Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табышмаклар! 30 детских загадок на татарском


Мы собрали интереснейшие загадки на татарском языке для детей. Попробуйте найти ответ, не такие уж они "детские". Ответы мы собрали в конце материала. Делитесь материалом с друзьями!

1. Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.

2. Ике туган рәттән торсалар да,
Берсен берсе күрә алмыйлар.

3. Мин йөримен, ул тибә,
Эчемдә дөп-дөп итә.

4. Ике көпчәкле арба,
Атсыз да алга чаба.

5. Кызу табанлы чана,
Ат җигелгән аңа.
Бер чигенә, бер бара,
Юлы шомарып кала.

6. Беркемгә дә күренмичә,
Җыр көйләргә ярата.
Көзге сары яфракларны
Тирә-якка тарата.

7. Төнлә баксаң — күк тулган,
Иртә баксаң — юк булган.

8. Әйткәч беләсе килә,
Белгәч көләсе килә.

9. Җиде сөлгем җиде төстә,
Җидесен дә элдем күккә.

10. Алты-җиде генә булыр
Тәнемдәге уемнар.
Миннән башка үтми иде
Аулак өйләр, уеннар.

11. Бит-кулыңны югач,
Сиңа мин кирәк.
Мин нәрсә булам,
Әйт син тизрәк.

12. Берсе көнне ярата,
Берсе төнне ярата.
Икесе дә дөньяга
Якты нурлар тарата.

13. Хуш исле, шома,
Үзе чисталап юа.

14. Кечкенә генә сарай,
Эчендә бии утыз ике малай.

15. Типтем - очты, биеп-биеп,
Суга төште, батмады.
Әни әйтә: "Шуны чөеп,
Тәрәзәне ватма!", ди.

16. Мине алып йөрсәгез,
Карурманга керсәгез,
Диңгезләрдә йөзсәгез, Онытмагыз сез шуны:
Белмәссез адашуны.

17. Чүп-чар, тузан йота ул,
Өйне чиста тота ул.

18. Башыбыз бар, гәүдәбез бар,
Юк кул, аякларыбыз.
Балалар тотса куркабыз,
Яман шул якларыбыз.

19. Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән,
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак?

20. Елгада су акканда
Эшсез без — ял итәбез.
Елга бозга әйләнгәч,
Без йөгереп китәбез.

21. Күлләре бар - суы юк,
Чүлләре бар - комы юк.
Чүлләре бар - комы юк.
Аны белгән адашмый.

22. Тик бер генә һөнәр беләм:
Кыям, турыйм, юнам, теләм.

23. Автомобиль, трамвайдан
Саклан, димен, бик сак бул!
Уйный торган урын түгел
Машиналар йөргән ...

24. Колак, борынны уып,
Өеңә кертә, куып.

25. Кигән ап-ак эшләпә,
Төшереп кашына ук.
Эшләпәсен салдырсаң,
Каш түгел, башы да юк

26. Һәр көн диярлек
Елап яшь коя.
Килгән кошларны
Көньякка куа.
Бу кайчак?

27. Тешләре бар, авызы юк,
Үзе чәйни, үзе йотмый,
Ашаганы — агач он.

28. Җәйге эссе көннәрдә
Мине сагынып көтәләр.
Мин аз гына күренсәм,
Качып-посып бетәләр.

29. Шома табанлы чана,
Атсыз да алга чаба.
Кулда булса таяклар,
Җитез булса аяклар.

30. Ул өстенә җәй дә, кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнкәсе
"Йомшагым" диеп сөя.

Для подготовки материала была использована "Хрестоматия для воспитателей детских садов и родителей" (составитель: Закирова Кафия).

ОСТОРОЖНО! ОТВЕТЫ!

  • 1. Һава (воздух)
  • 2. Күзләр (глаза)
  • 3. Йөрәк (сердце)
  • 4. Велосипед
  • 5. Үтүк (утюг)
  • 6. Җил (ветер)
  • 7. Йолдызлар (звёзды)
  • 8. Табышмак (загадка)
  • 9. Салават күпере (радуга)
  • 10. Курай
  • 11. Сөлге (полотенце)
  • 12. Кояш һәм ай (солнце и луна)
  • 13. Сабын (мыло)
  • 14. Авыз һәм тешләр (рот и зубы)
  • 15. Туп (мяч)
  • 16. Компас
  • 17. Тузан суырткыч (пылесос)
  • 18. Шырпы (спички)
  • 19. Кыш (зима)
  • 20. Тимераяклар (коньки)
  • 21. Харита (карта)
  • 22. Балта (топор)
  • 23. Юл (дорога)
  • 24. Салкын (холод)
  • 25. Гөмбә (гриб)
  • 26. Көз (осень)
  • 27. Пычкы (пила)
  • 28. Яңгыр (дождь)
  • 29. Чаңгы (лыжи)
  • 30. Керпе (ёж)

*****

Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Проект "Әйдә! Online. Изучаем татарский" предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!

Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!​

Әлҗе-мөлҗе и кыҗыр-быҗыр – тест на смешные парные слова в татарском

Әлҗе-мөлҗе и кыҗыр-быҗыр – тест на смешные парные слова в татарском

Сынау

XS
SM
MD
LG