Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда икенче көн тавыш бирүдә сайлаучыларның 57,5 проценты катнашкан


Казанда "Адымнар" мәктәбендәге тавыш бирү урыны
Казанда "Адымнар" мәктәбендәге тавыш бирү урыны

Русия күләмендә бу сан – 31,5, Башкортстанда – 48, 53 процент. Русиядәге сайлауларны чит ил матбугатлары да күзәтә.

Русия думасы сайлауларының икенче көнендә тавыш бирүчеләр күрсәткече (рәсми хакимият моңа аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрне дә кертә) 31,5 процентны тәшкил итте дип хәбәр итте Үзәк сайлау комиссиясе. Электрон тавыш бирүдә катнашучылар бу күрсәткечләргә кермәгән.

Икенче көнне Татарстанда сайлаучыларның 57,5 проценты тавыш биргән. Башкортстанда бу күрсәткеч – 48,53 процент.

Русия төбәкләре арасында иң активы – Чечня. Шимбә киченә республикада яшәүчеләрнең 73,5 проценты тавыш биргән. Иң түбән нәтиҗәләр Хакасиядә - анда сайлау исемлегендәгеләрнең 17 проценты гына тавыш бирергә килгән.

Чит ил матбугат чаралары да Русиядәге тавыш бирүләрне күзәтеп бара. Бу - өч көнлек форматта уздырылган беренче федераль сайлаулар, дип яза Би-би-си . Аны 2020 елда Конституциягә төзәтмәләр кертү уңаеннан тавыш бирүләрдә кулланып караганнар иде. Тавыш бирүләр Русиядә коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны вакытында үтте.

Берничә атнадан соң Русия думасы тавыш бирүләрне берничә көнлек итү турында канун кабул итте. Канунны, янәсе халыкны коронавирус йоктырудан нәтиҗәлерәк саклау өчен кабул иттеләр.

Шулай да быелгы Русия думасына сайлауларның беренче көнендә күп төбәкләрдә тавыш бирүчеләрдән гадәттән тыш озын чиратлар хасил булды. Чиратларда дистанция кагыйдәләре үтәлмәде.

Франция матбугат чаралары Русиядәге "өч көнлек сайлауларны тасвирлау өчен дөрес сүз табуда ярыша", дип язды Халыкара француз радиосы. Мондый тасвирламалар арасында "Тулысынча күзәтү астында булган, богауланган, теләнмәгән намзәтләрдән йозак астына бикләнгән" кебекләре дә бар.

Хакимият фиркасе "Бердәм Русия"нең рейтингы рекордлы дәрәҗәдә түбән булса да, (30 проценттан азрак), Кремль аны җиңдерү өчен барысын да эшләгән, ди RFI-ның Мәскәүдәге даими хәбәрчесе Аниса Эль Джабри.

Сайлауларның беренче көнендә - 17 сентябрьдә дөнья гигантлары Google һәм Apple да Русия хакимиятләренең басымына биреште – "Навальный" әсбабын онлайн-кибетләреннән сөрттеләр. Шул сәбәпле Русия кулланучылары "Акыллы тавыш бирү" кысаларында оппозиционер көрәштәшләре тәкъдим иткән намзәтләр исемлеген карый алмый башлады.

Икенче көнне "Акыллы тавыш бирү" ботын Telegram да томалады. Youtube-та да намзәтләр исемлеге булган видео сөртелгән.

Русиядә 17 сентябрьдән башлап өч көн дәверендә Русия думасының VIII чакырылышы депутатларын сайлыйлар. Шулай ук җирлек һәм төбәк сайлаулары уза. Сайлаучылар исемлегенә илдә яшәүче 108 миллион русияле (рәсми хакимият моңа аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрне дә кертә), шулай ук чит илдә яшәүче ике миллионнан артык Русия ватандашы кертелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG