Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мария Колесниковага 11 ел колония хөкеме чыкты


Мария Колесникова һәм Максим Знак
Мария Колесникова һәм Максим Знак

Аның көрәштәше Максим Знакка 10 ел колония бирелгән. Тикшерү мәгълүматына күрә, Колесникова һәм Знак матбугат чараларын һәм интернетны кулланып, дәүләт хакимиятен яуламакчы булган.

Минскның өлкә мәхкәмәсе Беларус оппозициясенең координация шурасы президиумы әгъзалары Мария Колесникова һәм Максим Знакка хөкем карары чыгарды. Колесниковага 11 ел колония, Знакка – 10 ел колония бирелде. Прокуратура аларга 12 елга кадәр колония сораган иде.

Активистларны дәүләт иминлегенә зыян китерергә өндәүдә, экстремист оешма оештыруда, хакимиятне конституциягә каршы юл белән яулап алу максатында сөйләшүләр алып баруда гаепле дип таптылар. Ябык тәртиптә узу сәбәпле, мәхкәмә хакында мәгълүмат аз.

Колесникованың адвокаты Владимир Пыльченко сүзләренчә, мәхкәмәнең ябык узуына эш материалларында "оператив-эзләү эшчәнлеген оештыру һәм аның алымнары турында" мәгълүматлар булуы сәбәпче. Бу мәгълүматлар канун тарафыннан саклана.

Координацион шураны тикшерү "экстремист оешма" дип тапты, аны "протест активлыгы координациясе" оештырып, җәмгыятьтә дошманлык таратырга һәм хакимиятне яулап алырга теләүдә гаепләде.

Тикшерү фаразына күрә, Колесникова һәм Знак матбугат чараларын һәм интернетны кулланып, дәүләт хакимиятен яуламакчы булган. Әмма активистларның кайсы сүзләрендә бу өндәүләр булуы ачыкланмый. Прокуратура гаепләвендә әйтелгәнчә, алар "сайлауларда җиңгән намзәт Тихановская булуын", "Беларус халкының хакимиятләргә ышанычы калмавын" ачыктан-ачык белдергәннәр һәм баш күтәрергә чакырганнар.

Deutsche Welle белән әңгәмәсендә Максим Знак гаепләү текстын "чынбарлыктагы хәлләргә нигезләнде" дигән язулы Һолливуд блокбастерларының сценарийларына охшаган", дип сөйләде.

Мария Колесникованың адвокаты Владимир Пыльченко әйтүенчә, эш буенча шактый материал тупланса да, гаепләүче тарафның дөреслеккә туры килә торган җитәрлек дәлилләре юк.

"Гаепләүче тарафның дәлил дип санаган материаллары — бөтен кеше карый ала торган интернеттан алынган мәгълүматлар, чынбарлыкта булган хәлләрне бик аз күләмдә хәбәр иткән шаһит күрсәтмәләре, шулай ук белгечләрнең нинди дә булса нәтиҗәләр ясау өчен җитешсез, дөрес булмаган нәтиҗәләре", ди Максим Знак адвокатлары да.

Мария Колесникова һәм Максим Знак сайлауларда Александр Лукашенко җиңгәннән соң ачык урам протест чараларында актив катнашты. Колесникова протестта иң танылган кешеләрнең берсе булды.

Узган ел 9 августта Беларуста президент сайлаулары узды. Рәсми экзит-пол Лукашенка җиңүен фаразлау белән Мински һәм башка шәһәрләрдә меңнәрчә кеше урамга чыгып протест белдерде. Милиция аларга каршы көч кулланды.

14 августта Беларус сәясәтчесе, президент сайлауларындагы намзәт Светлана Тихановская "хакимият күчеше өчен" координацион шура оештырылуын игълан итте. Ул бу карарны "илдәге хәлләр һәм Беларуста канунилыкны торгызу өчен ашыгыч гамәлләр кирәклеге" исәпкә алынып кабул ителде, дигән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG