Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси тоткын Мария Колесникова Һавел премиясе лауреаты булды


Мария Колесникова
Мария Колесникова

Премия кеше хокукларын яклаучыларга бирелә. Мария Колесникова Лукашенка президент булганнан соң протест чаралары лидеры булды. Аны хакимиятне алдан сүз куешып яулап алырга теләүдә гаепләделәр һәм озак вакытка ирегеннән мәхрүм иттеләр.   

Күптән түгел Мински мәхкәмәсе тарафыннан 11 елга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм сәяси тоткын дип табылган Беларус оппозиционер-сәясәтчесе Мария Колесникова Вацлав Һавел исемендәге премия лауреаты булган.

Премияне Европа берлегенең парламент ассамблеясе (ПАСЕ) оештыра, ул ел саен кеше хокукларын яклаучыларга бирелә. Премияне Колесниковага бирү турында дүшәмбе көнне Страсбургта ачылган ПАСЕ сессиясендә игълан ителгән. Сессиядә Колесникованың апасы Татьяна Хомич чыгыш ясаган.

Утырышта әйтелгәнчә, Колесникова премияне "чын батырлык күрсәткәне һәм шәхси иминлегеннән дә өстен күргән эш өчен үзен куркыныч астына куярга әзер булуы" өчен алган.

Мария Колесникова, 2020 елның августында Беларус президентын сайлаганнан соң, Александр Лукашенка хакимиятенә каршы протест лидеры булды.

Аны узган елның сентябрендә тоткарладылар һәм Украинага алып чыгарга тырыштылар, әмма ул паспортын ертып, бу ниятләрне тормышка ашырырга юл куймады. Шуннан соң Колесникованы сак астына алдылар һәм берничә җинаять эше маддәсе нигезендә гаепләү белдерделәр. Аерым алганда, аны алдан сүз куешып хакимиятне яулап алырга теләүдә гаепләделәр.

Бер елдан соң ябык мәхкәмә утырышында Колесникованы гаепле дип таптылар һәм 11 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

  • Һавел премиясе ПАСЕ тарафыннан Чехословакия һәм Чехиянең элеккеге диссиденты һәм президенты истәлегенә оештырылган. Аның беренче лауреаты Беларус хокук яклаучысы Алесь Беляцкий булды, лауреатлар арасында Русия хокук яклаучылары да бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG