Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Gap year": пустая трата времени или мудрое решение?


Время после окончания средней школы и до поступления в университет — очень важное. Принимая решение, куда поступить, молодые люди уже выбирают карьеру и путь развития. Некоторые предпочитают взять "gap year", чтобы подумать, что делать дальше. Несколько человек рассказали "Радио Азатлык", почему они решили устроить себе перерыв в учебе, что им это дало и чем они занимаются в это время. Предлагаем отрывок из беседы. В помощь мы подготовили словарик.

"Gap year" — планлаштырылмаган ял (незапланированный отдых) аны гадәттә (обычно) уку вакытында алалар һәм эшләү, сәяхәт итү (путешествие), волонтер булу яки боларның барысын бергә сынап карау (попробовать) өчен кулланалар (используют). Ялның нәкъ менә бер ел дәвам итүе шарт түгел (необязательно, букв. не условие). Ул ярты ел (полгода) да, елдан артык (больше года) та була ала.

Айсылу Гыйматдинова Казанда яши,"gap year" турында башта чит илдәге дусларыннан ишеткән, аннары кирәкле мәгълүматны (нужную информацию) интернеттан тапкан.

— "Gap year" алырга булдым, чөнки нинди тармакка (в какую отрасль) барырга теләвемне үзем дә белмәдем. Бу бик зур проблем дип уйлыйм һәм беләм, чөнки 10-11нче сыйныфларда барысының башы шуның белән генә тулы (голова забита только этим): "Кая барыйм? Нәрсә эшлим? Мин бит бернәрсә белмим (ничего не знаю), бернинди профессияне дә әле татып караганым юк (еще не попробовала)" дип һаман мәктәптә утыралар, аннары өйгә кайталар, бернинди эшне карамыйлар да, белмиләр дә. Кая барырга, нишләргә, кем булырга? – профориентация проблемы инде бу. Бу укудан соң бераз гына ял итәргә дә дип, мин "gap year" алырга булдым. Чөнки мәктәптә соңгы ике ел – нервлы, стресслы еллар.

Гаиләм (моя семья) бу теләгемне яхшы кабул итте (приняла), ярдәм иттеләр. Унберенче сыйныфта бергә утырып сөйләштек, "Нинди сферага юнәлергә (направиться), кая барырга, нәрсә эшләргә белмим, кайсы һөнәрне сайларга белмим, бер ел шулай алсам буламы, ничек карыйсыз моңа (как вы на это смотрите)?" дидем. Миңа "Әйе, ярый, ал, ләкин безгә планнарыңны сөйлә", диделәр. Волонтерлык белән шөгыльләнәм дидем – волонтерлык минем өчен хобби гына түгел, җанымның бер өлеше (часть моей души), мин бу эшне бик яратып башкарам. Ел дәвамында сәяхәт итәргә (путешествовать) теләдем – Петербурда булдым, дусларым белән аралаштым (общалась), үземне күбрәк ишеттем, фриланска киттем, аннары тагын кире кайттым – фрилансны бик яратып бетермәдем. Инсайдларымның берсе шул булды. Ягъни бу елны мин ялда, сәяхәттә, китап укып уздырдым. 10-11нче сыйныфларда эшләргә теләп тә, эшләргә өлгенмәгән эшләрне быел (в этом году) эшләдем.

Сүзлек

  • кирәкле мәгълүмат - нужная информация
  • тармак - отрасль
  • татып карау - попробовать
  • кабул итү - принять ​
  • юнәлеш - направление (отрасль)​
  • җанымның бер өлеше - часть моей души​
  • сәяхәт итү - путешествовать​
  • аралашу - общаться


Госман — Әлмәт егете. "Тәнәфес"не (перерыв) укудан соң түгел, ә карьера уртасында алырга булган:

Дөресен әйткәндә (честно говоря), баштарак минем бер ел эшләмим дигән конкрет план булмады. Баштарак IT юнәлешендә эшкә урнашырга дигән план бар иде, ике урында да хәрби билет булмау аркасында (из-за того, что не было) эшкә алмадылар. Бер ел буена эшләмим дигән уй юк иде, бәлки, ике-өч ай ял итәрмен, дип уйладым. Тора-бара бу планнар артка күчте (сдвинулись на задний план). Ял бер елга сузылды, мин моңа тыныч карадым (отнесся, букв. смотрел спокойно).

Сүзлек

  • дөресен әйткәндә - по правде (честно) говоря
  • артка күчте - отошло на задний план
  • тыныч карау - относиться спокойно
  • күзгә күренеп торган сәбәпләре - видимые причины
  • армия яный - грозит армия
  • киеренке - напряженный
  • комачаулый - мешает
  • мөмкинлекләр - возможности

Проблем шунда – 17-18 яшьлек кеше ни белән шөгыльләнергә теләвен аңламый һәм бу нормаль күренеш. Әмма бездә "gap year" культурасы юк, һәм моның күзгә күренеп торган сәбәпләре (очевидные причины) бар. Шуларның берсе – егетләргә армия яный (грозит армия), шуңа алар уку йортына керми кала алмый (не может не поступать). Беркем дә армиягә барырга теләми (не хочет), шуңа күрә алар, теләмәсәләр дә (даже если не хотят), каядыр укырга керергә мәҗбүр (обязаны), алар 9-10нчы сыйныфтан "керергә кирәк" дия-дия каядыр укырга керергә әзерләнә. Русиядә килешүле хәрби хезмәт (военная служба по договору) кирәк, бу күп файда (польза) китерәчәк. Мин хәрби билетымны егерме биш яшьтә генә алдым. Бу егетләр өчен киеренке (напряженная) мәсьәлә, уку йортларына нормаль керергә комачаулый (мешает).

Кызларга бу яктан күпкә җиңелрәк, әмма аларга да бөтенләй җайлы түгел (не очень удобно) – безнең Русиядә "gap year" менталитеты юк. Әмма бу бик файдалы практика дип саныйм. Моның өчен әле мөмкинлекләр (возможности) булуы да кирәк – әти-әнисе бу вакытта баласын тәэмин итә алса (если может обеспечить), бик яхшы. Үзе эшләп караса да була – ниндидер кара эшкә урнашса (разнорабочий, грязная работа), официант яки сатучы булып, McDonald’s яки KFC кебек оешмаларда эшләп караса, кайсы эшнең ошавын яки ошамавын аңлый башлый. Гадәттә, кеше мондый эш белән шөгыльләнергә теләмәвен тиз аңлый (быстро понимает), яңа идеяләр тизрәк килә.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG