Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәид Нурси китапларын укыган Нәкыя Шәрифуллинага 7 ел колония җәзасы соралды 


Чаллы мәхкәмәсе
Чаллы мәхкәмәсе

Нәкыя Шәрифуллина экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнә.

Чаллы шәһәре прокуроры бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63-яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага җиде ел гомум тәртипле колония җәзасы бирергә тәкъдим итте. Бу турыда гаепләнүче ханымның адвокаты Руслан Нәгыев хәбәр итә.

Нәкыя ханым экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнә. Әлеге маддә 6 елдан алып 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасын күздә тота.

Адвокат сүзләренчә, хөкем каршына баскан ханым 63 яшьтә, аның көчле авырулары да бар. "Ул гаепләүләрне тулысынча кире кага, Коръәнне өйрәнүдән кала берни эшләмәгәнен аңлата", ди адвокат.

Яклау ягы Нәкыя ханым гамәлләрендә җинаять юк дип белдерә һәм аның өстеннән гаепнең тулысынча алынуын таләп итә.

Русиядә тыелган Сәид Нурси китапларын төрекчә укыган өчен хөкем ителүче "мөселман карчыклары" эше утырышы Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә бара. Хөкем карары 31 август төштән соң чыгарылырга тиеш.

Узган елның 25 мартында Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәкыя Шәрифуллина һәм тагын берничә мөслимәнең өендә тентү уздырып, алар укыган төрек дин галиме Сәид Нурси китапларын алып киттеләр. Соңыннан җинаять эше ачылды, мәхкәмә Нәкыя Шәрифуллинага өй сагына утырту карары чыгарды. Сигез ай өй сагында утырганнан соң, карар шәһәрдән читкә чыкмау шартына үзгәртелде. Хәзер мәхкәмә бара – беренче утырыш 12 гыйнварда узды.

63 яшьлек Нәкыя ханым Русиядә "Нурчылар" оешмасын оештыруда гаепләнә. Нурсиның "Рисәлә әл Нур" китапларының урысчасы Русиядә тыелган. Нәкыя Шәрифуллина сүзләренчә, алар китапларның урысчасын түгел, төрекчәсен укый. Шуңа ул мәхкәмәнең гаепләүләре белән килешми. 60-80 яшьлек ханымнар белән белән Сәид Нурси китапларын укыган Шәрифуллина элек 100 мең сум штрафка тартылган иде инде.

Июль башында Чаллы шәһәре мәхкәмәсенең Сәид Нурси китапларын экстремист дип танып, аларны тыю турындагы карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе канунсыз дип тапкан иде.

  • 2020 елның 22 октябрендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова гаделсез эзәрлекләү турында Төркия президенты Рәҗәп Таип Эрдоганга хат язды, аннан татар мөслимәләрен яклавын сорады. Шундый ук эчтәлектәге хат 25 октябрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да юлланды. 2020 елның 20 ноябрендә Фәүзия Бәйрәмовага Төркия президентына хат язган өчен Чаллы шәһәре прокуратурасына чакыртып, кисәтү ясадылар.

"Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG