Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге фаҗига: илдәге сәяси вазгыять тәэсире


Пермь дәүләт университеты студентлары һөҗүмнән соң

Соңгы елларда Русиядәге уку йортларында һөҗүмнәр ешайды. Системлы рәвештә мондый хәлләр кайдан килеп чыга? Илдәге сәяси даирә моңа тәэсир итәме? Шул сәбәпләр турында белгечләр белән сөйләштек.

Дүшәмбе иртәсендә билгесез кеше Пермь дәүләт университетында ким дигәндә алты кешене атып үтерде. Русия тикшерү комитеты рәсми мәгълүматларына караганда, 28 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бер кешенең хәле авыр.

Соңрак Русия эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге Пермь университетында ут ачкан кешенең тоткарлануын белдерде. Бу хәбәрне Тикшерү комитеты да раслады. Шикләнелүче кеше шул ук университетта укучы студент диелә.

Рәсмиләр аның тоткарлаганда каршылык күрсәтүен һәм яралануын әйтә. Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин "һөҗүм итүчеләрнең берсе" юк ителүен һәм аның белән бәйле башка кешеләр булу мөмкинлеге турында мәгълүматның тикшерелүен белдерде. Ут ачучының үтерелүе турында башта Telegram-каналлар да хәбәр иткән иде. Әмма соңрак Baza һәм Пермь турында язучы 59.ru сайты ут ачучының исән булуын, авыр хәлдә реанимациядә ятуын белдерде.

Шулай ук 59.ru басмасы һөҗүм ясаган дип шикләнелгән кешенең "ВКонтакте"дагы язуларын табуын яза. Басма ут ачкан кешене Тимур Бекмансуров дип атый, ләкин социаль челтәрдә Пермьдә яшәүче дип күрсәтелгән Темур Бекмансуров аккаунты бүген генә теркәлгән, аның дөреслеге бәйсез чыганаклардан расланмаган.

Русия уку йортларында соңгы вакытта мондый һөҗүмнәр ешайды. 2021 елның май аенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

Русия мәктәпләрендә соңгы елларда булган һөҗүмнәр

  • 2014 елның 3 февралендә Мәскәүнең 263нче мәктәбендә югары сыйныфта укучы үсмер мәктәпкә корал белән бер укытучыны атып үтерде. Тәртип саклау хезмәткәрләре килгәч ул аларга да ут ачты һәм бер полиция хезмәткәрен атып үтерде, берсен яралады. Һөҗүм итүче үсмер акылдан язган дип белдерелде һәм мәҗбүри дәвалауга җибәрелде.
  • 2016 елның 18 мартында Приморье өлкәсенең Находка шәһәрендә бер яшь кеше мәктәп мөдире бүлмәсендә 15 яшьлек укучы кызга пычак белән кадады һәм үз-үзен үтерде. Кызның да гомере өзелде. Соңрак 19 яшьлек ул кешенең үзе яраткан кыз белән шул рәвешле мөнәсәбәт ачыкларга теләве билгеле булды.
  • 2017 елның 11 февралендә Түбән Каманың 1нче мәктәбендә математика дәресе вакытында 14 яшьлек укучы үзе белән бер өстәл янында утыручы сыйныфташының күзенә пневматик пистолеттан атты. Яраланган укучы бер атнадан Балалар республика клиник хастаханәсендә үлде.
  • 2018 елның 18 апрелендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер укучы укучы берничә кешене пычак белән яралады һәм сыйныф бүлмәсенә ут төртте. Тикшерү комитеты 17 яшьлек ул үсмернең коррекцияләү сыйныфында укыганлыгын белдерде. Ул пычак белән бер укучы кызның кулын яралаган һәм укытучыга кадаган, яна торган сыеклык сибеп бүлмәгә ут төрткән. Соңрак үз-үзен үтерергә маташкан. Тикшерү комитеты белдерүенчә, барлыгы өч укучы, шул исәптән һөҗүм итүче үзе дә һәм бер укытучы хастаханәгә салынган. Һөҗүм итүчедә психик тайпылыш булган дип аны мәҗбүри дәвалауга җибәрделәр.
  • 2018 елның 19 гыйнварында Бурятия башкаласы Улан-Удэда 15 яшьлек үсмер 5нче мәктәпкә балта белән килеп укытучы хатын-кызга һәм 7нче сыйныфта укучы берничә үсмергә һөҗүм итте, мәктәпкә ут төртте һәм үз-үзен үтерү омтылышы ясады.
  • 2018 елның 15 гыйнварында Перьмнең 127нче мәктәбенә әлеге мәктәпне тәмамлаган һәм шунда укучы ике үсмер пычак белән килеп укытучы хатын-кызны һәм берничә укучыны яралады. Соңыннан алар да үз-үзләрен үтерү омтылышы ясады.
  • 2018 елның 5 сентябрендә Мәскәү янындагы Ивантеевка шәһәренең 1нче мәктәбендә укучы үсмер дәрес вакытында пневматик коралдан ата башлагач укучылар тәрәзәдән сикерде. Бу соңгы өч очракта үлүчеләр булмады.
  • 2019 елның 13 маенда Казанның 7нче гимназиясендә 10нчы сыйныф укучысы пневматик пистолет һәм пычак белән 12 укучыны тотык итеп алды. Тотыклар алган үсмер полиция белән сөйләшүдән соң бирелде, яраланучылар һәм үлүчеләр булмады.
  • 2019 елның 14 ноябрендә Амурдагы Благовещенски шәһәренең төзелеш көллиятендә бер студент утлы коралдан икенче бер студентны һәм үз-үзен үтерде.
  • 2020 елның 27 ноябрендә Кабарда-Балкар республикасы башкаласы Нальчикның 2нче гимназиясендә бер укучы белән укытучы үзара бәрелешеп алгач укытучы машинасыннан травматик пистолет алып кереп укучыга атты. Нәтиҗәдә икесе дә яраланды. "Хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Социолог Искәндәр Ясәвиев мондый хәлләргә, аерым алганда Пермьдәге фаҗигагә илдәге корралану да сәбәпче булуын әйтә.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Барыбызга да бу хәл турында әле озак уйланырга һәм аның нидән килеп чыгуын аңларга тырышырга кирәк булачак. Әмма инде хәзердән үк шуны әйтә алам: Русиядә кеше гомере югары бәядән түгел. Башкача булса, дәүләт сугышлар алып бармас, хәзерге кебек коралланмас, Юнармия һәм башка сугышчан оешмалар оештырмас иде. Русия хакимияте ватанпәрвәрлек битлеге киеп, кораллану һәм көч шөһрәтен булдырып алга сөрә.

Яшьләр һәлак булды, аларның бөтен гомере алда иде әле. Укытучы буларак, университетта лекцияләр һәм семинарлар башлана торган тыныч иртәне бик яхшы күз алдыма китерәм. Коточкыч рәхимсезлек, көч куллану, үтерүләр аны юк итте, — диде ул.

Сәясәт белгече Илшат Сәетов Пермьдә бүген булган хәлне глобаль күренеш дип саный.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

— Иң яңгырашлы вакыйгалар АКШта күзәтелә, ләкин бу Америкага гына хас дип әйтеп булмый. Монда күп проблем тоташа: уртак фәлсәфи нигез булмавы, ак һәм карага гына бүлеп карау... Мисал өчен АКШта капиталистик, матди фәлсәфәгә бәйле тормыш тәэсире сизелә, Русиядә гомумән сәяси һәм икътисади, җәмгыяви торышның депрессив булуы, кешеләргә басым артуы кешеләрнең аңына тискәре тәэсир итә.

Кеше Русия думасына депутатлар сайларга барганда инде нәрсәгәдер өметләнми яки бөтенләй барып та тормый. Халык мәнфәгатьләрен җиткерүчеләр дә, кешеләрнең үз фикерен җиткерү мөмкинлеге юк диярлек. Болар барысы да торгынлык чорын хәтерләтә: фикер алышу кухняларга, тар даирәләргә күчте, федераль каналларда бер төрле генә идеологиягә урын бирелә.

Соңгы 10-20 елда Росгвардия хезмәткәрләре саннары артты, ләкин алар күбрәк протестларны тарату өчен кулланыла. Шул ук мәктәпләр, университетларда иминлек өчен хосусый сак оешмалары, бабайлар, тәҗрибәсез яшь егетләр җавап тота.

Икътисади яктан социаль лифтларның ябык булуы да тәэсир итә. 1990нчы елларда хакимияткә килгән кешеләр үзе белән туганнарын, дусларын, балаларын ияртеп килде, икътисад аерым кешеләр кулында икәнен барысы да күрә. Кеше никадәр акыллы, сәләтле булмасын, ул үзенә урын таба алмый. Университет, уку йортлары функциясе дә түбән.

Аның кайдан килеп тишеләчәген беркем белми

Социаль хәл зур шәһәрләрдә әле ярыйсы, әмма шәһәрдән ерак урыннарда - эшсезлек. Туганнарым Азнакайда яшәп башка шәһәр хастаханәсендә ята, чөнки урын юк, аларны кабул итмиләр. Болар барысы да бер-берсенә өелә, кешенең күңелендә туплана, аннары кайсы вакытта һәм ничек итеп тишелеп чыгуын берсе дә чамаламый. Кайвакыт кешенең психикасы чыдамый, — дип сөйләде галим.

КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин Пермьдәге кебек хәлләрне булдырмый калуга җитәкчеләр битараф дип саный.

Рамил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин

— 2000 елда Татарстан президенты идарәсе "Русия психологик иминлеге" дигән концепциямне раслады. Ул матбугатта басылып чыкты. Ә Русия дәрәҗәсендә киңрәк җәелмәде, гәрчә аны Русия думасы депутатлары хуплаган иде. Шәхсән үзем кайбер депутатлар белән сөйләшкән идем. Әгәр без аны керткән булсак, хәзер контроль булыр иде, — ди ул.

Сәсәт белгече Руслан Айсин элегрәк Азатлыкка җәмгыятьтә ышанычсызлык атмосферасы актив куертыла дип әйткән иде.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Бөтен вертикальгә үтеп керүче бруталь пропаганда кешеләргә дә үтеп керде. Яшьләр аеруча андый хискә тиз бирелүчән: " беркемгә дә ышанырга ярамый", "якын-тирәдә дошманнар", "бишенче колонна", "дошманнар безне яулап алырга һәм буйсындырырга тели" һәм башка риторика күп таратыла. Җитлекмәгән акыл үз күршесендә потенциал шымчыны, халык дошманын күрә башлый, аның өчен агрессия үзеңне шәхес итеп раслауның факторы булып тора. "Урапатриотизм" киң җәелә һәм белә торып яшьләрдә дорфалык, көч куллану кебек сыйфатлар сеңдерелә. Җәмгыять белән хакимият арасында сөйләшү, аңлашу юк, башка, үзгә фикер әйтүчеләр "сәерләр" дигән тамга тагыла. Теләсә нинди тәнкыйть дошманлык акты буларак кабул ителә, — диде Айсин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG