Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан Имаметдинов Тинчурин театрының баш режиссеры булачак


Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

Соңгы ике елда театр баш режиссерсыз эшләде.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры итеп Туфан Имаметдинов билгеләнәчәк. Бу хәбәрне ул үзе Азатлыкка раслады. Имаметдинов яңа вазифага сентябрь башында керешәчәген әйтте.

Соңгы ике елда Тинчурин театры баш режиссерсыз эшләде. 2019 елда мәдәният министрлыгы әлеге вазифаны башкарган Рәшит Заһидуллин белән хезмәт килешүен озайтмады. Бу хәлне ул "Министр белән низаг театр хезмәткәрләрен яклаудан килеп чыкты. Узган ел музыкаль театр үсеше концепциясен языгыз дигәч, мин баш тарттым. Хезмәткәрләрне саклау өчен каршы төштем", дип аңлатты.

Туфан Имаметдиновка 36 яшь. 2014-2020 елларда ул Казан рус яшь тамашачылар театры баш режиссеры булып эшләде. Соңгы елларда "Әлиф" иҗат берләшмәсе белән "Әлиф", "Әллүки", "Дәрдмәнд" спектакльләрен сәхнәләштерде. 2018 елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булды.

Шулай ук Имаметдинов Тинчурин театрында чакырылган режиссер сыйфатында "Әгъләм.Галәм", "Полиционер" спектакльләрен куйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG