Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа хакимияте сайлауларда хәрәмләшүләргә каршы митинг уздырырга рөхсәт бирмәгән


Казанда Николай Платошкинны яклау чарасы, 2020 ел
Казанда Николай Платошкинны яклау чарасы, 2020 ел

Мэрия моны коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен кертелгән чикләүләргә бәйле дип аңлаткан.

Уфа мэриясе җирле активистларның "Яңа социализм өчен" ("За новый социализм") хәрәкәтенә сайлауларда хәрәмәләшүләргә каршы митинг уздырырга рөхсәт бирмәгән. Чара 11 сентябрьгә билгеләнгән булган. Моннан тыш, митингта сәяси репрессияләргә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләүләргә бәяләр артуына һәм "Русиядә, Башкортстанда яшәүчеләрнең хокуклары бозылуга" да каршы чыгарга җыенганнар. Аны 490 кеше катнашында Уфаның спорт сарае каршындагы мәйданда уздырасы булганнар.

Мэрия чарага рөхсәт бирмәвен коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен кертелгән чикләүләргә бәйле дип аңлаткан. Активистларга митинг үткәрү турында бу чикләүләр беткәннән соң гына мөрәҗәгать итәргә кушканнар.

"Димәк, "Бердәм Русия" фиркасен хуплау концертларына, Конгресс-холл янындагы фейерверкларга меңләгән кешене җыярга ярый, ә битлекләр, бармакчалар кигән 490 кешене митингка җыярга – ярамый!" ди Уфа социаллары.

Яз һәм җәй буена Уфада хакимиятләр меңләгән халыкны җыйган чаралар, шул исәптән концертлар оештырды. "Табибларга рәхмәт" концерты, Дөнья фольклориадасы ачылышына һәм йомгаклавына багышланган тантаналар, WorldSkills Russia милли чемпионаты узды. Шаһитләр әйтүенчә, бу чараларга җыелган халыкның күбесе битлек тә кимәгән. Шул ук вакытта хакимиятләр бәйсез активистларга һәм оппозициягә бер генә чара уздырырга да рөхсәт бирмәде.

Бу яз Мәскәү мәхкәмәсе "Яңа социализм өчен" хәрәкәте лидеры Николай Платошкинны шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм итте һәм 700 мең сум җәза бирде. Ул дөрес булмаган хәбәрләр таратуда, халык арасында чуалышлар чыгаруда гаепләнде. Прокуратура 6 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG