Европа берлеге "Талибан" радикаль хәрәкәте белән ( Русиядә террор оешма дип табылган һәм тыелган) Әфганстандагы гади халыкка ярдәм итү хакына элемтәләр булдырачак. Бу хакта Европа берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Жозеп Боррель хәбәр итте.
Дипломат сүзләренчә, талиблар белән диалог аларның хакимиятен тануны аңлатмый. "Бу - оператив бәйләнешләр", дип искәртте ул Европа берлеге тышкы эшләр министрларының рәсми булмаган очрашуында.
Боррель әйтүенчә, Европа берлеге талиблар белән яңа әфган хакимиятләренең бурычларына яраклы элемтәдә торачак. Моның Әфганстаннан терроризмны башка илләргә чыгармау, шулай ук талибларның хатын-кызларның хокукларын һәм матбугат иреген хөрмәт итүләре өчен эшләнүен белдерде. Моннан тыш, "Талибан" барлык теләге булганнарга илдән чыгып китү мөмкинлеген гарантияләргә тиеш.
Әгәр яңа хакимият иминлек өлкәсендә шартлар тудырса, Брюссель Кабулга үз миссиясен кире җибәрергә әзер, диде дипломат.
3 сентябрьдә Әфганстан белән идарә итү шурасын "Талибан" лидеры Абдул Гани Барадар җитәкләве билгеле булды. Бу хакта талибларга якын чыганакларга сылтама биреп, Reuters хәбәр итте.
1980 елларда Барадар мөҗәһидләр отрядларында совет идеологиясен яклаган хакимияткә каршы көрәште. 1996 елда хакимиятне талиблар алганнан соң, хакимияттә югары вазифаларда эшләде. Узган елның февралендә Барадар Катарда Кушма Штатлар белән килешү астында үз имзасын куйды. Килешүдә башка пунктлар белән беррәттән Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен чыгару һәм әфган хакимиятләре белән "Талибан" арасында сөйләшүләр алып бару да бар иде.
Талиблар Кабулны 15 августта алды. Әфганстан президенты Әшраф Гани илдән китте.
Алданрак, 1996 елдан 2001 елга кадәр идарә итү чорында "Талибан" шәригатьнең катгый төренә таянган иде. Илдә күп кенә сәяси хокуклар, төп ирекләр чикләнде, беренче чиратта бу кырыс кагыйдәләр хатын-кызларга кагылды. Хәзер талиблар кешеләрнең хокукларын саклаячагын белдерде. Әмма күп кенә әфганнар исламчыларга ышанырга ярамый дип сөйли. Әфган хатын-кызлары исламчылар тарафыннан хокуклары бозылуын һәм кысылуын хәбәр итә.
Талибан
Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.
- 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
- Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
- 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
- 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
- 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!