Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауга килгән казаннар шәһәр транспортында өч көн бушлай йөри һәм музейларга керә алачак


Тавыш биргән кешеләр "Мин тавыш бирдем" беләзеге алачак.

Русия думасына сайлауларда тавыш биргән Казан халкы шәһәр музейларына бушлай керә алачак, дип хәбәр итте мэриядә узган җыелышта Казан башкарма комитеты идарә җитәкчесе Булат Алеев.

Тавыш биргәннән соң һәр кешегә "Мин тавыш бирдем" беләзеге биреләчәк дип вәгъдә итте түрә. Әлеге беләзек 17-19 сентябрьдә җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеген бирә. Шулай ук ул Казанның шәхси булмаган барлык музейларына бушлай билет та булып санала.

Русиядә Русия думасына сайлаулар өч көн буе – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Моннан тыш, 39 төбәктә җирле парламент депутатлары, 9 төбәктә - губернаторлар, 11 төбәк үзәгендә шәһәр башлыклары сайланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG