Accessibility links

YouTube һәм Google Docs платформалары "Акыллы тавыш бирү" исемлекләрен томалаган


Google Docs Навальный такымы хуплаган намзәтләр исемлеген блоклаган.

Исемлекләр документын ачарга омтылганда, файдалану шартларын бозу турында кисәтү барлыкка килә. Файл VPN аша да ачылмый. Бу хәлгә Avtozak LIVE каналы игътибар иткән.

YouTube "Акыллы тавыш бирү" тәкъдимнәре яздырылган видеоны блоклады. Бу хакта Навальный такымы хәбәр итә.

18 сентябрь көнне Telegram "Акыллы тавыш бирү" системының махсус ботын томалаган иде. Павел Дуров моны Русия думасына сайлаулар вакытында "тынлык көннәре"н тәэмин итү өчен кирәк, дип аңлатты.

Роскомнадзор Google, Apple, Cloudflare һәм Cisco ширкәтләрен "Акыллы тавыш бирү" исемлекләренә томалауларны урап уза алуда ярдәм итүдә гаепләде. Әгәр чит ил ширкәтләре "Акыллы тавыш бирү"гә ярдәм итүне туктату таләбен үтәмәсәләр, Русия хакимиятләре моны "сайлауларга тыкшыну" дип кабул итәчәген белдерде.

Җомга көнне Apple Русиядәге App Store кибетеннән "Навальный" әсбабын алып куйды. Әсбап шулай ук Google Play кибетендә да юкка чыкты.

Тавыш бирү көннәре алдыннан Алексей Навальный тарафдарлары "Акыллы тавыш бирү" кысаларында сайларга тәкъдим ителгән намзәтләр исемлеген чыгарды. Шул ук көнне кичке якта интернет кулланучылар әлеге исемлек чыккан Google Docs сервисына тоташуда кыенлыклар барлыгын хәбәр итте. Роскомнадзор моңа үзенең катнашы булмавын әйтә. Хәзер сәясәтченең көрәштәшләре "Акыллы тавыш бирү" исемлегендәге намзәтләрне, GitHub.com һәм Twitter аша хәбәр итә. Әлегә бу сайтлардагы мәгълүматлар томаланмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG