Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел "Татарча диктант" өч көн дәвамында барачак  


Уфада диктант язу чарасы (архив фотосы)
Уфада диктант язу чарасы (архив фотосы)

Татарстан һәм Башкортстан өчен аерым көн билгеләнгән.  

Быел "Татарча диктант" татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе өч көн дәвамында барачак. Бу турыда Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова сөйләде.

Телне белү дәрәҗәсенә карап, диктант язучыларны быел өч төркемгә бүләләр. Татар телен камил дәрәҗәдә, уртача һәм башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен аерым текстлар алына.

Быелгы акцияне өч көн дәвамында уздырырга булганнар. Диктант 10-12 сентябрьдә узачак, Татарстан һәм Башкортстан өчен аерым көн - 10 сентябрь билгеләнгән.

Диктант турыдан-туры эфирда ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында уза. Моннан тыш, аны diktant.tatar сайтына кереп, татар клавиатурасы ярдәмендә онлайн язып та булачак. "Компьютер каршында утырып, онлайн язып, диктантны шундук тикшерергә җибәреп була. Без моны Семиотика институты белән бергә эшлибез, алар аның алгоритмын булдыра", дип сөйләде Ленария Мөслимова.

Узган елда "Татарча диктант" пандемия сәбәпле онлайн рәвештә узган иде. Оештыручылар белдергәнчә, татарча диктантны дөньяның 30 илендә һәм Русиянең 60 төбәгендә яздылар. Диктант, быелгы кебек үк, ТНВ һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында туры эфирда да алып барылды.

"Татарча диктант" чарасы 2016 елдан бирле уза. Аның төп оештыручысы – Дөнья татар яшьләре форумы. Акция татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфография һәм пунктуация хаталарын ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан уздырыла.

2019 елда "Татарча диктант" вакытында җәнҗал чыккан иде. Башкортстанда хакимият Татарстандагы оештыручылар сайлаган әсәрне "Дуслык күпере" дигән үз тексты белән алмаштыруны таләп итте. Татарстанның үзендә исә җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре кире кагылды, аны Роберт Миңнуллинның "Кулыма китап алам" әсәре белән алыштырдылар.

Башкортстанда былтыргы "Башкортча диктант" вакытында да тавыш чыкты. Халыкара башкорт теле диктантында Башкортстанның татар районнары өчен татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG