Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда элекке шәһәр прокурорына ришвәтчелек өчен 8 ел колония хөкеме чыкты


Тикшерү комитеты мәгълүматларына күрә, прокурор 2016 елдан 2018 елга кадәр җирле эшмәкәрдән яклаганы өчен акча алган.

Башкортстан мәхкәмәсе Учалы районы прокурорын ришвәт алганы өчен сигез елга кырыс режимлы колониягә хөкем итте һәм зур күләмдә штраф түләтү карары чыгарды, дип хәбәр итә республика Тикшерү комитетының төбәк идарәсе. "Коммерсант" язганча, сүз Учалының элекке прокуроры Наил Халиков турында бара.

Тикшерү комитеты мәгълүматларына күрә, прокурор файдалы казылмалар чыганакларын эшкәртү белән шөгыльләнгән җирле эшмәкәрдән аны яклаганы өчен 2016 елдан 2018 елга кадәр акча алып барган. Ришвәтнең күләме 660 мең сум. Мәхкәмә карары нигезендә элеккеге прокурорга бирелгән штраф күләме исә 3 миллион сумнан артык.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Элегрәк шул ук мәхкәмә экс-прокурорны гаепсез дип тапкан иде, Башкортстанның Югары мәхкәмәсе бу карарны кире кагып, эшне кабат карауга җибәрде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG