Быел Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус белән дүрт тапкыр ешрак авырый башлаган, шулай ук өлкәннәр арасында үлем очраклары да дүрт мәртәбә арткан, дип сөйләгән "Казанские ведомости" басмасына Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
Ул бу очракларының артуын өлкән яшьтәгеләрнең быел "үзизоляция"дән ешрак баш тартуы белән бәйле, дип саный.
"65 яшьтән өлкәннәр белән хәл бик мөшкел. Узган ел алар өчен үзизоляция мәҗбүри иде, безнең зирәк әби-бабайларыбыз өйдә утырды, туганнары да аларга карата кайгыртучанрак иде – балалары, оныклары килеп йөрмәде, азык-төлек китергән очракта да, ишек төбендә калдырып киттеләр. Ләкин хәзер берникадәр тынычлану барлыгын күзәтәбез", дигән Патяшина.
Моннан тыш, быел коронавирусның авыр төре белән чирләүчеләр "нәкъ ике мәртәбә" арткан. "Коронавирус йоктырган ун кешенең нибары дүртесе генә чирне җиңел кичерә", дигән җитәкче.
Марина Патяшина, шулай ук, коронавирус белән авырган кешеләрнең 15-40 процентында йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу һәм нерв авырулары килеп чыгуын әйткән. Җитәкче сүзләренчә, хәзер балалар да элеккеге кебек симптомнарсыз гына авырмый башлаган.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республикада узган елның июль ае белән чагыштырганда авыручылар саны 10,7 процентка арткан, дип белдергән иде.
Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ФОМС) исәпләүләренә күрә, Русиядә икенче ярты еллыкта коронавирустан дәваланучылар өчен медицина ярдәменә 111 млрд сумнан артык акча кирәк булачак. Бу исәпләүләрне ясаганда фонд сәламәтлек саклау министрлыгы фаразларына нигезләнгән. Министрлык исә ел ахырына кадәр илдә коронавирус белән тагын 3,9 млн кеше авырырга мөмкин, дип саный. Аларның якынча 784 меңе хастаханәләрдә дәваланыр дип фаразлана.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!