"Новая газета" басмасы Мәскәү янының Королёв шәһәрендә узган киңәшмәнең аудиоязмасын чыгарды. Киңәшмәдә Русия думасына сайлауларда хәрәмләшүләргә әзерлек турында сөйләшкәннәр. Аудиоязмадан аңлашылганча, сайлау комиссияләре җитәкчеләренә билгеле бер намзәтләр өчен тавышлар саны буенча йөкләмә бирелгән һәм бу нәтиҗәләргә ничек ирешәчәкләре аңлатылган. "Новая газета" киңәшмә аудиосы өзекләрен үз мәкаләсенә дә элде.
Журналистларга әлеге язманы киңәшмәдә катнашучыларның берсе биргән. "Новая газета" фаразлавынча, җыелышны Королёв шәһәр башлыгы киңәшчесе Жанна Прокофьева үткәргән. Аудиоязманы башка өч кешегә дә тыңлатып караганнар, алар да журналистларга тавыш иясенең Прокофьева булырга мөмкинлеген әйткән.
Инструктаж уздыручы сайлау комиссиясе башлыкларына "төгәл бер фирка" өчен фирка исемлекләреннән 42-45 процент җыярга кирәклеген белдергән. Аудиоязмага сылтанып, журналистлар бу йөкләмәнең 125нче сайлау бүлгесендә уздырылган штаб утырышында Мәскәү өлкәсе хакимиятенең территориаль сәясәт баш идарәсе бирүен хәбәр итә.
Шулай ук киңәшмәдә Королёв башлыгы Александр Ходырев сайлауларда кирәкле нәтиҗәләргә ничек ирешеләчәге хакында чыгыш ясаган диелә хәбәрдә.
Инструктаж уздыручы сайлау комиссияләре башлыкларыннан 125нче һәм 9нчы бер мандатлы бүлгеләрдә намзәтләрнең фамилияләрен белү-белмәүләрен дә сораган. Тискәре җавап алганнан соң, Русия думасына "Бердәм Русия"дән намзәт – Сергей Пахомовны һәм Мәскәү өлкәсе думасына намзәт Сергей Карселянны атаган. "Барысы да ак кәгазъ кебек узарга тиеш: кисәтүләрсез, гаризаларсыз, шикаятьләрсез, сайлау канунын бозмыйча", дип югарыда торган җитәкчеләренең үтенечен җиткергән.
Инструктаж уздыручы сайлау комиссиясе башлыкларыннан ЛДПР, КПРФ һәм "Үсеш фиркасе" кебек фиркаләрнең күзәтүчеләреннән курыкмаска чакырган. "Коммунистлар белән безнең бар да яхшы булырга тиеш – нинди генә булмасыннар, алар үзебезнекеләр, королёвныкылар, америка тарафлылар түгел", ди язмадагы тавыш иясе.
Шулай ук, инструктаж уздыручы сайлауга килүчеләр имза куя торган "сайлаучылар өчен" исемлекнең билгеле бер мизгелдә "күзәтүчеләр өчен" әзерләнгән ялган исемлеккә алыштырылачагын хәбәр иткән. Бу ялган исемлектә кирәкле сандагы имзалар алдан куелган булачак диелә хәбәрдә. "Әгәр барысын да тиешенчә эшләсәгез, акыллы булсынмы, надан булсынмы, бернинди тавыш бирүләр дә барып чыкмаячак", ди язмада киңәшмәне алып баручы.
"Новая газета" журналистлары әлеге аудио язманы Үзәк сайлау комиссиясенә юллаган. Алар комиссия башлыгы Элла Памфилованың бу хәл уңаеннан җавабын көтә.
- Элла Памфилова Королёвтагы сайлау комиссиясен берничә мәртәбә тәнкыйтьләгән иде. 2016 елның октябрендә Русия думасына сайлаулар барышында канун бозу турында 12 шикаять булды. 2017 елның гыйнварында Памфилова Королёв сайлау комиссиясенең эшчәнлеген тикшерергә, аның рәисе Жанна Прокофьеваны вазифаларыннан азат итү-итмәү мәсьәләсен карарга кушкан иде.
- 2017 елның февралендә Прокофьева сайлауларда канун бозулар турындагы хәбәрләрдән соң вазифасыннан китүе турында гариза язды.
- Русия думасына сайлаулар өч көн буе – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Моннан тыш, 39 төбәктә җирле парламент депутатлары, 9 төбәктә - губернаторлар, 11 төбәк үзәгендә шәһәр башлыклары сайланачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!