның туганы, аның мирасын туплаучы, табиб Рөстәм Әхмәров та быел тамашачыларның аз булуына үкенеп йөрде. "Димәк, башка формат та кирәк", диде ул Азатлыкка. Ул Сәйдәшевка рәсми хакимиятнең дә игътибары булмавы аркасында татар композиторына бәйле чаралар читтә кала дип зарланды.

Рөстәм Әхмәров
Рөстәм Әхмәров
20 ел элек Сәйдәш фестивале гөрли иде, хәзер сүлпәнәйде

— Узган ел Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел иде. Ничек билгеләнде ул республикада, татар дөньясында? Берни ишетелмәде, булмады. Ярар, пандемиягә туры килде дип аңлаттылар. Әмма шул ук вакытта Нәҗип Җиһановны искә алу чарасы уздырылды. Гаҗәп, — дип сөйли ул. — 20 ел элек Сәйдәш фестивале гөрли иде, хәзер сүлпәнәйде. Кешеләр аз, димәк оештыру эшен куәтлерәк алып барырга кирәк. Камал театрына, Югары Ослан районына рәхмәт, алар тырыша, әмма аларга ярдәм кирәк. Сәйдәш мирасын саклау, аны халыкка җиткерү – Татарстанның йөзе.

Рөстәм Әхмәров әлеге көндә Салих Сәйдәшевнең фотоларын туплаган, фотоальбом чыгарырга тели. "Сәйдәшнең үзе, йә кем беләндер төшкән 100дән артык фотосурәте бар. 12 яшендә беренче төшкән фотосыннан башлап, җеназа вакытында ясалган фотоларына кадәр еллар буена туплады. Әлегә кадәр басылмаган фотосурәтләр бар, аларны архивларда таптым. Китап чыгарырга акча кирәк, лаеклы фотоальбом, өч телдә булса, аңа якынча 1 млн сум акча кирәк ди, Әхмәров.

Әминә Рәхмәтуллина йорты. Сәйдәш шушында кайтып йөргән
Әминә Рәхмәтуллина йорты. Сәйдәш шушында кайтып йөргән

Кызыл Байракта Салих Сәйдәшевнең җизнәсе Шиһаб Әхмәров торган йорт сакланмаган, әмма бу фестиваль аның нигезенә якын булган аланлыкта уза. Шиһаб Әхмәров 1929 елда милләтчелек өчен кулга алынгач, ул йорт сатыла, туздырыла. Әмма Сәйдәш соңыннан кайтып йөргән Әминә Рәхмәтуллина йорты әле дә исән. Композитор вакытында булган интерьер әле дә сакланган. Югары Ослан район җитәкчелегенең музей оештыру теләге булган, әмма бу эш барып чыкмаган.

Кызыл Байракка 1920нче елларда нигез салына. Идел буенда беренче татар авылы, Апас, Чүпрәле, Әтнә, Биектау татарларыннан оештырыла.

Салих Сәйдәшевне яшьләр арасында ничек популярлаштырып була?

  • Яндекс.Музыка кебек платформаларда Салих Сәйдәшевнең мирасын урнаштыру. Бу - яшьләргә аның әсәрләрен таныту булыр иде. Шулай ук аның турында, мирасы турында подкастлар урынлы була ала. Әлегә Яндекс.Музыкада "Тәртип FM" ясаган тапшырулар бар. Аларның санын арттыру.
  • Салих Сәйдәшевны белүче, аның әсәрләрен өйрәнүче музыка белгечләре белән видеолар ясап YouTube платформасына кую.
  • Документаль фильм ясау.
  • Салих Сәйдәшев исемендәге стипендия булдыру. Казан, Мәскәү, чит ил уку йортларында укучыларга татар композиторы стипендиясен түләп, аларга татар музыкасын иҗат итү максатын кую.
  • Сәйдәш музеен интерактив итеп ясау.
  • Винил пластинкаларда сакланган Сәйдәш көйләрен яңадан бастыру, яшьләргә аларны кәттә форматта тәкъдим итү.
  • Сәйдәш музыкасы турында дискуссияләр оештыру.
  • Композиторның ноталарын интернетка чыгару, теләгән кеше аларны алып уйный алу мөмкинлеген тудыру.​

Белешмә: Салих Сәйдәшев

Салих Сәйдәшев – танылган татар композиторы, татар музыкасы классигы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы.

Ул 1900 елда Казанда туа. Кечкенә чагыннан ук музыкага тартыла, музыка остасы Заһидулла Яруллинда укый. 18 яшендә үз оркестрын төзи. 1920-1922 елларда Кызыл армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Казанга кайта, Татар дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыртыла. 1934-1938 елларда Мәскәүдә татар операсы студиясендә укый.

Сәйдәшев – беренче халык композиторлары тәҗрибәләрен кулланып, халыкның күпгасырлы моңнарын Европа классик музыкасы тәҗрибәсе белән оста тоташтырып, татар милли һәм профессиональ музыкасына нигез салучы. "Галиябану", "Башмагым", "Зәңгәр шәл", "Сүнгән йолдызлар", "Ил", "Казан сөлгесе", "Наёмщик" кебек спектакльләргә ул язган музыка татар классикасы булып санала. Аның "Совет армиясе маршы" да киң таныла. Сәйдәшевнең балалар җырлары да бар ("Зәңгәр күл", "Укучылар вальсы" һәм башкалар).

Композитор 1954 елда вафат була, ул Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән. Аның исеме белән Казанда урам атала, Татарстан урамында һәйкәл куела, Татарстанның Зур концертлар залына аның исеме бирелә. 1993 елда Сәйдәшев яшәгән Горький урамындагы йортта аның музее ачыла.

2000нче еллар башыннан ел саен август аенда Татарстанның Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында "Сәйдәшстан" дип аталган фестиваль уза, анда композитор искә алына. Чараны Камал театры оештыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG